Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бөртеген дә югалтмаска

    "Тирсә-транс" филиалында узган комбайннар парадында игенчеләр алдына: "Быелгы урып-җыю гаять катлаулы шартларда узачак. Шуңа карамастан, ашлыкның бөртеге дә югалырга тиеш түгел!" дигән бурыч куелды. Шуңа күрә парадка чыккан 27 кыр корабы аеруча җентекләп тикшерелде. Аңа кадәр җитәкчеләр сүз алды. "Быел һәр комбайнчыга уртача 700 гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк....

    "Тирсә-транс" филиалында узган комбайннар парадында игенчеләр алдына: "Быелгы урып-җыю гаять катлаулы шартларда узачак. Шуңа карамастан, ашлыкның бөртеге дә югалырга тиеш түгел!" дигән бурыч куелды.
    Шуңа күрә парадка чыккан 27 кыр корабы аеруча җентекләп тикшерелде. Аңа кадәр җитәкчеләр сүз алды. "Быел һәр комбайнчыга уртача 700 гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк. Заманча "Нью Холланд" комбайннары өчен бу зур сан түгел. Чагыштыру өчен: колхоз елларында "Дон", "Енисей" кебек комбайннар иң күбе 150 гектар мәйданнан ашлык уралар иде. Тик без быелгы уракта гектар артыннан куып, сыйфатны икенче планга калдыруга юл куймаячакбыз. Яшерен-батырын түгел: урып-җыю тәмамланып берникадәр вакыт узуга, басуларда яшел уҗым полосалары пәйда була. Бу комбайннарның герметизациясе начар булуын күрсәтә. Быел басуда да комбайннардан ашлык коелу-коелмавын даими тикшереп торачакбыз. Моның өчен комбайнчыларны аерым бригадаларга бүлеп, һәрберсендә җаваплы кеше билгеләргә телибез. Ул комбайннарның герметизациясе өчен дә җавап бирәчәк, безнең белән дә тыгыз элемтәдә торачак", - диде "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы директоры Илгиз Салихов. Ягулык, запас частьләр белән дә проблемалар булмаячагын җиткерде җитәкче. "Башка елларда бункерлары тулып, комбайнчыларга машиналар көтеп утырырга туры килгәләде. Быел бу проблеманы хәл иттек инде - машиналарны читтән дә чакыртачакбыз", - дип дәвам итте Илгиз Хәйдәрович. Иң күп ашлык суктырып I, II, III урыннарга чыккан комбайнчыларга агрофирма быел да бүләккә үгезләр тапшырачак. "Алдынгыларга район башлыгының премиясе дә биреләчәк. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы аша тәфсилләп аңлатырбыз әле", - дигән сөенечле хәбәрне җиткерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. Дилүс Гаскәрович та быелгы уракның "Иң мөһиме - яхшы сыйфат" дигән девиз астында узарга тиешлеген ассызыклады. "Өлкәнрәк комбайнчыларыбыз яхшы белә: комбайнның тизлеген арттырып күбрәк ашлык җыеп алып булмый. Юкка гына басым ясамыйм бу сүзләргә: алдагы елларда аеруча яшь комбайнчыларның басу буйлап нинди тизлек белән йөрүләре безгә яхшы мәгълүм. Бу очракта ягулыкны күбрәк сарыф итеп, үзегезгә матди зыян гына китерәсез бит", - диде ул. Дилүс Гаскәрович хезмәт һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә җитди әһәмият бирелергә тиешлеген дә искәртте.
    "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына алдагы елларда корылык шартларында эшләү, мелиорация системасын үстерүгә кагылышлы махсус программа булдыруны йөкләде. Ә быел сезнең алда булган уңышның бөртеген дә югалтмый җыеп алу бурычы тора. Мондый егәрлекле техника белән моңа ирешү авыр булмас", - диде "Татарский" агрохимия үзәге" учреждениесе директоры Әнәс Локманов.
    Агрофирманың нормага кую бүлеге начальнигы Лилия Нәбиуллина быелгы түләү шартларына тукталды. "Башка еллардагы кебек үк, быел да түләү эш башыннан булачак. Ә түләү 13%ка артты. Иген уңышына карап, һәр басуга аерым түләү каралган. Натуралата түләү дә башка еллардагы кебек үк - һәр тонна җыелган икмәк өчен комбайнчыга 1 кило, аның ярдәмчесенә ярты кило исәбеннән ашлык биреләчәк", - дип таныштырды. Узган елгы уракта кемнең күпме хезмәт хакы алуын да искә төшереп үтте ул. Иң күп хезмәт хакын Яңавылдан тәҗрибәле комбайнчы Илдус Гыйльмегаянов алган. Аңа 55 меңгә якын, ярдәмчесе - улы Динарга 44 меңгә якын хезмәт хакы исәпләнгән.
    Һәр комбайнчы уракка төшү көнен түземсезлек белән көтә. Узган елгы парадта "башка кырга чыкмам инде" дигән Көчек авылы комбайнчысы Радик абый Әхмәтов өчен быелгы урак - утыз сигезенчесе. Оныгы Руфат та бабасына ярдәм итәр өчен Ижаудан ашкынып кайткан. Аның кебек яшьләр күп комбайнчылар һәм ярдәмчеләре арасында. Әнә, күп еллар комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, ә быел үзе комбайнга утырган Исәнбай егете Илнур Шәрипов һәм аның ярдәмчесе Рузил Гобәйдуллин да "остазларыбызның йөзенә кызыллык китермәбез" диләр. "Комбайныбыз ватылмасын гына ", - дип тә телиләр. Монысы үзегездән дә тора инде, хөрмәтле игенчеләр. Хуҗаларча карап, җайлап-майлап торганны техника да "аңлый" бит.
    ×××
    Быелгы парад та, гадәттәгечә, комбайннарның герметизацисен тикшерү белән тәмамланды. I урынга Биектаудан Владимир Красильников, II, III урыннарга Яңавыл комбайнчылары Илдус Гыйльмегаянов һәм Фәнил Садыйков ия булдылар. Аларга 1,5 мең, 1 мең, 500 сум күләмендә премияләр тапшырылды.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: