Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәла Әгерҗе гаиләләренә дә килергә мөмкин

    Республикабызда, шул исәптән, Әгерҗе районында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүдә куркыныч тудыручы гаиләләр һәм ялгыз өлкәннәр белән профилактик эш көчәйтелде. Тикшерүләр алып барыла Исегезгә төшерәбез: 9 январьга каршы төндә Лениногорск районы Иске Кувак авылында чыккан янгында 2005-2015 елгы биш бала 27 яшьлек әниләре белән бергә һәлак булды. Икенче көнне республиканың гадәттән...

    Республикабызда, шул исәптән, Әгерҗе районында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүдә куркыныч тудыручы гаиләләр һәм ялгыз өлкәннәр белән профилактик эш көчәйтелде.

    Тикшерүләр алып барыла

    Исегезгә төшерәбез: 9 январьга каршы төндә Лениногорск районы Иске Кувак авылында чыккан янгында 2005-2015 елгы биш бала 27 яшьлек әниләре белән бергә һәлак булды.

    Икенче көнне республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Видеорежимда узган киңәшмәдә хокук саклау органнары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, халыкны социаль яклау органнары хезмәткәрләре катнашты. Аның барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча куркыныч тудыручы гаиләләрне тикшерү турында карар кабул ителде. Болар - гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләрендә, балигъ булмаганнар подразделениеләрендә исәптә торучылар һәм күпбалалы гаиләләр.

    Озын каникуллар тәмамлануга, районыбызның күзәтү эшчәнлеге, балигъ булмаганнар подразделениесе, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре әлеге гаиләләргә рейдлар белән чыга башладылар. Аларда әңгәмәләр уздырыла, электрүткәргечләрнең, мичләрнең, электр приборларының төзеклеге тикшерелә һәм алардагы җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелә. Шул рәвешле, 25 январьга кадәр шәһәрдә 20дән артык, авылларда 100гә якын гаиләне тикшереп чыгарга кирәк.

    - Безнең районда да 2011 елда Биектауда шундый коточкыч хәл булган иде. Сабыйның әнисе эчү белән мавыккан, йортка еш кына чит кешеләрне алып кайткан. Нәтиҗәдә, кечкенә кызның гомере янгында өзелде, - ди күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин. - Быелгы тикшерү барышында куркыныч тудыручы яңа гаиләләрне дә ачыклыйбыз. Лениногорскида булган янгынга әйләнеп кайтып, шунысын ассызыклыйм: әлеге гаилә моннан ике ел элек күзәтчелек органнары исәбеннән төшерелгән булган. Әниләре эчүдән дәваланган, әтиләре эшкә урнашкан. Авылдашлары әйтүенчә, балалары даими рәвештә мәктәпкә йөргән, өсләре бөтен, тамаклары тук булган. Тик түләмәгән өчен газларын сүндергән булганнар. Янгын чыгуның әлегә ике сәбәбе фаразлана: берсе - мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу, икенчесе - электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен үтәмәү. Шуңа күрә без имин булмаган гаиләләрне генә тикшермибез. Бәла һәр йортка килергә мөмкин бит ул.

    Бу юнәлештә бүген районда 4 профилактик төркем эшли. Әлеге эшкә авыл җирлекләре башлыклары һәм полициянең участок вәкилләре дә җәлеп ителгән.

    Әгерҗедә 13 гаиләне тикшергәннәр инде. Әлеге төркем белән рейдка без дә чыктык. Гаиләләр арасында имин булмаганнары да, спиртлы эчемлек куллану белән мавыгучылар да, авыр хәлдә калучылар да бар. Шундый бер гаиләдә апалы-сеңелле һәм аларның алты балалары, инвалид әби яши. Аларга барактан вакытлыча тору урыны бирелгән. Әмма андагы шартлар ташка үлчим. Хәзерге вакытта район хакимиятендә бу ишле гаиләне башка тору урынына күчерү мәсьәләсе хәл ителә.

    - Мондый профилактик төркемнәр бездә инде берничә ел элек оештылар. Алар ел дәвамында эшлиләр. "Торак" операциясе уздырабыз. Аның кысаларында гаиләләр белән беррәттән ялгыз яшәүче өлкәннәрне дә тикшерәбез, - дип йомгаклый Айрат Шәйдуллин.

    ***

    Әгәр сезнең янәшәгездә тормышларына куркыныч янаучы ялгыз өлкәннәр йә балалар сәламәтлегенә һәм иминлегенә битараф калучы гаиләләр бар икән, түбәндәге телефоннарга шалтыратыгыз:

    22558, 25333, 21086 (социаль яклау идарәсе)

    24621 (күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе)

    22541 (полиция)

    23860 (балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе).

    Екатерина САМСОНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: