Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәрәңгедән ничек мул уңыш алырга?

"Россельхозцентр"ның Әгерҗе районындагы бүлекчәсе Көчек авылында бәрәңге үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл уздырды. Бу көнне район агрономнарына, фермерларга икенче икмәктән мул уңыш алу серләре турында "Россельхозцентр"ның Алабугадагы һәм Менделеевтагы бүлекчәләре җитәкчеләре Люция Габдуллина һәм Николай Токарев, "Россельхозцентр"ның орлыкчылык бүлекчәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин сөйләделәр. Без, үз чиратыбызда, алардан ишеткән кыйммәтле фикер-тәкъдимнәрне түкми-чәчми...

"Россельхозцентр"ның Әгерҗе районындагы бүлекчәсе Көчек авылында бәрәңге үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл уздырды.
Бу көнне район агрономнарына, фермерларга икенче икмәктән мул уңыш алу серләре турында "Россельхозцентр"ның Алабугадагы һәм Менделеевтагы бүлекчәләре җитәкчеләре Люция Габдуллина һәм Николай Токарев, "Россельхозцентр"ның орлыкчылык бүлекчәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин сөйләделәр.
Без, үз чиратыбызда, алардан ишеткән кыйммәтле фикер-тәкъдимнәрне түкми-чәчми газета укучыларыбызга җиткерергә булдык. Чөнки һәркемнең дә икенче икмәктән мул уңыш аласы килә бит.
Бәрәңгедән мул уңыш алу өчен иң беренче шарт - орлык бәрәңгесенең сыйфатлы һәм 60-80 грамм тирәсе авырлыкта булуы. Әгәр бәрәңге орлыгы авырулар белән зарарланган икән, димәк, аларның яшь бүлбеләргә дә күчү ихтималы зур.
Икенче шарт - бәрәңге шытымнарын сындырмау. Барыбыз да кечкенә чакта ук әбиләребез белән бергә базга "бәрәңге сындырырга" төшә идек. Ә менә белгечләр "бәрәңге шытымын сындырмаган очракта тизрәк үсеп китә һәм бәрәңге авыруларга бирешми", диләр.
Өченче шарт - утыртырга 4-5 атна кала, бәрәңгене баздан җылырак, күләгәлерәк урынга чыгару.
Дүртенче шарт - бәрәңгене утыртканда туфракның җылылыгы 7-8 градуска җиткән булырга тиеш. Туфрак салкын булса, бәрәңге озаграк чыга һәм авыруларга да тизрәк бирешә.
Бишенче шарт - 3-4 елга бер тапкыр бәрәңге орлыгын алыштырып тору. Безнең районда бәрәңгенең "Адретта", "Жуковский ранний", "Розара", "Невский", "Удача" дигән сортлары аеруча яхшы уңыш бирә.
Алтынчы шарт - бәрәңге утырта торган участокларда горчица, рапс кебек сидератлар үстерегез. Моның өчен аларны бәрәңге уңышын җыеп алгач чәчәргә һәм кышка туфрак астына кереп калырлык итеп казып чыгарга кирәк. Бәрәңге участогы зур булган очракта аны икегә бүләргә һәм бер өлешенә кышкы бодай, солы кебек культуралар чәчәргә, бер елдан соң урыннарын алыштырырга мөмкин.
Җиденче шарт - туфракны "Триходермин", "Ризоплан" кебек биопрепаратлар белән тукландыру. Болай эшләү икенче икмәкне бәрәңгедә бик еш очрый торган фитофтороз, альтернариоз, парша, коры һәм соры черек кебек авырулардан сакларга ярдәм итәчәк. Шулай ук безнең бакчаларда бәрәңгенең "фузариозное увядание" дигән авыру белән зарарлануы да күзәтелә. Бу авыру белән зарарланган очракта бәрәңге яфраклары башта саргая, аннан йомарлана һәм кибә. Югарыда телгә алынган биопрепаратларны куллану әлеге авырудан да саклаячак. Аларны каян алу турында "Россельхозцентр"ның безнең райондагы бүлекчәсеннән белешә аласыз. Телефоннары - 22772.
Сигезенче шарт (монысы бәрәңгеләре "проволочник" дип аталган корткыч белән зарарланганнарга) - утыртыр алдыннан орлыклык бәрәңгене "Круйзер" дип аталган химик препарат белән эшкәртү йә бәрәңге чокырына "Актара", "Табу" кебек химик препаратлар сибү. Сүз уңаеннан: бәрәңгене күпьеллык үлән үскән урынга утыртканда, участокта актамыр (пырея) дигән үлән үскән очракта "проволочник" бик яхшы үрчи икән. Монысын үз тәҗрибәбездә дә сынап карадык. Моннан ике ел элек бәрәңгене күпьеллык үлән үскән урынга утырткан идек. Икенче елны бәрәңгенең уңышы бик яхшы булды, әмма һәр бүлбе диярлек проволчник белән зарарланган иде.
Тугызынчы шарт - утыртыр алдыннан бәрәңгене колорадо коңгызына каршы "Престиж" белән эшкәртү. "Халыктан "әлеге препарат организм өчен бик зарарлы икән" дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бу дөрес түгел. Беренчедән, әлеге препаратның йогынтысы - күп дигәндә 50-60 көн, ә бәрәңгене бу вакыт эчендә генә казып алмыйбыз. Дөрес, ике айга кадәр яшь бәрәңгене ашаудан тыелып тору яхшырак булыр. Ә менә 60 көннән соң агуның зыяны калмый. Моны үзегез дә күзәтә аласыз. Чөнки нәкъ шул вакыттан соң бәрәңге сабакларында колорадо коңгызлары кабат күренә башлый, тик алар бу вакытта бәрәңге сабагына зыян китерә алмыйлар. Икенчедән, препараттагы тәэсирле матдәләр аска таба түгел, ә өскә, ягъни бәрәңге сабаклары һәм яфракларына таба күтәрелә. Әлеге сабакларны ашаган колорадо коңгызы мизгел эчендә үлә", дип сөйләделәр.
Бәрәңгедән яхшы уңыш алуның төп шартлары менә шуннан гыйбарәт, хөрмәтле бакчачылар. Тик мул уңыш алу өчен тагын бер мөһим шарт үтәлергә тиешлеген онытмыйк. Монысы - Тукай әйтмешли, "җилнең дә вакытында исеп, яңгырның да вакытында явуы". Ә бу шартның үтәлүе - Аллаһ кулында, безгә Ходайдан ялварып сорыйсы гына кала.
Түгәрәк өстәлдә катнашкан фермерлар арасыннан берәү белгечләргә:
- Бакчадагы эт эчәгесе белән ничек көрәшергә? - дигән сорау белән дә мөрәҗәгать итте.
- Моның өчен күпләр "Агритокс" дип аталган гербицидтан файдаланалар. Тик аны төгәл инструкция нигезендә файдалану мәҗбүри булуын исегездән чыгармагыз, - диде Люция Габдуллина. Гомумән, югарыда телгә алынган һәр препараттан файдаланганда, инструкцияне төгәл үтәргә кирәклеген исегездән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев