Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәрәңгесез калмабызмы?

"Бәрәңге бакчасына чыккан саен борчылып керәм: аның сабакларының күбесе корыган йә көрән төскә кергән. Бәрәңгене казып алганда да арада "гөмбәлеләре" очрый. Әлеге авырулар нәтиҗәсендә бәрәңгесез калмас өчен нишләргә?" А.ГОБӘЕВА. Әгерҗе шәһәре. Әлеге сорау белән "Россельхозцентр"ның Әгерҗе районындагы бүлекчәсе баш агрономы Резидә ФАРБАЕВАга мөрәҗәгать иттек. - Яңгырларның еш явуы нәтиҗәсендә бәрәңге...

"Бәрәңге бакчасына чыккан саен борчылып керәм: аның сабакларының күбесе корыган йә көрән төскә кергән. Бәрәңгене казып алганда да арада "гөмбәлеләре" очрый. Әлеге авырулар нәтиҗәсендә бәрәңгесез калмас өчен нишләргә?"
А.ГОБӘЕВА.
Әгерҗе шәһәре.
Әлеге сорау белән "Россельхозцентр"ның Әгерҗе районындагы бүлекчәсе баш агрономы Резидә ФАРБАЕВАга мөрәҗәгать иттек.
- Яңгырларның еш явуы нәтиҗәсендә бәрәңге фитофтора, ризоктониоз, фомоз кебек авыруларга бирешә башлады. Әгәр бәрәңге сабакларының саргаюын йә көрән төскә керүен, шиңүен, коруын, яфракларда төрле таплар барлыкка килүен күрәсез икән, димәк, бәрәңгедә әлеге авырулар барлыкка килгән. Бәрәңгене утыртканнан соң 90 көн вакыт узган икән, бу авыру сабакларны чабу ягын карарга кирәк, чөнки аның үсү вакыты 90-110 көн. Шулай эшләмәгәндә, бәрәңгенең дә авыру ихтималы зур. Гомумән, бәрәңгегә барлык авырулар да сабактан төшә. Ә сабагын чапканнан соң бәрәңгене казыганчы 1-2 атна вакыт узса яхшы. Шушы вакыт эчендә бәрәңге ныгырга өлгерә.
Авыру бәрәңге сабакларын яндырыгыз йә башка урынга чыгарып түгегез. Ә менә бәрәңгене базга керткәнче, бик яхшылап киптерегез, авыруларын сайлап алыгыз. Авыру бәрәңгене базга кертергә ярамый. Баздагы бәрәңге арасына көл сибү, арасына әрем салу аны төрле авырулардан, черүдән сакларга ярдәм итәр. Сүз уңаеннан: бәрәңгене керткәнче, баз бик яхшылап җилләтелгән булырга тиеш.
Бәрәңгене казып алгач, бу участокны яхшылап эшкәртү ягын карагыз. Әлеге урынга горчица чәчү бик файдалы. Ул чәчәк аткач, туфрак астында калырдай итеп казып чыгарга кирәк. Шулай эшләгәндә горчица туфрактагы барлык авыруларны юкка чыгара. Шулай ук триходермин дип аталган биологик препарат куллану да бик отышлы. Туфракны көзен йә язын әлеге препарат белән эшкәртү дә уңай нәтиҗә бирми калмас, - дип сөйләде баш агроном.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев