Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бирешергә исәп юк әле

40 елга якын тракторда, комбайнда эшләгән дәвердә ул сөргән, чәчкән, урган иген кырларын бергә кушсаң, зур гына бер дәүләт барлыкка килер иде. Ходаем берүк эштән аера күрмәсен. Пенсиягә киткәндә бик тә кадерле ДТ-75 тракторымнан ничек аерылырмын әле. Шуңа борчыла башладым... Иж-Бубыйның хезмәттә дә, заманында спортта да танылган алыпбатыр ир-егете Раил...

40 елга якын тракторда, комбайнда эшләгән дәвердә ул сөргән, чәчкән, урган иген кырларын бергә кушсаң, зур гына бер дәүләт барлыкка килер иде. Ходаем берүк эштән аера күрмәсен. Пенсиягә киткәндә бик тә кадерле ДТ-75 тракторымнан ничек аерылырмын әле. Шуңа борчыла башладым...
Иж-Бубыйның хезмәттә дә, заманында спортта да танылган алыпбатыр ир-егете Раил Гадршин сүзләре бу.
- Гәҗит укучы исем-фамилиям буенча гына бәлки белеп тә бетермәс, шуңа "бүтәкә Раил" дип тә өстә. Мине районда күпләр шушы кушаматым буенча белә. Мин моңа бер дә үпкәләмим. Нәселдән килгән гәүдәм шундый булгач, нишлисең. Әле хәзер бераз кимедем, 150гә төштем, элек 180 кило идем бит.Заманында Иж-Бубыйда Раил исемле ир-егетләр 17 иде, менә шулар арасыннан баш ват инде кайсы Раил микән дип, ә кушамат булгач, рәхәт, - дип көлдереп тә алды әңгәмәдәшем.
Әйе, Раил бәләкәйдән үк утта янмас, суда батмас, үз сүзендә тора белгән, тәвәккәл авыл малае ул. Кечкенәдән нык ихтыярлы булуына бер генә мисал. Малайлар белән кача-поса тәмәке көйрәткән 12 яшьлек Раилгә абыйсы Ревоның сукмый-нитми генә тел белән вәгазь укуы бик тәэсир итә. Малай беркайчан да тартмаска вәгъдә бирә.
- Менә шуннан бирле бу агуны авызыма да алганым юк. Тартуны ташлап булмый дигән сүз дөрес түгел, - ди ул.
Сүз уңаеннан, Раил Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән бер үк елны бер үк көнне - 1957елның 1 мартында дөньяга килгән. Алты балалы гаиләдә кәтүк кебек кенә түгәрәк гәүдәле малайга иркәләнеп үсүләр насыйп булмый.
- Сугыш ветераны әтиебез 51 яшендә вафат булганда миңа 7, төпчегебезгә 5 яшь иде. Шуннан бирле колхозда инде мин. Җәйге каникуллар көтү көтеп үтте. Әтидән соң бер елдан йортыбызда янгын чыгып, бернәрсәсез урамда калуларны искә дә аласы килми.
Ул заманнарда халык бик ярдәмчел иде. Барысы да бик булыштылар, - дип рәхмәт белән искә ала Раил.
Әңгәмәдәшем күңеле белән колхоз заманнарына да кайтып килде.
- Бик күңелле, бердәм булып эшләдек тә, спорт белән дә шөгыльләндек. Колхоз командасы белән ярышларга кайларга гына бармадык, өченче урыннан түбән төшкән булмады. Бу яктан без ул замандагы рәисебез Расим Закировка бик рәхмәтле. Эшләгән кешенең кадерен белде. Ярышларда катнашучыларның да күңелен күрде, - дип мәрхүмне Расим абыйны да сагынып искә алды ул.
Әйе, хәтердә ул чорлар. Иж-Бубый командасының башында гел алып гәүдәле Раил Гадршин иде. Ярышларда, Сабантуйларда таяк тартышуда аңа тиңнәр булмады. Аркан тартышуда Иж-Бубый командасының бар өмете Раилдә булды. Республикада да аның җитәкчелегендәге Әгерҗе командасы бик еш призлы урыннар яулап кайта иде.
- Нишләп хәзер һичьюгы Сабантуй мәйданнарында көч сынашмыйсың? - дип сорыйм.
- Безнең вакыт үтеп бара. Мәйданны вакытында яшьләргә бирә дә белергә кирәк. Аннан соң, минем гәүдәне күреп тә күпләр көч сынашырга чыгарга курка иде. Шуңа кеше куркытып йөрмим хәзер, - диде ул.
Сабантуй мәйданы дигәннән, район бәйрәмендә әле дә без аны кыр батырлары арасында сәхнә түрендә ел саен диярлек күрәбез.
- Бүләк, мактаулар өчен дип эшләмибез инде. Безнең буын авыл кешесе эленке-салынкы эшләргә күнекмәгән. Хезмәтемне бәяләп биргән бүләкләрнең исәбе юк, рәхмәт җитәкчеләргә. Районда ДТ-75 тракторында эшләүчеләр хәзер бик аздыр. Без Иван Семенов белән менә шул теге заман тракторында эшләүчеләр икәү генә калдык. Сәламәтлек булса, менә шушы минем өчен бик тә кадерле 15 яшьлек тракторымнан аерылырга исәп юк әле.
- Алтмышыңа якынлашып килгәндә ир-егетнең өч төп бурычын үтәвең белән дә бәхетле син, дигәч, Раил:
- Шөкер, өй салдым, ике улым йөзгә кызыллык китерә торганнар түгел, без утырткан агачлар бихисап. Әнием 31 ел безнең гаиләдә яшәде, моның өчен Дамирама рәхмәтле. Менә хәзер аның әнисен үз тәрбиябезгә алып кайттык. Болар барысы да минем бәхетем дип саныйм. Без бит авыл малае, әле бирешергә исәп юк, - диде ул саубуллашканда.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев