Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Боз каз бәбкәләренең дә башына җиткән

"Каз бәбкәсе башы зурлыгындагы боз явуны Биманың 70-80 яшьлек картлары да хәтерләми. 20 минут эчендә бөтен җир өсте, бакчадагы түтәл аралары шундый зурлыктагы боз белән тулды", дип редакциягә хәбәр итте Бима авыл җирлеге башлыгы Владимир Шамеев. - 2 июньдә көндез бик эссе булды. Кичке сәгать алты тирәсендә кисәк кенә җил-давыл...

"Каз бәбкәсе башы зурлыгындагы боз явуны Биманың 70-80 яшьлек картлары да хәтерләми. 20 минут эчендә бөтен җир өсте, бакчадагы түтәл аралары шундый зурлыктагы боз белән тулды", дип редакциягә хәбәр итте Бима авыл җирлеге башлыгы Владимир Шамеев.
- 2 июньдә көндез бик эссе булды. Кичке сәгать алты тирәсендә кисәк кенә җил-давыл купты, күк күкри, яшен яшьни башлады. Бәла-каза гына килә күрмәсен инде дип торганда боз ява башлады. Авыл картлары да мондый зурлыктагы боз яуганны хәтерләмиләр. Кыска гына вакыт эчендә җир өсте эре-эре бозлар белән тулды. Бакчага күз салсак, суган кыяклары иттарткычтан чыгарылган кебек, помидорның сабаклары гына тырпаеп тора, кыяр яфраклары тишкәләнеп беткән. Авылдашларның йортларына, каралты-кураларына зыян килмәдеме икән дип авыл урамын әйләнеп чыктым. Биш хуҗалыкта түбәләр шактый зыян күргән иде. Әле ярый, узган ел Иж-Бубыйдагы кебек зур зыян килмәгән дип бераз сөенеп тә куйдым, дип дәвам итте Владимир Шамеев.
Мондый эре-эре бозлар Күләгәш, Байтуган, Исәнбай авылларында да яуган.
- Бездә дә халык көтү каршыларга чыккач, кичке сәгать алтылар тирәсендә башланды мәхшәр. Көчле давылда агач ботаклары сынып, электр чыбыкларын өзде, ике хуҗалыкның электр счетчигын яшен сукты. Иң куркынычы боз яву булды. 5 минут эчендә эре-эре бозлар төшеп суган кыякларын өзгәләде, кыяр яфракларын тишкәләп бетерде. Әле ярый, басудагы уҗымнарга артык зыян килмәде, - ди Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев.
- Шөкер, бозның "койрыгы" гына эләкте безгә. Үтәгәндә дә, Иске Эсләктә дә аз гына боз төшкәләде. Ә менә яңгыр койды гына. 15-20 минут бик көчле яуды, хәтта елгалар акты. Үтәгәндә ут сүнеп, авыл халкы ике сәгать утсыз торды, - дип хәбәр итте Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Галимҗан Муллахмәтов.
Боз явудан кайберәүләрнең болында яшел үлән чемченеп йөрүче каз, үрдәк бәбкәләре дә үлгән дип хәбәр иттеләр Байтуганнан. Рәсемдәге шырпы кабы янәшәсендәге бу бозларны Байтуганнан төшереп җибәрделәр.
Табигать бу көнне Мәдьяр авылына да зур зыян салган. Биредә кеше яшәми торган йортны яшен сугып, хуҗалык кара күмергә әйләнгән.
Ямьле җәйләр бүтән мондый бәла-каза китерә күрмәсен инде дигән теләктә калабыз.
Белешмә:
Узган елның 26 май кичендә Иж-Бубыйда тавык йомыркасы зурлыгында боз явып, авыл халкына бик зур зыян килгән иде. Бакчаларда яшелчә үсентеләреннән берни калмады, йорт түбәләре иләк кебек булды, машиналар зыян күрде, тәрәзәләр ватылды, зур-зур агач ботаклары сынып төште.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев