Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Варкләд-Бодья кызлары комбайн иярли

Кулларына тулышкан башаклар тотып, сап-сары төскә күмелгән иген басуын иңләп гөрләшә-гөрләшә комбайнга таба атлаучы ике кызга бу мизгелләрдә күпме комбайнчылар сокланып карап каладыр. Сокланмаслык та түгел шул, Алина белән Анастасия - урып-җыю кампаниясендә ир-егетләр белән беррәттән гәрәбәдәй алтын бөртекләрне җыялар. Алар - әтиләре Олегның олы ярдәмчеләре. Бик сөйкемле бу кызлар....

Кулларына тулышкан башаклар тотып, сап-сары төскә күмелгән иген басуын иңләп гөрләшә-гөрләшә комбайнга таба атлаучы ике кызга бу мизгелләрдә күпме комбайнчылар сокланып карап каладыр. Сокланмаслык та түгел шул, Алина белән Анастасия - урып-җыю кампаниясендә ир-егетләр белән беррәттән гәрәбәдәй алтын бөртекләрне җыялар. Алар - әтиләре Олегның олы ярдәмчеләре.

Бик сөйкемле бу кызлар. Алтынсу чәчле, көләч йөзле, яшьлек дәрте ташып тора аларның. Ә менә ир-егетләр өчен дә катлаулы тоелган "Нью Холланд" комбайнына утырырга ничек йөрәкләре җитте икән аларның?!

- Күп еллар КамАЗда шофер булып эшләгән әтиебез биш ел элек комбайн иярли башлады. Зур, заманча чит ил комбайнын күрүгә без дә аңа утырып карадык, малайлар кебек бөтен җирен тикшереп чыктык, - дип искә ала Алина.

Ә ул вакытта кайчан да булса комбайнчы әтисенең ярдәмчесе булып эшләрмен дип уйладымы икән кыз? 10 сыйныфны тәмамлагач тәвәккәлли бит. Әтисе дә каршы килми, һәр йомышын үтәргә әзер торган Алинаны ярдәмчесе итеп ала. Әтиле-кызлы Михайловлар 2014 елның урагында бергә эшлиләр, Алина әкренләп комбайнны иярләргә дә өйрәнә. Узган елгы уракта алар икесенә йөз мең сум хезмәт хакы алалар. Әле өстәп терлеген дә, ашлыгын да бирәләр.

Быел Алинаның җаваплы елы булды. Ул Көчек мәктәбенең 11 сыйныфын алтын медальгә тәмамлады. ГТО нормаларын бик яхшы тапшырып алтын билгегә лаек булды. Хәзер югары уку йортына документлар тапшырып, нәтиҗә көткән вакыты.

- Тынгысыз һәм бик тә җаваплы ел булгач, мине быелга "колхоз эше"ннән азат иттеләр, - дип елмая Алина. - Эстафета таягын сеңлем Настяга тапшырдым.

Ә 10 сыйныфны тәмамлаган Настя мондый ышаныч күрсәтүләренә бик шат.

- Мин дә бит инде сынауны узган ел ук уңышлы уздым. Апам белән әти кырда эшләгәндә ничек өйдә тыныч кына утырыйм?! Быел укулар төгәлләнгәч үк комбайнда эшләү турында хыяллана башлаган идем, - ди Настя.

Әнә шулай, әтиләре янында олы терәк бүген кызлар. Комбайнчы ярдәмчесеннән дә зур җаваплылык, авыр хезмәт таләп ителгәнен бер генә минутка да истән чыгармый Настя.

- Әти нәрсә әйтә, мин шул мизгелдә ялт итеп эшләп куям. Ачкыч та тотам, төзек булмаган урыннарны да көйләргә өйрәндем. Остазым менә дигән, шулкадәр яхшы аңлата, - ди Настя.

Әнә, комбайнчылар төшке ашка туктаганнар. Монысы иң рәхәт вакыт! Басуда саф һавада ашавы бигрәк күңелле. Комбайнчылар бер-берсенә төрттереп тә алалар, мәзәк тә сөйләп куялар.

- Быел комбайнчылар арасында яшьләр күп, - ди Алина егетләргә ишарәләп. - Бик күп яшьтәшләребезнең әтиебез белән эшлисе килә. Әмма әти "минем кызлар ун егетне алыштырырлык" дип әйтә. Шулай үсендереп торгач, без дә сер бирмибез.

Әле бит өйдә әниләренә булышасы, биш яшьлек нәни сеңлеләре Полинаны карашасы бар.

- Анысына да өлгерәбез. Эшне бик тиз ялт итеп куябыз. Әни һәр иртәне елмаеп озата, сөенеп каршы ала. Полина хәзер үк "мин дә үскәч сезнең кебек әти белән комбайнда эшләячәкмен" дип әйтә. Булдырыр ул да, бик шаян, бөтен әйберне бик тиз эләктереп ала, - ди Настя.

"Ә иртән йокыдан уянуы авыр түгелме соң" дип сорыйм.

- Юк, мин укыганда да төнге сәгать икегә кадәр дәрес хәзерли идем. Организм аз йоклауга күнеккән инде, - ди Настя.

... Әнә шулай, кояш белән бергә торып кырга эшкә китәләр әтиле-кызлы Михайловлар. Алар кайтканда да инде кояш болытлар артына качкан, авыл йокыга талган була. Башны мендәргә терәүгә татлы йокыга талалар. Төштә тә иген кырлары тынгылык бирми. Әнә, кызның төшенә бүген дә җәйрәп яткан арыш, бодай басулары керде...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев