Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бима укучыларын Белем көне белән котларга депутат та килде

Бүген, 1 сентябрьдә, районыбыздагы 3800 укучы өчен белем дөньясына сәяхәт башланды. 394 нәни укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Бима урта мәктәбендә белем алачак 99 укучы өчен яңа уку елы аеруча шатлыклы. Бу коллектив, беренче тапкыр "Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кереп, анда 23нче урын алды. Бималыларны Белем...

Бүген, 1 сентябрьдә, районыбыздагы 3800 укучы өчен белем дөньясына сәяхәт башланды. 394 нәни укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Бима урта мәктәбендә белем алачак 99 укучы өчен яңа уку елы аеруча шатлыклы. Бу коллектив, беренче тапкыр "Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кереп, анда 23нче урын алды.

Бималыларны Белем көне белән котларга Казаннан ук килгән Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллинны мәктәп белән таныштырганда район башлыгы Валерий Макаров коллективка югары бәя бирде:

- Узган уку елында Эдуард Михайлов бу мәктәпкә директор булып җиңел аяк белән килде. Мәктәп капиталь ремонт программасына кермәсә дә, ул дилбегәне үз кулына алган елны ук Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәм сорап мөрәҗәгать итүебезне кире какмады. Нәтиҗәдә, уку елы дәвамында мәктәпкә капиталь ремонт ясый алдык. Әле менә тагын идәннәрне яңартырга өстәмә акча сорап мөрәҗәгать иткән идек, Илбашыбыз кире какмас дип ышанабыз. Бима мәктәбе мари кусты өчен база мәктәбе булачак, - диде Валерий Владимирович.

- Быел мәктәпнең 120 еллык юбилеен бик зурлап уздырулары, мәктәп тарихы, ветеран авылдашлары турында бай эчтәлекле ике китап нәшер итүләре, мәктәпкә сугышта катнашкан батыр авылдашлары Василий Шамеев исемен бирүләре дә биредә тынгысыз, үз эшләренә бирелгән фанатлар эшләве турында сөйли, - дип әңгәмәне дәвам итте мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина. - Педколлектив көчле. Бердәм дәүләт имтиханында районда беренче тапкыр рус теленнән 100 балл җыючы да шушы мәктәптән мари кызы булды. Узган уку елында укыту-тәрбия эшләре буенча бималылар районда икенче урын алдылар, иң көчле яшь чаңгычылар, йөгерешчеләр дә - шушы мәктәптә. Район мәктәпләре рейтингында Бима - дүртенче баскычта.

Дәүләт Советы депутаты район үзәгеннән 90 чакрым ераклыктагы мари мәктәбенең укуда һәм спортта әнә шундый зур уңышлар яулавына, быел мәктәп тәмамлаган 13 укучының унысының югары уку йортларына керүенә, коллективтагы18 педагогның да шушы мәктәпне тәмамлаган үз кадрлары булуына соклануын белдерде.

Менә залга мәктәпнең иң нәни хуҗалары керде.

- Бүген мәктәпкә соңга калмыйм дип төнлә ун тапкыр уяндым. Без дә апа-абыйларыбыз кебек яхшы укырбыз, һәр эштә актив булырбыз, - диде нәни Ксения. Аның белән бергә беренче сыйныфка керүче Полина белән Юлия дә укытучы апалары Ольга Изибаеваның һәр сүзен тыңларга, мәктәпнең чын хуҗалары булырга сүз бирделәр. Быел беренче сыйныфка шушы өч кенә кыз керсә, киләсе елга 11 нәни керәчәк дип сөендерде мәктәп директоры.

Тантанада тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Россия Президенты Указы буенча төзелгән "Россия укучылары хәрәкәте" дигән балалар-яшүсмерләр оешмасы, пилот проекты буларак, районда иң беренчеләрдән булып нәкъ менә Бима мәктәбендә оештырылды. Бу көнне бәйрәм кунаклары, укучыларга оешманың галстукларын бәйләп, аларны яңа оешма сафларына кабул иттеләр. Әлеге яңа оешма турында тулырак газетаның алдагы саннарында укырсыз.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев