Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Биектауда су булачак

Район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә күчмә планерканың чираттагысы Биектау авылында үтте. Соңгы вакытларда Биектауда кем белән генә очрашма, сүз, гадәттә, су булу-булмауга барып тоташа. - Күптәннән иртән су күргән юк инде. Йә су жыеп куябыз, йә бөтенләй юынмыйбыз... - Автомат кер юу машинасыннан файдалануны да онытып барабыз, ахры. Көндез су...

Район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә күчмә планерканың чираттагысы Биектау авылында үтте.

Соңгы вакытларда Биектауда кем белән генә очрашма, сүз, гадәттә, су булу-булмауга барып тоташа.

- Күптәннән иртән су күргән юк инде. Йә су жыеп куябыз, йә бөтенләй юынмыйбыз...

- Автомат кер юу машинасыннан файдалануны да онытып барабыз, ахры. Көндез су бөтенләй акмый, кичен бераз ага агуын, тик басымы түбән...

- Краннан кайчак су агып китә, тик чиста түгел...

Авылдашларымнан, нигездә, менә шундый зар-моң ишетергә туры килә.

- Ә бездә су бөтенләй акмый. Малларга суны елгадан суырту өчен насос сатып алдык, керне кул белән юабыз. Эчәргә суны урамдагы колонкадан алып керәбез, тик чиләк тулганны яртышар сәгать көтәргә кирәк, - ди Колхозная урамыннан Фирүзә Абзалиева.

- Алайса, без бәхетлерәк икән әле. Бездә төнлә булса да су килә. Әнә, беркөнне төнге сәгать бердә торып су җыйдым. Ә кер юганда машинага суны йә чүмеч, йә лейка белән салып торам, - дип кушыла Мирная урамыннан Гөлчәчәк Вахитова.

Җәй көне генә түгел, хәзер яңгырлы көздә дә суга тилмергән халыкның планеркада район җитәкчеләренә биргән беренче соравы, әлбәттә, шушы темага кагылышлы булды.

- Сезнең авылда "Чиста су" республика программасы буенча су системасының яңартылуы барыгызга да мәгълүмдер инде. Су скважинасы кую өчен бораулау эшләрен алып бару белән геологлар шөгыльләнде. Тик алар казыган урында насос суны билгеле бер вакыт кына суырта да, аннан эшләвеннән туктый һәм су килми башлый. Моның ни өчен шулай булуын ачыклау өчен геологларны яңадан чакырттык. Алар, тиешле тикшерүләр уздырып, сәбәпләрен ачыклаячаклар һәм чарасын күрәчәкләр. Бу эш озакка сузылмас, якын көннәрдә авылга су килер, - дип ышандырды район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламсов.

- Мин бу эшне шәхси контрольгә алам. Эшнең күбесе башкарылган бит инде, күпкә түзгәнне азга түзәргә туры килер, - дип кушылды район башлыгы Валерий Макаров.

Халыкның икенче соравы авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә кагылышлы булды.

- Ә менә бу мәсьәләне үзара салым акчасына хәл итәргә киңәш бирәм. Бу яклап Наҗар халкын үрнәк итеп күрсәтәсе килә. Әнә, юлларын төзекләндерергә кирәк булгач, алар узган ел үзара салым акчасын берәр мең сум итеп җыйдылар. Шуның һәр сумына Хөкүмәт дүртәр сум өстәгәч, юл төзекләндерү өчен саллы гына сумма килеп чыкты, - диде Валерий Макаров.

Биектауда исә узган гражданнар җыенында үзара салымны 200әр сумнан җыю турында килешенгән иде. Аны да вакытында тапшырмаучылар булган.

- Бөтен кеше дә әлеге акчаларны вакытында тапшырган булса, һәр бер сумга дүрт сум өстәлеп кайтып та җиткән булыр иде инде. Күпләр акчаны вакытында тапшырмау сәбәпле, алар тулысынча киләсе елда гына кайтачак. Быел әлеге акчаларны зиратларны тәртипкә китерүгә, карт агачларны кисүгә, янгын куркынычсызлыгы чаралары уздыруга тотарга мөмкин. Менә шулай үзегезнең эшкә үзегез үк аяк чаласыз бит, - диде Валерий Макаров.

Авыл халкының транспорт, җир һәм мөлкәт өчен 100 мең сумнан артык салым бурычы да бар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов түләмәүчеләрнең исемлеге белән таныштырганда:

- Без бу салымнарны күптән түләдек бит инде, - диючеләр дә булды.

- Ә менә монысын ачыклау өчен районыбыздагы салым бүлекчәсенә барырга киңәш итәм, - диде Руслан Валерьевич.

Бу сүзләр планеркада катнашмаган кешеләргә дә кагыла. Әлеге исемлек авыл җирлеге Советында да бар, үзегезнең бурычлылар исемлегендә булу-булмавыгыз белән кызыксынмый калмагыз.

Планеркада яңгыраган күп кенә яңалыклар авыл халкын сөендерми калмагандыр.

- Киләсе елда Республика программасы нигезендә Биектау авылы урамнарындагы баганаларга 20 яктырткыч куелачак, - дигән хәбәрне җиткерде Ришат Нурисламов. Ә "Агро-Кама" ширкәте директоры Ленар Нургаянов якын көннәрдә пай җирләре өчен ашлык биреләчәген хәбәр итте.

Соңыннан җитәкчеләр авылдагы башлангыч мәктәп-бакча бинасында булып, андагы белем һәм тәрбия бирү шартлары белән дә таныштылар.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев