Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Буалар ремонтланачак

Узган атнада "Татмелиорация" җәмгыятенең генераль директоры Әнвәр ЗАЛАКОВ безнең районда булды. Ул район башлыгы Валерий Макаров, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин белән Исәнбай, Девәтернә, Иске Эсләк буаларын карады. 90нчы елларда Исәнбайда нарат урманы янында 60 гектар мәйданда буа бар иде. Аның ул чактагы матурлыгын, байлыгын, суының чисталыгын тасвирларга сүзләр...

Узган атнада "Татмелиорация" җәмгыятенең генераль директоры Әнвәр ЗАЛАКОВ безнең районда булды.
Ул район башлыгы Валерий Макаров, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин белән Исәнбай, Девәтернә, Иске Эсләк буаларын карады.

90нчы елларда Исәнбайда нарат урманы янында 60 гектар мәйданда буа бар иде. Аның ул чактагы матурлыгын, байлыгын, суының чисталыгын тасвирларга сүзләр дә табып булмый. Язын акккошлар, кыр үрдәкләре, кыр казлары килеп тагын да ямь өстиләр иде. Сабакташлар белән очрашулар да буа янында узды, Сабан туе, төрле мәҗлесләргә кайткан кунакларны да ял итәргә бирегә алып киләләр иде. Җиләккә баргач су коенмыйча, биредәге матурлыкка хозурланмыйча кайтып китми идек. Ни кызганыч, 1998 елда буа агып китте. Һәм шуннан бирле исәнбайлыларга бу матурлыкны сагынып сөйләргә генә калды. Әлеге буа урынын вак агачлар да басып бетерде.
Әнвәр Залаковка да әлеге проблема яхшы таныш иде. Бу килүендә ул Исәнбай буасын капиталь төзекләндерүне 2015 елгы планга кертәчәкләрен белдерде. Димәк, киләсе елга биредә өр-яңадан төзелеш эшләре башланачак.
Бүгенге көндә Девәтернә буасы да - авария хәлендә.
- Девәтернә буасы - районда иң зурысыдыр, мөгаен. Аның шундый аяныч хәлдә булуы безне бик борчый иде. Язгы ташу вакытында агып китмәсә ярар иде дип гел куркып тордык, - ди авыл башлыгы Фәнис Йосыпов.
Әнвәр Мәхмүт улы әлеге буаны кичекмәстән ремонтларга кирәк дигән бурыч куйды. Якын көннәрдә төзүчеләр Девәтернә буасын ремонтлауга керешәчәкләр.
Иске Эсләктә балык үрчетү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр барлыгы райондашларга яхшы таныш. "Татмелиорация" җитәкчесе бу егетләрнең эшләре белән танышып чыкты һәм "Био" продуктның икенче ярусын төзү буенча ярдәм итәчәген белдерде.
Әнвәр Залаковның Әгерҗе районына эшлекле сәфәре нәтиҗәле булды. Якын киләчәктә районда буаларны төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылачак.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев