Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бу Әгерҗе яшьләренә ни җитми?

Быелның май аенда өч егетнең Әгерҗе шәһәрендәге "Булат" сәүдә йортындагы "Евросеть" кибете сатучысына һөҗүм итеп, кассада җыелган акчаны таләп итеп янаулары турында күпләрегез ишеткән булгандыр. Япь-яшь кенә килеш шундый юлга баскан егетләргә суд нинди хөкем карары чыгарды? Бу көнне өч егет бергә эчеп, күңел ачып утырганда башларына ничек тиз генә...

Быелның май аенда өч егетнең Әгерҗе шәһәрендәге "Булат" сәүдә йортындагы "Евросеть" кибете сатучысына һөҗүм итеп, кассада җыелган акчаны таләп итеп янаулары турында күпләрегез ишеткән булгандыр. Япь-яшь кенә килеш шундый юлга баскан егетләргә суд нинди хөкем карары чыгарды?

Бу көнне өч егет бергә эчеп, күңел ачып утырганда башларына ничек тиз генә һәм җиңел юл белән акча табу уе килә. Бу планнарын тормышка ашыру турында хыялланып утырганда берсе кибет басарга дигән тәкъдим белән чыга. Калганнары да моны хуплыйлар. Кичен битләренә маска киеп, һөҗүм итү вакытына рольләрен бүлешеп, "Булат" сәүдә йортындагы "Евросеть" кибетенә килеп керәләр. Егетләрнең берсе сатучыга коралын тери һәм көне буе сатудан җыелган акчаны тиз генә чыгарып салуын таләп итә. Сатучы кыз карышып маташмасын диптер инде, аны идәнгә егып салалар да, кулларын артка каерып бәйлиләр. Егетләрнең икенчесе кибеткә чит кешеләр кермәсен дип ишекне тотып тора. Һөҗүм итүченең кулындагы пистолетын чын корал дип уйлап, гомерен саклап калу өчен сатучы акча саклана торган сейфның кайдалыгын әйтергә мәҗбүр була. Егетләр тиз генә сейфка ябырылалар һәм аннан 164 мең сумны кесәләренә салып куялар. Кассир өстәлендәге 654 сум акча да алар кулына күчә. Шунда сатучының акча янчыгы да күзләренә ташлана. Янчыктагы 1500 сумны да үз кесәләренә шудырып, тиз генә кибеттән чыгып качалар.

Әмма җайлы гына кергән акчаның рәхәте озакка сузылмый шул. Егетләрнең эзенә бик тиз төшәләр. Аларның берсе тимер юлда монтер булып эшли. Әмма бер ел да ун айга шартлы рәвештә хөкем ителгән булган. Югары белем алса да әлегә беркайда да эшләмәүче икенче авыл егетенә 25 яшь. Өченчесе дә эшсез егет. Эшләми генә акчалы булуның җайлы юлын тапсалар да, бу гамәлләре аларга һәм әти-әниләренә шактый кыйммәткә төшә. Әгерҗе районы суды аларның өчесен дә ирекләреннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Егетләрнең берсенә каты режимлы төзәтү колониясендә биш ел, икесенә гомуми реҗимдагы колониядә өч ел да сигезәр ай утырып чыгарга туры киләчәк.

Чәчәк кебек матур яшьлекләрен үзләре теләп тимер чыбык артына керткән бу егетләргә нәрсә җитмәгәндер? Эчүчелек, эшсезлек һәм җинаять юлына басуның ахыры беркайчан да юньлегә илтмәүнең тагын бер ачык мисалы бу.

Әгерҗе районы матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев