Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бима сыер савучысы Алиса Пажбекова: “Мин сыерлар арасында тудым“

Әнә шулай ди шаяртып "Бима" бүлекчәсе сыер савучысы Алиса ПАЖБЕКОВА. Ул күптән түгел Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалыгында сыер савучыларның республика бәйгесендә катнашып кайтты. - Әнием Роза Исламова гомере буе сыер сауды, һәрчак алдынгылар рәтендә булды. Аны Сабантуйларда, терлекчеләр слетларында һәрчак зурлыйлар, бүләклиләр иде. 76 яшьлек әнием хәзер дә фермадагы сыерлар,...

Әнә шулай ди шаяртып "Бима" бүлекчәсе сыер савучысы Алиса ПАЖБЕКОВА. Ул күптән түгел Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалыгында сыер савучыларның республика бәйгесендә катнашып кайтты.

- Әнием Роза Исламова гомере буе сыер сауды, һәрчак алдынгылар рәтендә булды. Аны Сабантуйларда, терлекчеләр слетларында һәрчак зурлыйлар, бүләклиләр иде. 76 яшьлек әнием хәзер дә фермадагы сыерлар, сыер савучылар, гомумән, терлекчелек өлкәсе белән һәрчак кызыксынып тора, - ди Алиса.

Республика бәйгесеннән онытылмас тәэсирләр туплап кайткан терлекче.

- Безне Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сәламләде. Аның: "Минем сыер савучыларга хөрмәтем бик зур. Чөнки нинди авыр хезмәт башкаруларын үз күзләрем белән күрәм. Аларга татлы йокыларын калдырып иртә таңнан сыер саварга чыгып китүләре өчен генә дә өстәмә түләргә кирәк", - дигән сүзләре күңелгә "сары май" булып ятты, - ди ул.

Бәйгедә республика районнарыннан 44 савымчы катнашкан. Алар теоретик белемнәрен күрсәтү белән бергә, үз осталыкларын сыер саву аппаратын сүтеп җыюда, сыер савуда сынаганнар.

- Бәйгечеләр өчен оештырылган Сабантуйда катнашырга, концерт карарга, Кукмараның сәнәгать предприятиеләре белән танышырга да өлгердек, - ди Алиса.

- Фермаларда шундый тәртип, чисталык. Ә биналар тирәли - чәчәкләр, фонтан...Их, бездә дә булдырырга иде шундый матурлыкны, - дип дәвам итә ул.

Әлеге бәйгедә абсолют җиңүче булып Мамадыш районы сыер савучысы калган, ә беренче урынны Кама Тамагы һәм Кукмара сыер савучылары алган.

- Җиңү яуламасам да, бәйгедән яңа көч-дәрт туплап кайттым. Мондый ярышларны безнең районда да уздырасы, терлекчеләр слетларын кире кайтарасы иде, - ди Алиса.

Бүген аның карамагында 50 баш сыер. Җәй башында алардан уртача 15-16 килограмм сөт сауган булса, хәзер савым кимегән - бер сыердан уртача 11 кило савып ала.

- Фермабызда төп сыер савучылар - сигез. Аларның һәркайсы - тәҗрибәле, үз эшләренең осталары. 24 ел шушы хезмәтне башкаручы Алисага да рәхмәттән башка сүз юк, - ди ферма мөдире Елена Шуматова. Бима савымчыларының эше турында тулырак итеп алдагы саннарның берсендә тагын язарбыз әле.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев