Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бу укытучылар һәрчак иҗади эзләнүдә

Дулкынлану, эчтән генә материалны кабатлау, китап актару.... Бу имтихан тапшыручы укучылар дип уйлый күрмәгез. Сүзебез - "Мәгариф" проекты кысаларында Җәмәгать тыңлауларында үз педагогик эшчәнлекләрен тәкъдим иткән районыбызның җиде педагогы турында. Бу укытучыларның җидесе дә бай педагогик стажга, югары квалификацион категориягә ия, төрле бәйгеләрдә катнашалар, фәнни-эзләнү эшләре язалар. Аларның укучылары олимпиада-бәйгеләрдә...

Дулкынлану, эчтән генә материалны кабатлау, китап актару.... Бу имтихан тапшыручы укучылар дип уйлый күрмәгез. Сүзебез - "Мәгариф" проекты кысаларында Җәмәгать тыңлауларында үз педагогик эшчәнлекләрен тәкъдим иткән районыбызның җиде педагогы турында.

Бу укытучыларның җидесе дә бай педагогик стажга, югары квалификацион категориягә ия, төрле бәйгеләрдә катнашалар, фәнни-эзләнү эшләре язалар. Аларның укучылары олимпиада-бәйгеләрдә җиңәләр, имтиханнарны югары балларга тапшыралар. Бу мөгаллимнәр һәрчак иҗади эзләнүдә. Тик педагогик эшчәнлектә һәркайсының үз юлы, үз йөзе бар.

1нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана САВИНОВА - яшь педагогларның остазы. Аның "Рус теле һәм сөйләм әдәбе" дип аталган авторлык программасы бар. Шигырьләр яза.

- Минем төп максатым - укучыларымда үзем укыткан фәнгә мәхәббәт тәрбияләү. Ә эш девызым - янып яшәргә һәм эшләргә, - ди Светлана Петровна.

3нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера ИШМӨХӘММӘТОВА да күп кенә программалар, электрон пособие язган.

- Укытучының хезмәте аның укучыларында күренә. Әгәр алар уңышлары белән мөгаллимәләрен уздыралар икән, димәк, тырышлыгыбыз бушка китмәгән. Шулай ук дәвамчанлык булырга һәм укытучы белем, тәҗрибәсен үзеннән соң ышанычлы кулларга тапшырып калдырырга тиеш, - дип исәпли ул.

Ә Бима мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укутычысы Эмма ИЛЬИНАНЫҢ укучылары туган телдә шигырь, инша, хикәяләр язалар. Ул җитәкләгән туган якны өйрәнү музеенда һәрчак эзләнү эшләре алып барыла. Аның эш тәҗрибәсен Марий Иле, Татарстанда яшәүче мари мөгаллимнәре дә куллана.

Шушы ук мәктәптән биология укытучысы Елена САМУТКИНА - проектның иң яшь катнашучысы. Дәресләрдән тыш вакытларда ул укучылары белән экскурсияләргә йөри, фәнни хезмәтләр яза, мәктәп яны участогында тәҗрибәләр үткәрә. Һәрчак үз белемен күтәрү өстендә эшли.

Ә Девәтернә мәктәбенең география укытучысы Илдус ШӘЙХЕТДИНОВ - грантка дәгъва кылучы кылучыларның иң тәҗрибәлесе һәм алар арасында бердәнбер ир-ат мөгаллим. Аның хезмәт стажы 40 елдан артык инде. Олыгая барса да, ул ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаша. Укучылары белән туристик юнәлештә эш алып бара. Аны Тугызбуй төбәгенең чын патриоты дип атарга да була.

Сарсак-Омга лицееның биология һәм химия укытучысы Галина ВАСИЛЬЕВА, укытучылар БДИ тапшырганда, укучыларына үрнәк күрсәтеп, 100 балл җыйган. Ул да туган якны өйрәнү эше алып бара, фәнни-эзләнү эшләре уздыра, мәктәп урманчылыгы белән җитәкчелек итә.

Шушы ук лицейның удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Елена ГАВРИЛОВАНЫҢ да активлыгы күпләргә үрнәк. Аның эш девизы - "Удмурт балалары туган телләрен яратып өйрәнергә тиеш". Дәрестән тыш вакытларда ул балаларга шахмат уйнау серләрен дә өйрәтә, төрле темаларга докладлар яза. Удмурт форумнарында, съездларда катнашып, эш тәҗрибәсен Удмуртиядәге, Татарстандагы коллегалары белән уртаклаша.

- Районыбыз педагогларының грант алуга тәгаенләнгән бәйгедә катнашуы традициягә әйләнде. Грантка лаек булган педагогларыбыз белән без чын мәгънәсендә горурланабыз. Сезнең арадан барыгызга да җиңү елмаймас, шулай да бәйгедә катнашу һөнәри осталыгыгызның тагын да үсүенә этәргеч ясамый калмас. Сезгә уңышлар телим, - дип йомгаклады район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев