Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бу тариф һава торышына бәйле

"Әгерҗе хәбәрләре"нең 25 январенда дөнья күргән "Тарифлар артмады" исемле язмада "тарифлар 1 июльгә кадәр артмаска тиеш" дигән сүзләрне укыгач, бик сөенгән идек. Тик февраль аена фатирга түләү өчен квитанция килгәч, әлеге сөенечебез эреп юкка чыкты. Җылылык өчен түләү 762 сумга арткан. Безне иң гаҗәпләндергәне җылылык өчен тарифның артуы булды. Югыйсә,...

"Әгерҗе хәбәрләре"нең 25 январенда дөнья күргән "Тарифлар артмады" исемле язмада "тарифлар 1 июльгә кадәр артмаска тиеш" дигән сүзләрне укыгач, бик сөенгән идек. Тик февраль аена фатирга түләү өчен квитанция килгәч, әлеге сөенечебез эреп юкка чыкты. Җылылык өчен түләү 762 сумга арткан. Безне иң гаҗәпләндергәне җылылык өчен тарифның артуы булды. Югыйсә, "тариф артмый" дип телевизордан да көне-төне сөйләп торалар".
Г.Булатова.
Әгерҗе шәһәре.

Әлеге хатта язылганнарга ачыклык кертүен үтенеп, "Идарә" җәмгыяте директоры Фәрит Закировка мөрәҗәгать иттек.
"Җылылыкның күпме тотылуы һәр күпкатлы йорт өчен аерым, гигакалорияләрдә (Гкал) исәпләнә. Җылырак вакытларда бу сан кечерәк, ә салкыннарда зуррак була. 1 Гкал өчен 992 сум 29 тиен исәбеннән түләнә. Бер квадрат метр мәйданны җылыту өчен киткән җылылык ничек исәпләнә соң (квитанцияләрдә - әлеге дә баягы тариф)? Моның өчен йортның гомуми җылыту мәйданын һәм бу йортта күпме җылылык сарыф ителгәнлеген күрсәтүче гомуми йорт приборы күрсәткечләрен белү кирәк. Тулырак күзаллау барлыкка китерү өчен, исәпләү ничек башкарылуын М.Горький урамының 1нче йорты мисалында карыйк. Әлеге йортның гомуми җылыту мәйданы 4354 квадрат метр. Ноябрь аенда гомуми йорт приборының күрсәткече 94,014 Гкал тәшкил итте. Шушы санны 992 сум 29 тиенгә тапкырлыйбыз, 93289 сум 15 тиен килеп чыга. Димәк, бу йортта ноябрь аенда шуның кадәр суммага җылылык сарыф ителгән. Бер квадрат метр мәйданны җылыту өчен киткән җылылыкны (тариф) исәпләү өчен, шушы санны 4354кә бүләбез, 21 сум 43 тиен килеп чыга. Бу йортта 37 квадрат метрлы мәйданда яшәүче кешегә ноябрь аенда җылылык өчен 792 сум 91 (21,43х3=792,91) тиен түләргә туры килгәндер. Декабрь аенда җылылык күбрәк сарыф ителде, шуңа күрә бу сан зуррак булды. Ә менә март аеннан кимрәк булачак, җәй көне исә бу йортта яшәүчеләргә җылылык өчен бөтенләй түләргә туры килмәячәк. Тик бу бары тик йортларында җылылык үлчәү приборлары булганнарга гына кагыла.
Менә шулай, түләү квитанцияләрендә "бер берәмлек хезмәт өчен тариф (тариф за едииницу услуги)" дип аталса да, җылылык өчен тариф, һава шартларына карап, үзгәрә. Шуңа күрә, халыкның башын бутамас өчен, бу сүз киләчәктә икенче сүз белән алыштырылыр, мөгаен. Монысы белән хәзерге вакытта бердәм хисаплау үзәге шөгыльләнә. Югыйсә, халык "җылылык өчен тариф, электр энергиясе өчен тариф кебек үк, даими булырга тиеш", дип фикер йөртә, күрәсең, һәм шуннан буталчыклар килеп чыга", - диде Фәрит Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев