Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бу егетләр сынатмас

    Таң сызылып килә... Авыл инде уянган... Әнә, Зөлфия һәм Гөлүзә ханымнар да, сыерларын савып, көтүгә куалар. Күршеләр белән авыл, дөнья хәлләрен сөйләшеп алырга да вакытлары юк аларның. Комбайнчы улларын кырга эшкә озатасылары бар. Бу көннәрдә аеруча кызу эш өсте шул авылда. Басу-кырларда тулы көчкә урып-җыю эше бара. Исәнбай егетләре -...

    Таң сызылып килә... Авыл инде уянган... Әнә, Зөлфия һәм Гөлүзә ханымнар да, сыерларын савып, көтүгә куалар. Күршеләр белән авыл, дөнья хәлләрен сөйләшеп алырга да вакытлары юк аларның. Комбайнчы улларын кырга эшкә озатасылары бар. Бу көннәрдә аеруча кызу эш өсте шул авылда. Басу-кырларда тулы көчкә урып-җыю эше бара.
    Исәнбай егетләре - яшь комбайнчылар Илнур ШӘРИПОВ белән Рузил ГОБӘЙДУЛЛИН да малкайлар көтүгә китүгә әниләре тутырган азык-төлек сумкасын алып эшкә кузгалалар. Ял онытылды егетләргә. Урак өстендә кая инде ул туйганчы йоклау... Салкын су белән битләрен чылаталар да, өстәлдәге бер чынаяк чәйне тиз генә чөмереп чыгып йөгерәләр. Вакыт көтми шул. Эссе, матур көннәрдә уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Әле сәгать 6 гына тулып килсә дә, кырда инде комбайннар гөрелтесе ишетелә башлады. Башаклары тулган алтын бөртекләр шыбыр-шыбыр бункерга коела. Көнозын басуда эшләгән игенчеләр, әнә шулай, өйләренә төнге 11ләрдә генә кайтып керәләр. Ә егетләрнең Мәдәният йортына күңел ачарга да чыгасылары килә...
    Әмма яшьләр "алҗыдык" дип теш арасыннан да чыгармыйлар. Чөнки алар бу эштә инде сыналганнар. Икесе дә өченче ел рәттән туган як кырларыннан гәрәбәдәй алтын бөртекләрне җыюда катнашалар.
    Урып-җыю чорында соңгы елларда алдынгы урыннар яулаучы тәҗрибәле комбайнчылар Эрнест Ганиев, Вячеслав Пастухов кул астында заманча "Нью Холланд"ны иярләргә өйрәнгән сыйныфташлар Илнур белән Рузил быел икесе бергә эшләп карарга булганнар. "Тирсә-транс"та комбайннарны урып-җыюга әзерләгәннәр. "Мондый мөһим чорда комбайныбыз сынатырга тиеш түгел", - диләр егетләр. Илнур - төп комбайнчы, Рузил ярдәмче булса да, бу - синең эш, монысы - минеке дигән бүленеш юк алар арасында. "Өч атна элек агрофирманың "Кадыбаш" бүлекчәсенә көзге арыш суктырырга чыктык. Аннан Иске Эсләк, Үтәгән кырларында арыш суктырдык. Көнне-төнгә ялгап эшләү нәтиҗәсен бирә: уракка төшкәннең беренче көннәрендә үк район буенча беренчелеккә күтәрелдек. Шушы югарылыктан төшәргә ярамый безгә", - диләр егетләр.
    Бу көннәрдә алар I филиал басуларында эшлиләр. Әнә, Кам.Ключ авылы янындагы кырлардан гәрәбәдәй алтын бөртекләрне суктыралар комбайнчылар. Сигез чит ил "корабы" бер-бер артлы тезелгәннәр. "Кояшлы көннәрдә бөртеклеләрне тизрәк югалтуларсыз җыеп алу - һәрберебезнең бурычы. Шуңа күрә комбайнчыларга бөтен шартларны тудырырга тырышабыз. Ягулык-майлау материалларына да кытлык юк, ашлык ташучы машиналар да тыз-быз йөреп кенә торалар. Басуда өч тапкыр кайнар аш белән сыйлыйбыз игенчеләрне. Узган ел көздән I филиалның 3660 гектар мәйданына арыш чәчелгән иде. Күз тимәсен, уңышы да мулдан. Һәр гектардан уртача 27 центнер арыш чыга. Кайбер басулардан хәтта 34 центнер да уңыш җыеп алдык. Егетләрнең берсе дә сыната торганнардан түгел. Барысы да булсын дип тырышып эшлиләр", - ди филиал агрономы Владимир Беляев комбайнчыларны мактап.
    Егетләр белән бергә басуны әйләнәбез. "Нью Холланд"ның кабинасында көннең эсселеге дә сизелми, арттан күтәрелеп килгән тузан да үтеп керми. Бөтен нәрсә компьютерлаштырылган. Илнур Шәрипов белән Рузил Гобәйдуллин иярләгән комбайн 400гә якын гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарган. Егетләрнең ничә сәгать басуда эшләгәннәре дә күренеп тора. Кинәт кенә ниндидер сигнал ишетелде. Монысы бункерның ашлык белән тулганын аңлата икән. Санаулы минутлар эчендә бункердагы 6 тоннадан артык ашлык КамАЗ машинасына төялде. Рузил тиз генә тәрәзә-көзгеләрне сөртеп алды, Илнур комбайнның торышын тикшерде. Һәм егетләр бик тиз генә үз урыннарына "чумдылар". Күзләрен тәрәзәдән алмыйлар да. Арттан килүче комбайнны да, яннан баручысын да күзәтеп кенә торалар. Тизлекне дә арттырырга ярамаганлыгын аңлыйлар. Берьюлы 7 метр мәйданнан ашлык сугучы комбайнны иярләгәндә аеруча уяу булырга кирәклеген яхшы аңлыйлар алар.
    "Безнең өчен әти-әниләребез өйдә "ут йотып" торалар. Кайтып керү белән күпме ашлык суктыруыбыз белән кызыксыналар", - диләр сыйныфташлар. Егетләрнең икесенең дә әтиләре - туган як кырларыннан күп еллар ашлык ташыган тәҗрибәле шоферлар. Улларының үсеп, өлкән яшьтәге комбайнчыларга алмашка килүләренә сөенеп туялмыйлар. "Әти-әниләребезнең, безгә шундый заманча комбайнны ышанып тапшырган җитәкчеләрнең йөзенә кызыллык китермәбез", - дип ышандырып әйтәләр Рузил белән Илнур беравыздан.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: