Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бигрәк тәмле боткасы!

    Карга боткасын безнең Яңавылдагы кебек күңелле итеп тагын кайда уздыралар икән?! Мөгаен, бездә генә нәкъ элеккечә итеп үткәрелә торгандыр татар халкының бу йола бәйрәме. Балалар алдан ук ботка пешерәсе болынны чистарталар, урынын, утынын әзерлиләр. Ә 1 Май - ботка пешерәсе көнне яңгыр түгел, таш яуса да, иртәнге сәгать алты тулуга...

    Карга боткасын безнең Яңавылдагы кебек күңелле итеп тагын кайда уздыралар икән?! Мөгаен, бездә генә нәкъ элеккечә итеп үткәрелә торгандыр татар халкының бу йола бәйрәме.
    Балалар алдан ук ботка пешерәсе болынны чистарталар, урынын, утынын әзерлиләр. Ә 1 Май - ботка пешерәсе көнне яңгыр түгел, таш яуса да, иртәнге сәгать алты тулуга малайлар-кызлар урам башына җыелалар һәм һәр өйнең ишегалдына кереп, йоласына туры китереп кычкыралар:
    Бал-бал күкәй,
    Ит, тоз, ярма
    Чыгар,түтәй!

    Билгеле, бу бәйрәмне алдан көткән авыл апа-агайлары һәр баланың янчыгына итен, маен, ярмасын, йомыркасын салып чыгара, рәхмәт ишетә. Салмый кара, җор телле балалар:
    Бал-бал күкәй,
    Саран түтәй!

    дип әйтергә дә күп сорап тормыйлар. Урам башында капчык-янчыклар тәм-томнар белән шыплап тулган була. Ә болында кызлар, түтиләр учак ягып, казан асканнар. Әнә, җор күңелле Розалия апа Муллахмәтова, ит-ярмаларны юып, казанга салып та җибәрде. Шул минутта кечкенәләр кашык-тәлинкәләрен тотып, учак тирәсенә тезелде. Ә Розалия апа үзе боткасын болгата, үзе кызык сөйләп, аларны көлдереп тә ала. Музыка яңгырый башлауга, күршесе Фирдәүсә ханым туганы белән Розалия апаны биергә чакырды. Кулындагы калагын ярдәмчесе Людмила ханымга тапшырды да, биеп тә китте апабыз, һич тә 67 яшь димәссең үзенә.
    Ул арада болынга итле ботканың тәмле исе таралды. Апабыз, зур чүмечен алып, кыстый-кыстый ботка бүләргә тотынды. Әй, бу ботка телне йотарлык булган, киләсе елга кадәр авыздан тәме китмәс, мөгаен. Ә болынга халык агыла да агыла. Балалар гына түгел, яшьләр дә, апа-әбиләр, абзый-бабайлар да карга боткасын авыз итәргә ашыга. Иренмиләр апалар: ботканы ике-өч, җитмәсә, дүрт казан да пешерәләр. Бәйрәмнең сәбәпчеләре - ботка белән каргаларны да сыйларга кирәк бит. Агач төпләренә аларга да сый калдырып, уйнап, күңел ачып, җырлап-биеп, арып, пешекчеләргә рәхмәт әйтеп өйгә тарала халык. Өлкәннәр теләкләрен җиткерергә дә ашыга: "Еллар имин булсын да, киләсе язда да авыз итәргә язсын боткаларны!". Амин, шулай булсын!
    Розалия Кәримова.
    Яңавыл.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: