Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Бизнес класс“та син дә укый аласың

Татарстанда эшмәкәрлек серләренә өйрәтүче "Бизнес класс" дип аталган өр-яңа программа старт алды. Әлег күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, утыздан артык райондашыбыз әлеге программа буенча белем алырга теләк белдерде инде. - "Бизнес класс" программасының төп максаты - эшмәкәр булган һәм булырга теләгән кешеләргә булышу, бизнес-мохиттә юнәлеш алырга ярдәм итү. Бу...

Татарстанда эшмәкәрлек серләренә өйрәтүче "Бизнес класс" дип аталган өр-яңа программа старт алды. Әлег күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, утыздан артык райондашыбыз әлеге программа буенча белем алырга теләк белдерде инде.

- "Бизнес класс" программасының төп максаты - эшмәкәр булган һәм булырга теләгән кешеләргә булышу, бизнес-мохиттә юнәлеш алырга ярдәм итү. Бу проектны тормышка ашыру төбәге итеп Татарстан сайланды һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та аңа теләктәшлек күрсәтә, - ди әлеге программаның безнең районда тормышка ашырылуы өчен җаваплы вәкил, территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчанова.

- Эшмәкәрләр өчен программалар күп, тик монысы башкарыннан берникадәр аерыла. Беренчедән, бу программа буенча уку бушлай. Икенчедән, әллә кая барып йөрергә кирәкми - өеңдә компьютерың бар икән, эштән соң да укый аласың. Өченчедән, һәр курс бик кыска, анда барысы да бик аңлаешлы итеп бирелгән, ягъни эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә кирәкле барлык мәгълүмат бар, - дип дәвам итә ул.

Әлеге программа үз эченә алты модульне ала. Аларда - эшмәкәрлеккә кагылышлы төрледән-төрле тестлар, документлар, тәҗрибәле эшмәкәрләр киңәшләре һ.б.лар. Иң мөһиме - бу программа буенча үз эшен башларга теләүчеләр дә, инде бүген аягында ныклы басып торучы эшмәкәрләр дә укый ала, алар өчен курслар төрле.

- Мәшгульлек үзәгеннән әлеге программа буенча укырга тәкъдим иттеләр дә, үземне сынап карарга булдым. Белемем буенча икътисадчы мин, күптәннән сәүдә өлкәсендә үз эшемне башларга хыялланам. Иң беренче эш итеп Businessclass.pro. сайтына кереп теркәлү уздым һәм озакка сузмыйча укый да башладым. Укуы бик кызыклы, үзеңне чын студент кебек хис итәсең. Ә мөгаллимнәр - үзләре дә эшмәкәрләр, шуңа аларга бу өлкә бик тә яхшы таныш. Компьютер каршында блокнот, ручка белән утырам, кирәкле фикерләрне язып барам. Мин ике модульне уңышлы гына уздым инде, тестларны да тапшырдым, хәзер мине практик эш көтә. Анысын тапшырсам, алдагы модульгә күчәргә була. Алты модульне дә уңышлы гына тапшырып чыгачагыма шикләнмим. Чөнки бик тә катлаулы кебек тоелган фикерләрне шундый гади, аңлаелы итеп җиткерәләр уку барышында , - ди Әгерҗедән Эльза Шәрипова.

"Бизнес класс" программасы майда старт алса да, аңа әле бүген дә кушылырга була. Моның өчен бары тик Businessclass.pro. сайтына кереп теркәлү узарга һәм анда тәкъдим ителгәннәрне "адымлап" үтә башларга гына кирәк. Әбиләребез әйтмешли, "белемне күтәреп йөрергә кирәкми" бит, әйдәгез, сез дә үзегезне сынап карагыз әле эшмәкәрлек өлкәсендә!

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев