Бу – тормыш таләбе
"Ни кызганыч, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр Кырынды мәктәбен дә читләтеп узмады. Быел биредә башлангыч мәктәпне генә калдырып, өлкәнрәк укучыларны башка мәктәпләргә йөртүне җайга салырга туры килде. Бөтен Рәсәй күләмендә оптимальләштерү бара икән, аның җилләре безгә генә кагылмый калмый шул", - дигән сүзләр белән башлады Кырындыда узган гражданнар җыелышын район башлыгы Фәрит...
"Ни кызганыч, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр Кырынды мәктәбен дә читләтеп узмады. Быел биредә башлангыч мәктәпне генә калдырып, өлкәнрәк укучыларны башка мәктәпләргә йөртүне җайга салырга туры килде. Бөтен Рәсәй күләмендә оптимальләштерү бара икән, аның җилләре безгә генә кагылмый калмый шул", - дигән сүзләр белән башлады Кырындыда узган гражданнар җыелышын район башлыгы Фәрит Габбасов.
Аннан сүз авыл җирлеге башлыгы Альберт Гайнетдиновка бирелде. Аның чыгышыннан авыл җирлегендәге тормыш төрле яклап күз алдына килде. Бүгенге көндә бу җирлектә 833 кеше гомер кичерә, шуның 250се - пенсионер, халыкның уртача яше - 56. Кырынды - дин буенча алга киткән авылларның берсе. Бу җирлектә өч мәчет эшли, 6 зират бар. "Зиратта өмәләр уздырганда, халык үз теләге белән чыга, рәхмәт яусын", - диде Альберт Әнвәрович. Мәчеттә инде берничә ел дәвамында балаларга дин сабаклары укытыла. Быел Төрдәледә һәм Кырындыда гомер кичерүче кардәшләребез 60 корбан чалдырганнар. Шушы көннәрдә генә Зөфир Зарипов һәм Рифат Сәлимгәрәев хаҗ гамәлен үтәп кайтканнар.
Бу авыл тәрбиягә чит бала алган гаиләләр күп булуы белән дә аерылып тора. Бүген мондый гаиләләрдә 18 бала тәрбияләнә. "Чит балаларны үзләренекедәй кабул иткән ата-аналарга чын күңелдән рәхмәт", - диде авыл җирлеге башлыгы.
ТР Хөкүмәте авыл җирлекләрендәге тормыш шартларын шәһәрдәгегә якынайтуны бурыч итеп куя. Бу яктан Кырындыда яшәр өчен шартлар зарланырлык түгел. "Беренче булып асфальт сезнең авылга керде, һәр йортта газ, су бар", - диде Фәрит Гарифович та. Быел "Брус" җәмгыяте ярдәме белән 1,5 километр асфальт юлны ремонтлаганнар. Шушы ук оешма ярдәме белән киләчәктә асфальтсыз юлларны да төзекләндерү турында килешкәннәр. Күп авыллардагы кебек үк, биредә дә су проблемасын чишәсе бар. "23 километрдан артык су линиясен ремонтлауны "Чиста су" республика программасына керттек", - диде Альберт Гайнетдинов.
"Авыллардагы тормыш шартларын тагын да яхшырту максатыннан Хөкүмәт яңа программалар кабул итте. Болар - суның сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән "Чиста су", белем бирүне яңа баскычка күтәрүгә тәгаенләнгән "Киләчәк" һәм авыл җирлекләрендә яңа клублар төзүгә юнәлтелгән программалар. Шулар арасыннан "Киләчәк" программасына аерым тукталасым килә. Бүгенге тормыш һәр баланың төрле яклап камилләшкән булуын таләп итә. Шуңа күрә безнең максат - уку-укытуны заман таләпләре нигезендә оештыру. Кырындыда да уку-укыту шартлары начар түгел иде. Ләкин Кичкетаңда күпкә яхшырак дип уйлыйм. Без бит Кырынды мәктәбен ябып, балаларны язмыш кочагына ташламадык. Кичкетаң мәктәбенә йөртер өчен махсус автобуслар кайтартылды, укучыларның юлдагы иминлеген кайтыртучы җаваплы кешеләр билгеләнде. Без һәрвакыт аларның укулары белән кызыксынып торабыз. Ышаныгыз: башкача юл юк иде. Әгәр балаларыбызны булдыклы итеп күрергә телибез икән, сезгә дә бу үзгәреш белән килешергә туры киләчәк. Мин ышанам: менә шушы балалар арасыннан киләчәктә безгә рәхмәт әйтүчеләр дә булыр әле", - диде Фәрит Габбасов.
Җыелыш азагында 10 ел авыл җирлеген җитәкләгән Альберт Гайнетдинов, сәламәтлеге какшау сәбәпле, эштән азат итүләрен үтенде. Фәрит Гарифович җыелышка килгән халыктан бу урынга кемне тәкъдим итүләре белән кызыксынды. Халык беравыздан шушы авыл егете Илназ Закировны тәкъдим итте. Җыелышта катнашкан авыл җирлеге депутатлары да бу тәкъдимне хуплап, Илназ Илгизәр улын яклап тавыш бирделәр.
Башка авылларда кебек үк, Кырынды Мәдәният йортында да район үзешчәннәренең иң матур чыгышлары тәкъдим ителде бу көнне. Ни кызганыч, җыелыштан соң залда бармак белән генә санарлык кеше калды. Күпләрнең шундый бай эчтәлекле концертны ташлап кайтып китүләре салкын Мәдәният йортын дәртле чыгышлары белән җылытытырга омтылган үзешчәннәргә карата җанөшеткеч битарафлык кебек кабул ителде.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев