Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Билгесез солдат көне

    Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тагын бер истәлекле дата барлыкка килде. Быелдан башлап 3 декабрь Билгесез солдат көне буларак уздырыла. Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп узган 1966 елның 3 декабрендә билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут...

    Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тагын бер истәлекле дата барлыкка килде. Быелдан башлап 3 декабрь Билгесез солдат көне буларак уздырыла.
    Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп узган 1966 елның 3 декабрендә билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабына һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла.
    "Беркем дә, бернәрсә онытылмый!" Бу - Россиянең һәр төбәгендә горур яңгырый торган сүзләр. Әмма Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә дә яу кырында башларын салган бик күп геройларыбызның каберләре кайда икәнлекләре дә мәгълүм түгел.
    3 декабрьдә Әгерҗедәге Мәңгелек ут янында әлеге истәлекле көнгә багышланган митинг узды. Район башлыгы Валерий Макаров, хәрби комиссар Илгиз Галиев Бөек Ватан сугышының илгә күпме югалтулар алып килүе турында ачынып сөйләделәр. Күпме якташларыбыз яу кырыннан кайта алмаган, ә күпмеләре әле хәзер дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Сугышта башларын салган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: