Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Болар төшкә дә кермәде

Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегенең яңа бинасын ачу тантанасы барышында заманча видеоҗиһазларны, бронялы тәрәзә, пуля үтми торган пыяланы күргәч, милиция ветераннары: "Болар безнең төшкә дә кермәде бит", - дип гаҗәпләнделәр. Өй туена - автомобиль Чарада Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Дамир Диниулов, район башлыгы Валерий Макаров, районның хокук саклау хезмәте...

Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегенең яңа бинасын ачу тантанасы барышында заманча видеоҗиһазларны, бронялы тәрәзә, пуля үтми торган пыяланы күргәч, милиция ветераннары: "Болар безнең төшкә дә кермәде бит", - дип гаҗәпләнделәр.
Өй туена - автомобиль
Чарада Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Дамир Диниулов, район башлыгы Валерий Макаров, районның хокук саклау хезмәте җитәкчеләре, дин әһелләре катнашты.
- Яшермим, Әгерҗедә яңа бина төзү турында хыялланмадык та. Чөнки, беренчедән, Әгерҗе Казаннан бик еракта - республика чигендә урнашкан, икенчедән, авыл хуҗалыгы районы. Мин бүген әлеге хыялның чынбарлыкка әйләнүенә ихлас сөенәм. Төзелеш эшенә һәрдаим ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә дә зур рәхмәт. Шәхси состав район җитәкчелегенең ышанычын аклар һәм ирешелгән күрсәткечләрдән төшмәс дип ышанам. Бүген районда оператив хәл канәгатьләнерлек. Барлык хезмәтләр килешеп эшли, төрле милләт, дин вәкилләре дә дус-тату яши, - диде үз чыгышында Дамир Диниулов.
Ул өй туена зур бүләк белән килгән: бүлек начальнигы Ренат Ибраһимовка дежур бүлек өчен яңа УАЗ автомобиле ачкычы тапшырды. Ә яңа бинаның символик ачкычын начальник бинада барлык төзелеш эшләрен башкарган "Булгария" финанс-төзелеш компаниясе җитәкчесе Марат Саттаров кулыннан кабул итеп алды. Бина төзелешенә лаеклы өлеш керткән полиция вәкилләре күкрәк билгеләренә һәм министрның истәлек бүләкләренә лаек булдылар.
Музей булырга тиеш
Тантаналы өлештән соң кунаклар яңа бина эченә үттеләр. Иң беренче чиратта, алар заманча сак системасы белән җиһазландырылган дежур бүлекне карап чыктылар. Биредә пыялалар да пуля, тавыш үткәрми торган. Сүз уңаеннан: беренче каттагы барлык пыялалар да әнә шундый. Ә тәрәзәләр тимер капкачлар
белән броняланган.
Бирегә заманча видеокүзәтү системасы да урнаштырылган. Стенада - төсле зур өч монитор. Аның беренчесе вакытлыча тоту изоляторының барлык бүлмәләрен күзәтеп тору мөмкинлеге бирә. Әлеге монитор Татарстан Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә дә тоташ
тырылган. Икенчесе аша бүлектәге барлык биналарны һәм территорияне күреп була. Ә өченче монитор "Имин шәһәр" системасына тоташтырылган. Әлегә аннан шәһәр үзәген генә күзәтеп була. Тик якын арада Әгерҗедә тагын видеокамералар урнаштырылыр дип көтелә.
Яңа коридор буйлап алга таба үтәбез. Әнә, уңайлы кабинетлар, яңа җиһазлар, тематик стендлар. Уку классы белән берләштерелгән иркен актлар залы. Биредә картиналы, аквариум һәм заманча телевизор куелган ял итү бүлмәсе дә бар.
Кыскасы, шәхси составка эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Моңа кадәрге кысан кабинетлар, тар коридор, кечкенә генә актлар залы турында инде искә төшерәсе дә килми.
Яшь хезмәттәшләре өчен аеруча милиция ветераннары шат.
- Без эшләгәндәге шартлар һәм бүгенгесе арасында аерма җир белән күк арасы кебек. Мондый шартлар безнең төшкә дә кермәде. Бүген биредә без дә бик рәхәтләнеп эшләр идек, - дип елмая 32 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган милиция ветераны Сәүбән Сәфәров.


Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Фәрит Ваһапов үз чыгышында бинада музей булдыру мөһимлеген ассызыклады.
- Горурланырдай һәм сөйләрдәй әйберләребез күп. Материал туплауда без дә ярдәм итә алаб
ыз. Монда, һичшиксез, музей булырга тиеш! - диде ул.
Тарихи вакыйга
Яңа бинаның мәйданы бер мең квадрат метрдан артык. Иске бинаны реконструкцияләү, янгын сүндерү резервуары төзү дә дәвам итә. Эксперт-криминалистлар эше өчен биналарны ремонтлау, этләр өчен уңайлы вольерлы кинология үзәге булдыру планлаштырыла. Язын территорияне тәртипкә китерү белән шөгыльләнәчәкләр.
Район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасын ачу - район өчен, чын мәгънәсендә, тарихи вакыйга ул. Моңа кадәрге шартларда да полиция хезмәткәрләре яхшы нәтиҗәләргә ирешә алганнар икән, яңа бинага күчкәч аларның хезмәт-оператив нәтиҗәләре бары үсеш ягында гына булырга тиеш.
Ектерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев