Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бу җырлар Әгерҗе тамашачысын сугыш чорына алып кайтты ФОТОРЕПОРТАЖ

    Кичә район Мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 70 еллыган багышланган иҗади конкурсның гала-концерты булды. Зоналарда ике айга якын дәвам иткән бәйгедәге театрләштерелгән тамашаларда 200дән артык үзешчән сәхнә остасы катнашты. Җюри туксанлап номерны карап, бәя бирде. Иң яхшы чыгышлар кичә Әгерҗе тамашачысына тәкъдим ителде. Тамашачы үзешчәннәр чыгышы аша сугыш башланган көннәрне, сугыш...

    Кичә район Мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 70 еллыган багышланган иҗади конкурсның гала-концерты булды. Зоналарда ике айга якын дәвам иткән бәйгедәге театрләштерелгән тамашаларда 200дән артык үзешчән сәхнә остасы катнашты. Җюри туксанлап номерны карап, бәя бирде. Иң яхшы чыгышлар кичә Әгерҗе тамашачысына тәкъдим ителде.
    Тамашачы үзешчәннәр чыгышы аша сугыш башланган көннәрне, сугыш елларындагы авыл тормышын, солдатларның пулялар, снаряд шартлаулары тынып торган арада ялга туктаган чакларын, туган илгә мәхәббәтенең нинди батырлыкларга этәрүен, ниһаять, Җиңү килгән көннең аңлатып бирә алмастай шатлыгын күз алдына китерде. Ничә еллар узса да сугыш чоры җырларының бүген дә күңелгә шулхәтле якын, кадерле булуын тамашачы үз йөрәге аша үткәргәндер, мөгаен.
    Гала-концертта чыгыш ясаучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова котлады, лауреатларга дипломнар, сертификатлар бүләк итте.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: