Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Биманың “Эр ужара“ ансамбле сәхнәне ду китерә

1987 елдан бирле Бима Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Эр ужара" халык ансамбленең районыбызда узган бер генә чарада да катнашмый калганы юк. Ансамбль җитәкчесе Владимир Корнев үзе дә бик дәртле, моңлы кеше, коллективка да җыр-моңга гашыйк талнтлы мариларны җыя ул. Менә инде 30 елга якын алар бәйрәмнәрнең үзәгендә кайныйлар, халык...

1987 елдан бирле Бима Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Эр ужара" халык ансамбленең районыбызда узган бер генә чарада да катнашмый калганы юк.

Ансамбль җитәкчесе Владимир Корнев үзе дә бик дәртле, моңлы кеше, коллективка да җыр-моңга гашыйк талнтлы мариларны җыя ул. Менә инде 30 елга якын алар бәйрәмнәрнең үзәгендә кайныйлар, халык ансамбле исемен дә лаеклы йөртәләр. Коллектив оешкан елларда авыл яшьләре клуб сәхнәсен "ду" китергән булсалар, еллар узуга ансамбльгә балалар да, өлкәннәр дә тартыла. Нәтиҗәдә, өч төркем - кечкенәләр, яшьләр, зурлар төркемнәре барлыкка килә. Бу - ансамбльнең матур традицияләрен үсеп килүче буынга тапшыру дигән сүз дә. Репертуарны да җентекләп сайлыйлар, заманча җырлар белән бергә фольклорга да киң урын бирелә. Биюләрне дә һәрчак төрләндереп торалар.

Әнә алар, сәхнәгә чыктылар да тыпырдап биеп киттеләр. Үзләре җырлый, парлап бии. Ә залдагы тамашачы гөрләтеп кул чаба.

"Эр ужара" - район, республика, төбәкара бәйгеләр җиңүчесе дә. Авыл Мәдәният йортында узган чараларны оештыручылар да алар. "Созвездие-Йолдызлык", "Мари мәдәнияте көннәре", "Семык" бәйрәмнәрендә күп тапкыр катнашканнары һәм Дипломнар белән бүләкләнгәннәре бар.

- Мондый бәйгеләрдә катнашу безгә тагын да иҗат дәрте өсти. Күп йөрсәң, күпне беләсең, диләр бит. Без дә йөри-йөри шомарабыз, - ди ансамбль җитәкчесе, районыбызның танылган баянчысы Владимир Корнев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев