Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бу егетләр - Салагышның тоткасы

Туып-үскән Уразаема кайттым. Кыш буе кайтылмаган иде. Күкләр биегәйгән, урамнар киңәйгән кебек. Шулай тоеламы гына дисәм, юк, авыл урамнарында түбәсе болытларга тиеп утырган йөзьяшәр тирәкләрне кискәннәр икән. Тиздән булачак Сабантуйга халыктан бүләкләр дә җыелган. Салагыш Сабан туена Ижау каласыннан "Сандугач" төркеме артистлары чакырылган инде. Боларны һәм башка күп кенә эшләрне...

Туып-үскән Уразаема кайттым. Кыш буе кайтылмаган иде. Күкләр биегәйгән, урамнар киңәйгән кебек. Шулай тоеламы гына дисәм, юк, авыл урамнарында түбәсе болытларга тиеп утырган йөзьяшәр тирәкләрне кискәннәр икән.

Тиздән булачак Сабантуйга халыктан бүләкләр дә җыелган. Салагыш Сабан туена Ижау каласыннан "Сандугач" төркеме артистлары чакырылган инде. Боларны һәм башка күп кенә эшләрне оештырган, көздә генә Салагыш авыл җирлеге башлыгы итеп сайланган энергияле, инициативалы Мансур Мөхәммәдиевка юлымда очраган авылдашларым рәхмәт укыды. "Аның Салагышта башкарганнарын күрсәң әле", дип берсен-берсе уздыра-уздыра сөйли башлагач, күреп кайтырга Салагышның үзенә юл тоттык.

Тау башыннан гаҗәеп манзара ачылды. Моңа кадәр тал-тирәкләр, әрсез чаганнар арасыннан качып агучы Әҗәү елгасы якты дөньяга чыккан: көмеш тасма булып күзләрне иркәли. Аның аша салынган күпер төзекләндерелгән, матур култыксалар куелган. Авыл башында куе булып үсеп утырган "урман-чытырман" юкка чыккан. Авылның уңган егетләре аларны төптән кисеп, чистартып, "ялап куйгандай" иткәннәр. Бу урынга бик матур итеп койма корганнар. Менә Салагышта Совет власте урнаштыруда катнашкан һәм авыл Советының беренче рәисе булып сайланган Вәҗи Сәхабетдинов һәйкәле. Аны да төзекләндергәннәр, буяганнар, тирә-ягын чистартып зәңгәр чыршылар утыртканнар. Якын-тирәдә яшәүче апалар, авылларының матурлануына сөенә-сөенә, аларга су сибеп йөри.

- Авылның йөзен үзгәрттеләр бу булдыклы бертуган Мөхәммәдиевлар. Мансуры оештыра, абыйсы Марат материалын бирә, финанс яктан да булыша, энесе Мәлик Алабугадан атна саен кайтып булыша, әтиләре Мәсгуть киңәш биреп тора, - дип тырыш, ярдәмчел ир-егетләргә соклануларын белдерделәр алар.

- Салагышка гына түгел, бу авыл җирлегенә караган Уразай, Ямурза, Чилчә, Мәдьяр авылларына да игътибары һәм ярдәме зур башлыгыбызның, - ди халык.

- Какмаган җиргә казык кактылар Мөхәммәдиевлар. Эшчәннәр, булдыклылар, заман белән бергә атлаучылар. Крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып күпме кешене эшле иттеләр. Абзарлар төзеделәр, күпләп сыер, башка терлек асрыйлар. 500 гектардан артык җирне эшкәртәләр. Чилчә авылында мәчет салдылар. Зират коймаларын яңартуны үз өсләренә алдылар. Җиңү бәйрәмендә үз акчаларына авыл җирлегендәге биш авылдагы сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарына, тыл ветераннарына бүләк тараттылар. Чечен һәм Әфган сугышы ветераннарын да онытмадылар. Ярдәм сорап килгән бер кешене борып җибәрмиләр. Салагышның алтын тоткасы алар, - ди авылдашлары Миндар Закиров.

Мөхәммәдиевларның өлкәне Марат авыл үзәгендәге шәхси кибетләре тирәсен дә гөл иткән. Мәчет тирәсе дә койма белән тотылган, түбәсе буялган, матур итеп тышланган, тәрәзә йөзлекләре буялган. Иң мөһиме: бу матур үзгәрешләрне күреп халыкның иртәгәге көнгә ышанычы арткан, күңеле күтәрелгән, бердәмлеге ныгыган. Шундый зур эшләрне башкаруына сокланып Чаллыда яшәүче Уразай кызы Алсу Хәбибуллина "Акчарлак" газетасы аша да Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиевка халык рәхмәтен белдергән иде. Әйе, яхшы ерактан да күренә шул.

- Авылдашларыма рәхмәт. Ялгызым гына берни эшли алмас идем. Мирзаһит Вахитов, Әсгать Фәхриев, Илфат Зарипов, Марсель һәм Рамил Минголовлар, Фаиз Тимуршин һәм аның бригадасында алтын куллы егетләребез бар безнең. Һәр өмәдә яшьләр дә, картлар да бик теләп катнашалар. Игелекле эшмәкәрләр - Сәхиповларның да даими ярдәмен тоеп эшлим. Авылның йөзен заманчалаштырабыз дигәч, "Кампромлес" директоры Андрей Веренич зәңгәр чыршыларны бушлай бирде. Шундый игелекле кешеләргә рәхмәт дими, ни дисең! - ди авыл җирлеге башлыгы.

Хәзер Салагышка кергәндә бик матур күрсәткеч тактасы игътибарны җәлеп итә: юлчыларны ягымлы елмаеп чәкчәк тоткан татар кызы сәламли. Ә анда Салагышның каләм остасы Тәнзилә апа Хәбибуллинаның шигъри юллары урын алган:

Күңелләргә шифа-дәрман бирә

Туган якның искән җиле дә.

Рәхим итегез, сәламлибез

Салагыш авылы җирендә.

Китүчеләрне "Хәерле юл!" теләге озатып кала. Ә ул тактада язылган изге сүзләр авылның тышкы яктан да, эчке яктан да үзгәрүен, яхшыруын күрсәтә. Бу юлда зур хезмәт башкаручы асыл затлар - Мөхәммәдиевларга "Афәрин!", "Булдырасыз, егетләр!" дибез.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев