Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бу әгерҗелеләрнең туган көннәре дүрт елга бер генә

Февральнең 29 көннән дүрт елга бер генә тапкыр килүе һәркайсыгызга яхшы мәгълүмдер. Быел да февраль 29 көннән килә һәм 2016 кәбисә ел дип атала. Бу көнне дөньяга килгәннәр гомер бәйрәмнәрен ничек билгеләп үтә? Сүз - 29 февральдә туганнарга: Булат СӘЛИМУЛЛИН, Биектау авылы (4 яшь, әнисе Ленара сөйли): - Әле дә...

Февральнең 29 көннән дүрт елга бер генә тапкыр килүе һәркайсыгызга яхшы мәгълүмдер. Быел да февраль 29 көннән килә һәм 2016 кәбисә ел дип атала. Бу көнне дөньяга килгәннәр гомер бәйрәмнәрен ничек билгеләп үтә? Сүз - 29 февральдә туганнарга:

Булат СӘЛИМУЛЛИН, Биектау авылы (4 яшь, әнисе Ленара сөйли):

- Әле дә хәтеремдә: 28 февраль көнне йокларга ятканда "иртәгә бәбиләмәсәм ярар иде инде", дип теләгән идем. Тик без теләгәнчә булмады шул. 29 февральдә мине бала тудыру йортына алып киттеләр һәм улыбыз Булат шул көнне иртәнге сәгать 10да туды. Ирем Ринас белән киңәшләштек тә, улыбызның туган көне итеп нәкъ менә шул көнне яздырырга булдык. Анысы да Ходай көне бит. Югыйсә, 1 март дип яздырырга да була иде. Улыбызның 1-3 яшен 1 мартта уздырган идек. Ә быел февраль 29 көннән килгәч, үзенең туган көнендә үткәрәбез инде. Бәйрәмгә бакчага йөрүче яшьтәшләрен чакырырбыз дип уйлап торабыз.

Зөлфия Сәлимова, Тоба авылы:

- Мин 1952 елның 29 февралендә туганмын. Паспортыма да шулай дип язылган. Туган көнем белән мине 27 февральдә котларга керешәләр, 1 мартка кадәр дәвам итә. Ничек кенә булмасын, туган көнемне билгеләп үтми калганым юк. Гадәттә, авылдагы ахирәтләрем Гөлнара Төхвәтуллина, Ләйлә Фәрхетдинова, Әлфирә Вәлитова, Илмира Чукованы чәй табыны артына дәшәм. Балаларыбыз да кайта. Озын сүзнең кыскасы, мин үземнең 29 февральдә туганымны тоймыйм да.

Любовь ЯМАЛИЕВА, Исәнбай авылы:

- Кыяс районында биш балалы гаиләдә өченче кыз булып дөньяга килгәнмен. Әти-әниләрем туган көнемне башка көнгә, әтйик 1 мартка күчерүләрен бик үтенеп сорасалар да, ЗАГС хезмәткәрләре ризалашмаганнар. Мин моңа һич кенә дә үпкәләмим. Дөрес, туган көнемне дүрт елга бер тапкыр гына билгеләп үтәргә туры килә. Шулай булса да 20, 40, 60, 80 кебек түгәрәк даталар нәкъ менә 29ына туры килә бит. Шуларын чын туган көнемдә билгеләп үтә алгач, ни кирәк тагын? Быел ничә яшь туласы сер булып калсын әле. 40тан уздым инде, 60ка ерак әле...

Розалия АБДУЛЛИНА, Наҗар авылы:

- Мин халык телендә Шөшле дип атап йөртелүче, хәзергечә итеп әйтсәк, Яңа Акхуҗа авылында 29 февральдә туганмын. Кендек әбием Тося ап

а: "Кайсы көнне туган, шул көнне яздырырга кирәк", - дип, әти-әнигә икеләнер урын калдырмаган. Әтием Шәрәфиәхмәтнең туган көне 28 февральдә иде. Шуңа күрә аны туган көне белән котларга килүчеләр "ике куянның койрыгын берьюлы тотып", мине дә тәбриклиләр иде. Хәзер инде әтием мәрхүм. Шулай да туган көнем белән котламый калганнары юк. Узган ел 55 яшемне гөрләтеп уздырдык. Быел "чын" туган көнемдә балалар, дуслар киләчәк. Тагын бер серне ачыйм әле: чын туган көн дүрт елга бер тапкыр гына булгач, ул елны бүләкне дә мулдан бирәләр. Хәер, "кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт" дигәндәй, иң мөһиме, бүләк түгел, игътибар бит.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев