Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бу йортларга ешрак килегез

    Чистай картлар һәм инвалидлар йортының ишегалдына кергәндә үк таякка таянган, бөкрәйгән, моңсу йөзле татар карчыгы "кызым, син безнең авылныкы түгелме?" дип сорады. Сагынуга юк дәва - Әбекәй авылын бик сагына, безгә килгән һәр кешене шул сорау белән каршы ала ул, мескенкәем, - диде вахтада торучы ханым. Исегезгә төшереп үтәбез, моннан...

    Чистай картлар һәм инвалидлар йортының ишегалдына кергәндә үк таякка таянган, бөкрәйгән, моңсу йөзле татар карчыгы "кызым, син безнең авылныкы түгелме?" дип сорады.

    Сагынуга юк дәва
    - Әбекәй авылын бик сагына, безгә килгән һәр кешене шул сорау белән каршы ала ул, мескенкәем, - диде вахтада торучы ханым.
    Исегезгә төшереп үтәбез, моннан өч ел элек Балтачтагы картлар йортын япкач, утызга якын райондашыбызны Татарстанның төрле шәһәрләрендәге картлар һәм инвалидлар йортларына озаттылар. Алар белән саубуллашу бик авыр булды.
    - Туган якларга кире кайтулар булмас инде. Каберләребез дә чит җирләрдә калыр, - дип күз яшьләре белән хушлашкан иде ул чакта ук Әгерҗедән Равис ага ТАҖИЕВ.
    Аны Чистайдагы "Юлдаш" Картлар һәм инвалидлар йортына урнаштырдылар. Сагынуы көчле булгандыр инде, ул, безнең редакциягә "Әгерҗе хәбәрләре"н җибәреп торыгыз әле" дип хат юллап, хәтта конверт эченә акча да салган иде. Чит җирләрдә сагынуга дәва табалмый яшәүче өлкән райондашыбызның үтенечен ничек канәгатьләндермисең инде?! Равис ага гәҗитебезне алган саен рәхмәт укып хат язып торды. "Әгерҗене сагынуымны аңлатырга сүзләр табалмыйм. Бер кайтып күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем. "Әгерҗе хәбәрләре"н елый-елый укыйм. Кайтсам, Әгерҗене таный да алмам, мөгаен. Бик күп яңа төзелешләр турында укыйм гәҗитегездә", дип язган иде соңгы хатында.

    Үкенечле соңару
    Өлкәннәр декадасы барган көннәрдә без Равис ага һәм тагын өч райондашыбыз яшәүче Чистай Картлар йортына барып, якташларның хәлен белеп кайтырга булдык. Җитәкчеләре рөхсәт итсә, Әгерҗене өзелеп сагынучы Равис аганы туган якка алып кайтып, аның яшьлек эзләре буйлап, шәһәребезне күрсәтеп, кире илтеп куярга да ният бар иде. Әмма, ни кызганыч, без килергә бер атна кала 77 яшьлек Равис аганы Чистай зиратына җирләгәннәр.
    - И-и, ничек сөенгән булыр иде Әгерҗедән килүләренә... Гәҗитегезне алгач та кош тоткандай йөри, барыбызга да күрсәтеп, мактанып ала иде, - диде Картлар йорты хезмәткәре Гөлфия ханым.

    Бер кайтасы иде туган якка
    Картлар йорты белән таныша-таныша райондашларыбыз яшәгән бүлмәләр буенча йөрибез. Менә монда Әгерҗедән 64 яшьлек Равил ӘШРӘФҖАНОВ яши. Бер йортта яшәгән идек без аның белән. Равилнең заманында химчисткада, аннан поликлиникада эшләгән чакларын, үзәк хастаханәдә эшләгән әнисе Җамал апаны да хәтерлим. Бирешкән якташыбыз, таякка калган, аякларын көч-хәл белән өстери. Әгерҗедән икәнлегебезне әйткәч, башта аптырап китте, сүзсез калды, аннан күз яшен тыя алмады.
    - Сагынам, бик сагынам Әгерҗене һәм Мөнәвәрә апамны. Әгерҗенең урамнары, Димитров урамындагы йортыбыз төшләремә керә. Барысына да үзем гаепле. Хәзер үкенүдән файда юк. Эчмәгән булсам, гаиләм дә таркалмас, хатын белән кызым да миннән баш тартмаган булырлар иде. Хәзер мин беркемгә дә кирәкми, туганнарым арасында да тормышым белән кызыксынучы юк. Үлем көтеп ятам инде... - дип күз яше аша сөйләде ул.
    Җылы киемнәр, күчтәнәчләр белән бергә Әгерҗе турындагы китапны бүләк иткәч, ашыга-ашыга битләрен актара башлады, танышларын, Әгерҗе урамнарының сурәтләрен күреп сөенде.
    - Нинди хыялың бар? - дип сорадык аннан.
    - Монда тамак тук, яшәү өчен шартлар яхшы. Иң зур теләгем: киләсе җәйгә исән булсам, туганнарым бер-ике көнгә булса да Әгерҗегә алып кайтсыннар иде,- диде Равил ага һәм туган якта үзен белгәннәргә, күршеләренә, туганнарына сәлам тапшыруыбызны сорады.
    Икенче якташыбыз - тумышы белән Барҗыдан булган, Кичкетаңда яшәгән 72 яшьлек Әсгать абый ГАЛИЕВны Картлар йорты хезмәткәрләре бер дә башкалар белән аралашмый, гел үз эченә бикләнеп яши дип алдан ук кисәтеп куйдылар. Безнең белән дә ачылып китмәде ул. Кичкетаң җирлеге Советыннан җибәргән күчтәнәчләрне тапшыргач:
    - И-и, кара әле, мине онытмаганнар икән. Миңа монда бик яхшы. Әле ярый, минем ише ялгыз картлар өчен шундый йортлар бар. Кичкетаңда мине кем көтеп тора инде? Шулай да авылны, яшьтәшләрне күрәсе килә. Барлык кичкетаңлыларга сәлам, - дип сүзен кыска тотты ул.
    Балтач Картлар йортыннан монда китерелгән 75 яшьлек Фәгыймә апа ЯГУДИНА тумышы белән Минзәлә районы Калмия авылыннан икән. Анда беркеме дә калмагач, Мордывыйда яшәүче туган апасы гаиләсе дә, баласы да булмаган сеңлесен үз янына алып кайткан. Әмма апасының да сәламәтлеге какшагач, аны Картлар йортына урнаштыру җаен караган.
    - Үлем көтеп яшәүче ялгыз карчыкка хәзер кайда да бер. Башы да вакыты-вакыты белән эшләмәүче карчык туганнарга кирәкме инде?! Хөкүмәткә минем ише ялгызларны урамда калдырмаган өчен рәхмәт, - диюдән башканы әйтмәде.

    Булдырдыгыз, әгерҗелеләр!
    Якташларыбыз белән бергә Картлар йортында яшәүчеләрнең барысын да концертка да җыйдык без.
    Баязит Ахунов моңлы татар җырларын сузганда, курайда уйнаганда, баянчы Марат Муллахмәтов татар көйләрен сузганда Равил Әшрәфҗановның тагын күңеле тулды.
    - Аякларым тыңламагач, монда бик еш була торган концертларга йөрми идем. Якташлар 380 чакрым юл узып безнең хәлне белергә килгәч, соңгы көчемне җыеп төштем залга, бигрәк шәп булдыралар икән безнекеләр, - дип тел шартлатып куйды ул. Ирле-хатынлы Виктор Власов белән Ләйсән Тимуршина парлап җырлаганнан соң залда "Браво-о-о!" дигән хуплаулар яңгырап торды. Элина Мостафинаның биюләрен дә өлкәннәр алкышларга күмделәр.
    - Өлкәннәр декадасы барган көннәрдә бездә концертлар еш булды. Әмма сезнекеләргә җитми. Ерак Әгерҗе җирендә профессионалларга тиң шундый сәхнә осталары булуына үзебез дә таң калып утырдык, - дип соклануын белдерде безнең артистларга рәхмәт белдергәндә ....
    Залда җыелган әбиләргә хезмәттәшебез Вәзирә Чураева җибәргән баш яулыкларын хәер итеп өләшкәч, ул көнне төшке ашка Барҗы-Умгадан Рамилә Хикмәтуллина биреп җибәргән корбан итеннән аш әзерләнүен дә әйткәч, ничек сөенгәннәрен белсәгез иде өлкәннәрнең?! Берничә әби килеп, аркалардан сөеп "безнең районнан да хәлебезне белергә килсеннәр иде шулай", диделәр күз яшьләрен сөртеп.
    Әйе, Картлар йортында алар өчен нинди генә уңай шартлар булса да, гомер иткән туган як сагындыра. Әнә, Равил ага да аякларын көч-хәл белән өстерәп безне озатырга чыкты. Саубуллашу сүзен әйтә алмады, тамагына төер утырды да йөзен борып, кулын гына болгап калды ул...
    ххх
    Озын юл буе Картлар йортында алган авыр тәэсирләр белән кайттык. Бу сәфәрдән соң бер атна узса да, күз яшьләрен яшерә алмаган райондашлар күз алдыннан китми. И, Ходаем, беребезгә дә картлыгын мондый хөкүмәт йортларында уздырырга язмасын. Ә Картлар йортында туганнарыгыз, авылдашларыгыз булса, зинһар, вакыт табып, хәлләрен белешеп кайтыгыз...
    Рәмзия Зарипова.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: