Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бима мәктәбе юбилеена бүләк

Татарстанда республика Президенты программалары ярдәме белән балалар бакчалары, мәктәпләр, башка социаль объектлар сафка баса һәм яңартыла. Республикада мондый программалар - 30. Аларның барысы да төбәкләрне үстерүгә юнәлтелгән. Илдәге икътисади вәзгыятькә карамастан, Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча әлеге программалар гамәлдә кала бирә. 18 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисенең...

Татарстанда республика Президенты программалары ярдәме белән балалар бакчалары, мәктәпләр, башка социаль объектлар сафка баса һәм яңартыла.
Республикада мондый программалар - 30. Аларның барысы да төбәкләрне үстерүгә юнәлтелгән. Илдәге икътисади вәзгыятькә карамастан, Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча әлеге программалар гамәлдә кала бирә.
18 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районының Сокуры, Зур Кабан авылларында һәм район үзәгендәге яңа балалар бакчаларын ачу тантаналарында катнаштылар.
- Без быел республикада 75 балалар бакчасы ачабыз. Бу - рекордлы сан. Шул рәвешле, бакчаларда ун меңнән артык урын барлыкка киләчәк. Моның кадәр төзелешләрнең Республика тарихында булганы юк иде әле. Иң мөһиме, әлеге объектлар буш торырга тиеш түгел, - диде Сокуры авылында балалар бакчасын ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда республика Президенты программалары ярдәме белән яңа мәктәпләр дә төзелә. Агымдагы елда 13 яңа мәктәп сафка басачак. Безнең районда да 1 сентябрьдә Шаршадыда яңа башлангыч мәктәп-балалар бакчасы ачылу тантанасы булачак.
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә юнәлтелгән республика Президенты программасы инде биш ел эшли. Әлеге максатларга ел саен 2,5 миллиард сум акча тотыла. Агымдагы елда бу акчаларга гомуми белем бирү йортлары (119 муниципаль һәм 7 коррекцион) гына түгел, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре (10 балалар бакчасы) дә ремонтлана. Бүгенге көнгә 2015 елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы тулысынча диярлек үтәлгән инде.
Безнең районда республика Президенты программасы нигезендә быел Бима, Девәтернә мәктәпләре һәм 1нче гимназиядә капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла. Бималылар мәктәпнең төзекләндерелүенә сөенеп туялмыйлар.
- Мәктәбебезнең быел 120 еллык юбилее. Белем йортыбыз зур бәйрәмне матурланып, төзекләнеп каршы ала, - ди мәктәп директоры Эдуард Михайлов.
Әнә, "Строй-Град" ширкәте төзүчеләре спортзалны танымаслык иткәннәр. Моңа кадәр спорт яратучы Бима укучылары өчен биредә шөгыльләнү проблема арты проблема тудырган. Яңгыр яуса, спортзал түшәменнән су үткән, стеналардагы буяулар да әллә кайчан төсен югалткан булган. Төзүчеләр спортзал түбәсен, ишекләрне алыштырганнар. Түшәм-стеналарны да матур төсләргә буяганнар.
Ә "Строй-Гигант" ширкәте төзүчеләре мәктәп бинасының төп өлешен ремонтлауга алынганнар. Хәзерге вакытта түбә алыштыру эшләре белән мәшгуль алар. Керү юлын төзекләндерү, ишек-тәрәзәләрне алыштыру, электр, җылылык, су системаларын алыштыру, фасадны төзекләндерү дә шушы ширкәт төзүчеләренә йөкләнгән.
- Яңа уку елына ремонтны тулысынча төгәлли алмыйбыз. Төзекләндерү эшләре уку елы дәвамында дәресләрдән соң һәм ял көннәрендә дәвам итәчәк, - ди "Строй-Гигант" директоры Тигран Агаджанян.
Ә "Мамадыш-Газстрой" ширкәте бригадасы котельныйда эшләгән: котелларны алыштырганнар, төтен чыгу юлын төзекләндергәннәр.
- 30 ел элек төзелгән бинада мондый зур ремонт эшләре алып барылганы булмады. Без мәктәпнең олы юбилеен яңартылган, заманча итеп төзекләндерелгән бинада каршы алачагыбызга бик шатланабыз. Олы бәйрәмгә илебезнең күп кенә төбәкләреннән укучыларыбыз да, бик күп кунаклар да кайтачак бит, - ди Эдуард Михайлов.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев