Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Биектауда сабыйларга кытлык булмаячак

Кодаш авыл җирлегендә район җитәкчелеге катнашында узган җыенда халыкны иң борчыган проблема Биектаудагы балалар бакчасына кагылышлы булгандыр, мөгаен. Бу аңлашыла да: 1938 елларда ук төзелеп, 1961 елда бүгенге урынына күчереп салынган бина бик тузган һәм анда җитди ремонт таләп ителә. Аерым алганда, бакча хезмәткәрләрен түбәнең берничә урыныннан су үтүе, шуның...

Кодаш авыл җирлегендә район җитәкчелеге катнашында узган җыенда халыкны иң борчыган проблема Биектаудагы балалар бакчасына кагылышлы булгандыр, мөгаен.
Бу аңлашыла да: 1938 елларда ук төзелеп, 1961 елда бүгенге урынына күчереп салынган бина бик тузган һәм анда җитди ремонт таләп ителә. Аерым алганда, бакча хезмәткәрләрен түбәнең берничә урыныннан су үтүе, шуның нәтиҗәсендә яңгырлар яуганда бинаның эчке ягына су агып төшүе, электр хуҗалыгының тузган булуы, бина эчендәге җылы туалетта сантехникага кагылышлы проблемаларның күплеге, балаларга ризык хәзерләү бүлмәсендә дә көндәлек эш өчен кирәкле шартлар булмавы бик борчый. Әйтик, әлеге бүлмәдә су җылыткыч эшләми, ашарга әзерләргә электр плитәсе дә өлешчә генә җылына. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп урнашкан әлеге бинада башка проблемалар да җитәрлек. Ә менә балалар санына килгәндә, бүгенге көндә мәктәптә 10 укучы белем алса, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр саны - 15. Хезмәткәрләр сүзенә караганда, киләчәктә дә бакча-мәктәптә нәниләргә кытлык булмаячак.
Район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә эшлекле комиссия җыеннан соң әлеге бакчада булып, бу проблемалар белән якыннан танышты.
- Әлеге кимчелекләрне якын арада бетерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрбез. Уку елы дәвамында эшләр өчен тиешле шартлар булыр дип ышандырам. Әмма Биектауда мәктәп-бакча төзүне 2016 ел программасына гына кертү мөмкинлеге бар. Ә шуңа кадәр булганы белән канәгатьләнергә туры килә. Шулай да минем Биектау ата-аналарына Кодаш бакча-мәктәбендә ремонт эшләре тәмамланганнан соң, шунда экскурсиягә барып кайтырга киңәш итәсем килә. Андагы матур үзгәрешләрне күреп, бәлки, кемдәдер үз баласын әлеге мәктәп-бакчага йөртү теләге туар, - дип мәрәҗәгать итте Валерий Макаров әти-әниләргә.
Сүз уңаеннан: республика программасы кысаларында Кодаш мәктәп-бакчасында быел күп кенә ремонт эшләре башкарылды.
- Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "МирСтрой" ширкәте эшчеләре тарафыннан бинаның түбәсе, тәрәзәләре, ишекләре алыштырылды. Бинага керү өлеше тулысынча ремонтланды. Өстәмә акчаларга (ремонт өчен барлыгы 11 миллион сумнан артык акча бүленгән - авт.) котельнаяны тулысынча ремонтларга, электрүткәргечләрне алыштырырга, ягулык системасын яңартырга, фундаментны ныгытырга, идәннәрне алыштырырга планлаштырабыз. Ремонт эшләре ... кадәр дәвам итәчәк, - ди мәктәп-бакча мөдире Гөлнар Сәләхиева.
Аннан комиссия "мәктәп белән бер яшьтәге" Биектау клубы бинасын карап чыкты. Якын көннәрдә клубка керү уңае да өлешчә төзекләндереләчәк.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев