Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Брус“ егетләре булдыра

Юл төзүчеләр турында язма әзерләү өчен, гадәттә, алар эшли торган юл участогына бара идек. Ә бу юлы "Брус" ширкәтенең Шаршады күпере тирәсендә урнашкан базасына юл тоттык. ИРТӘ ТАҢНАН - ЭШТӘ Тик без базага килеп җиткәндә, юл төзүчеләрнең күбесе объектларга китеп беткән иде инде. - Бездә эш иртәнге алтынчы яртыда ук...

Юл төзүчеләр турында язма әзерләү өчен, гадәттә, алар эшли торган юл участогына бара идек. Ә бу юлы "Брус" ширкәтенең Шаршады күпере тирәсендә урнашкан базасына юл тоттык.

ИРТӘ ТАҢНАН - ЭШТӘ
Тик без базага килеп җиткәндә, юл төзүчеләрнең күбесе объектларга китеп беткән иде инде.
- Бездә эш иртәнге алтынчы яртыда ук башлана. Менә бүген дә бер төркем эшчеләребез Иске Эсләк-Черново участогына чыгып китте. Андагы юлны төзекләндердек, хәзер юл билгеләре куябыз. Бер төркеме Салагышка илтүче юлга торбалар салу белән мәшгуль. Берничә юл төзүче Әгерҗедә Казанская һәм Пионерская урамнарында юлга ком һәм вак таш салуда эшли, - дип сөйләп китте ширкәтнең Әгерҗе участогы начальнигы Минсәет Мәһәдиев.
Бүген алар карамагында - 298 чакрым юл челтәре. Аларны төзекләндерү, тәртиптә тоту - 55 юл төзүче җаваплылыгында. Җәйге чорга өстәмә эшчеләр дә алабыз, ди җитәкче. Сигез гектарлап мәйданны биләп торучы база территориясендә эшчеләр өчен тиешле хезмәт шартлары тудырылган.
- Менә монда ангар урнашкан. Анда машина-тракторларны саклау, ремонтлау өчен тиешле шартлар бар. Биредә - склад, - дип таныштырып йөри җитәкче. Территориядә эшчеләр өчен тулай торак, ашханә, хәтта мунча эшли.
- Юлчыларны өч тапкыр бушлай ашату каралган. Алар еракта эшләгәндә кайнар ризыкны илтәбез, - ди Минсәет әфәнде.
Территория буйлап йөргәндә тау-тау өелгән ком, вак таш, ком-чуерташлы катнашмаларга игътибар итми калмадык.
- Менә шулай төзелеш материалларын алдан ук әзерләп куябыз, - ди ул. - Гомумән, бездә һәр эш алдан ук планлаштырыла. Киләсе елда ниләр эшләнәчәген хәзердән үк күзаллап, проектлар эшләнә. Башкаларын атамасам да, бик күпләрнең үзәгенә үткән Салагыш юлын салуга алдагы елда тотынырбыз дип уйлыйм, - ди җитәкче.
Территориядә ике асфальт-бетон заводы (АБЗ) да эшли.
- Анда бөтен эш автоматлаштырылган. Оператор егетләр асфальт-бетон катнашманың составын компьютер аша күзәтеп, ныклы контрольдә тоталар, - ди Минсәет Минрахманович.
Кырынды егете Альфинат Нәфыйков биредә оператор булып бишенче ел эшли.
- Безнең кулга асфальт-бетон катнашманы ясау "рецептын" бирәләр. Без катнашманы шуларга карап ясыйбыз, - ди Альфинат һәм "эшем бик ошый" дип тә өстәп куя.
ЧАЛЛЫДАН УК КИЛЕП ЭШЛИЛӘР
- Бездә читтән килеп эшләүчеләр күп, - ди Минсәет әфәнде. - Әгерҗе, Можга, Исәнбай, Алабуга, хәтта Чаллыдан ук килеп эшлиләр. Әнә, машинист-автоукладчик Фаил Вәгыйзов Чаллыдан килә. АБЗ операторы Евгений Егоров - Алабуганыкы. Алар тулай торакта яшиләр.
Оешма барлыкка килгән көннән бирле, ягъни 20 еллап биредә хезмәт куючылар да күп. Шундыйлардан Кырындыдан грейдерчы Альберт Нәфыйков, Шаршадыдан АБЗ операторы Илдар Фәтхиев, Әгерҗедән бульдозерчылар Илдус Мөхәммәдьяров, Фәрит Касыймов, Тирсәдән шофер Рафил Сөләйманов, Көчектән шофер Мөнәвир Гатауллинны мактап телгә алды ул. Аның үзенең дә бу оешмада эшли башлавына 15 ел инде, шуның 14 елы - җитәкче вазифасында.
- Егетләр белән уртак ел табып эшлибез. Һәркайсы үз эшен белеп, төгәл итеп, җиренә җиткереп башкара. Кайчак ял вакытларында да чакырып алырга туры килә. Рәхмәт яусын, бервакытта да булмый дигәннәре юк, - ди Минсәет әфәнде.
Менә шулай ел әйләнәсе эштә "Брус" җәмгыятенең Әгерҗе участогы юл төзүчеләре. Кышкы чорда кайсылары өчен киеренкелек бераз кимесә, грейдерчыларга, киресенчә, эш арта гына. Карлы-буранлы көннәрдә, бигрәк тә авылларда, "Брус" тракторларының кар чистартырга килүен "биш күзләп" көтәбез бит. Хәер, алар без йокыдан торганчы ук юлларны чистартып киткән булалар инде, күп чакта күрми дә калабыз...
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев