Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бу - зур тармаклы нәсел шәҗәрәсенең бик аз өлеше генә

Кешеләр һәм язмышлар

Мин инде күп еллар Мәскәүдә яшим, әмма туган Әгерҗем белән һәрчак бәйләнештә. Ә бу арада безнең өчен бик тә кадерле кеше – әбиебез Рәмзилә ШАКИРОВАны (без аны әнкәй дип йөртәбез) бик еш искә алам...

Әгерҗедә яшәгәндә һәр якшәмбе саен аларга кунакка бара идек. Мунча кереп чыкканнан соң барыбыз бергә җыелышып КВН карыйбыз. 

Бу көнне әнкәй алма яки чиядән компот та кайната. Бик эчәсе килгәнлектән, аның суынганын көтмичә авызны пешерә-пешерә эчкәнем – истә. Аннан барыбыз да табын артына әнкәй пешергән бәлешне ашарга җыелабыз. Хуш исле зур тәмле бәлеш бөтен кешегә дә җитә. Чистарынып, сыйланып, өйгә кайтып китәбез. Ә бер атнадан соң безне янә шушы кунакчыл йорт көтә. 

Әнкәй мәктәптә татар теле дәресләре укытты. Аның туган телебездә матур итеп сөйләшүен әле хәзер дә тыңларга яратам. Аннан ул музейда эшләде. Районның туган якны өйрәнү музеенда минем бер генә тапкыр булганым бар. Әмма шул да әнкәйнең нинди мөһим эш башкаруын аңларга ярдәм итте. Ә менә туган телне саклау һәм туган як тарихын өйрәнүнең аның тормышында нинди зур урын алып торганлыгын мин яши-яши аңладым.

Әнкәйләрдәге йорт хайваннарын да хәтерлим. Аларны тәрбияләү, бакчада эшләү аның күп вакытын алса да, ул шулардан башка яши алмый. Әле дә исемдә: ул бервакыт мине дә кәҗә саварга өйрәтеп карады. Дөресен әйтим, аны сауганда куллар шулай тиз арыйдыр дип уйламаган идем.

Әнкәй белән Менделеев шәһәренә туганнарга кунакка барганымны, анда Кама елгасында су коенуыбызны, велосипедка утырып урман сикәлтәләре буйлап йөргәнебезне дә хәтерлим. Ул чакта әнкәйнең ерак һәм якын туганнарыбызны ничек яхшы белүенә сокландым. Кайларда гына сибелеп яшәмиләр алар: Россия, Канада, Дания, Казахстанда... Һәм бу – безнең зур тармаклы нәсел шәҗәрәсенең бик аз өлеше генә. 

Әнкәйләрнең үзләренә килгәндә, бабам Фазыл белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары бар. Әнкәй – шуларның барысын бергә бәйләп торучы асыл җеп ул. Нәкъ 20 ел элек кебек үк әле хәзер дә алар йортына килеп  керсәң, анда якты елмаюлы, нурлы йөзле әнкәй каршы ала. Әнкәй диюгә, күңелгә кайнар компот, яңа гына пешкән бәлеш,  йон оекбашлар,  Коръән китабы, яңа савылган кәҗә сөте, Кама елгасы, музей һәм аның белән бәйле башка әйберләр килә. Алар барысы бергә аның кабатланмас образын тудыра да инде. Әле озак еллар шулай ерактагы якын кешебез булып, сау-сәламәт яшә, әнкәй-әбиебез. 
Алим ШАКИРОВ.
Әгерҗе–Мәскәү.        
Рәмзилә Шакирова – сәхнә остасы да. / Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев