Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бима фермасында сигез савымчыга – дүрт йөз сыер

    "Терлекчеләребезнең һәркайсы бик тәҗрибәле, тырыш, уңган. Сыер савучы булсынмы, бозау караучымы, көтүчеме - бары рәхмәт сүзләре генә әйтергә мөмкин", - ди "Бима" бүлекчәсе ферме мөдире Елена ШУМАТОВА. ЗУР ПРОБЛЕМАЛАР ТУДЫРМЫЙЧА ГЫНА Бүген "Бима" бүлекчәсендә төп савымчылар сигез: Алиса Пажбевкова, Әлфия Исламова, Людмила Кугергина, Любовь Низамова, Алевтина Шамеева, Алиса Исламова, Марина...

    "Терлекчеләребезнең һәркайсы бик тәҗрибәле, тырыш, уңган. Сыер савучы булсынмы, бозау караучымы, көтүчеме - бары рәхмәт сүзләре генә әйтергә мөмкин", - ди "Бима" бүлекчәсе ферме мөдире Елена ШУМАТОВА.

    ЗУР ПРОБЛЕМАЛАР ТУДЫРМЫЙЧА ГЫНА

    Бүген "Бима" бүлекчәсендә төп савымчылар сигез: Алиса Пажбевкова, Әлфия Исламова, Людмила Кугергина, Любовь Низамова, Алевтина Шамеева, Алиса Исламова, Марина Николаева һәм Елена Ишмурзина. Һәркайсына 50 баш сыер беркетелгән. Елена Ишмурзина әле күптән түгел генә эшли башласа да, үз итеп өлгергәннәр инде.

    - Тәҗрибәле савымчыларның сүзенә колак салып, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Җәмәгате Андрей белән өч бала тәрбиялиләр. Шуның өстенә, әле яңа йорт та салалар, - ди ферма мөдире.

    Колхоз чорында сыерларны җәйге чорга җәйләүгә күчергән булсалар, инвестор килгәч мондый күченү беткән.

    - Авылдан ерак түгел урнашкан җәйге лагерьда башмак таналар, савылмый торган сыерлар, яшь бозаулар тотабыз әлегә. Ә савым сыерлар - җәйге чорда иртәнге сигезенче яртыдан дүрткә кадәр көтүдә. Аларны исән-имин йөртү - унбер көтүче җаваплылыгында. Көтүчеләребезнең дә һәркайсы үз эшен җиренә җиткереп башкара. Быелгы эсседә көннәр буе кояш астында йөргән көтүчеләргә сабырлык бирсен инде Ходай, - ди Елена Шуматова.

    - Ә уртача савым күпме? - дип сорыйм.

    - Җәй башында бер сыердан 15-16 килограмм савалар иде, эсселәрдә сөт сизелерлек кимеде. Әле ярый, көтүдән кайтуларына яшел масса, он салабыз, югыйсә, көтүлекләрдә үлән дә кибеп бара бит инде быел, - ди ул.

    Сөт күләмен арттыруның элек-электән кулланган ысулыннан да файдаланалар Бима савымчылары.

    - Яңа бозаулаган йөз сыерны иң тырыш, иң җаваплы ике савымчыга бүләбез. Әлеге сыерларга фуражны күбрәк бирәбез. Аларны өч тапкыр савабыз. Быел бу сыерларны Кукмарада сыер саву операторлары ярышында булып кайткан Алиса Пажбекова һәм иң тәҗрибәле савымчыларның берсе Әлфия Исламовага йөкләдек, - ди Елена.

    Үз ветеринарлары булмаса да, әлеге проблеманы да чишү җаен тапканнар.

    - Вак-төяк ветеринар эшләрен үзем башкарсам, җитдирәк чараларга Исәнбайдан Шамил Хәбировны һәм Пеләмештән Геннадий Ишморатовны чакырам, - ди мөдир.

    Гомумән, зур проблемалар тудырмыйча, вак-төякләрен үзләре чишеп эшләргә күнеккәннәр биредә.

    - Бер-береңне хөрмәт итеп эшләгәндә авырлыклар сизелми. Мин үзем шәхсән бик тә ихтирам итәм терлекчеләрне. Көн саен икешәр тапкыр илле сыерны саву һич тә җиңел эш түгел. Моның өстенә, һәркайсының шәхси хуҗалыгында да бар бит әле маллар, - ди Елена Шуматова.

    ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘ - 34 ЕЛ

    Бозау каручылар турында да олы хөрмәт белән сөйләде ферма мөдире.

    Җәйге чорда алар дүртәү: Светлана Пажбекова, Эмма Яркеева, Елена Мурова, Елена Максимова. Соңгысы белән лагерьга барып якыннан аралашып кайттык.

    - 34 ел терлекчелектә эшләп, апрель аенда лаеклы ялга чыктым. Бозаулар каравыма да җиде ел инде. Җәй көне эшләп карыйм әле, аннан күз күрер, - ди Елена.

    Аның карамагында өч айдан арткан 70 баш бозау. Бүген алардан көнлек артым 700-800 грамм тәшкил итә.

    - Бозауларны сабый бала карагандай тәрбияләргә кирәк: берсен дә күз уңыннан ычкындырмаска, вакытында су эчертергә, авырып киткәндә кичекмәстән ярдәм итәргә, - дип сөйли Елена.

    Барлык эшләрне, нигездә, кул белән башкаралар бозау караучылар. Кыш көне тиресне дә кул белән түгәргә, азыкны да кул белән таратырга туры килә.

    - Ничек кенә булмасын, үз эшемне яратам. Бирегә Байдуганнан килен булып төшкәндә сыерны кайсы яктан саварга икәнлеген дә белми идем. Тормыш барысына да өйрәтә икән, - ди ул.

    - Гомер буе аяктан резин итек төшмәгәнгәдер инде, аякларым бик тә сызлый хәзер. Элегрәк без бит суны да, сөтне дә көянтәләп ташый идек. Хәзер эш күпкә җиңел инде, - ди тыйнак кына елмаеп.

    Ничек кенә булмасын, Елена кебек гомерләрен терлекчелеккә багышлаган фидакарь авыл хезмәтчәннәре алдында баш иясе килә. Бима ферма мөдире Елена Шуматова әйтмешли, "алар гаилә табынын гына түгел, ил табынын баетучылар бит" .

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: