Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Буби укулары

Иж-Бубыйда узган мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган укучыларның төбәкара укуларында әгерҗелеләрдән тыш, Минзәлә, Менделеев районнарыннан укучылар һәм Ижау педагогия көллияте студентлары катнаштылар. Беренче тапкыр узган укуларда укучылар төркемнәргә бүленеп Бубый мәдрәсәсе эзләре, мәгърифәтче хатын-кызлар, Бубиларның педагогик эшчәнлеге, татар мәгърифәтчелеген үстерүдә иганәчеләрнең әһәмияте, туган як тарихын өйрәнүдә музейларның роле дигән темаларга реферат...

Иж-Бубыйда узган мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган укучыларның төбәкара укуларында әгерҗелеләрдән тыш, Минзәлә, Менделеев районнарыннан укучылар һәм Ижау педагогия көллияте студентлары катнаштылар.
Беренче тапкыр узган укуларда укучылар төркемнәргә бүленеп Бубый мәдрәсәсе эзләре, мәгърифәтче хатын-кызлар, Бубиларның педагогик эшчәнлеге, татар мәгърифәтчелеген үстерүдә иганәчеләрнең әһәмияте, туган як тарихын өйрәнүдә музейларның роле дигән темаларга реферат эшләрен якладылар. Аларга бәяне дәрәҗәле жюри - тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова, филология фәннәре кандидатлары Гөлфия Гайнуллина, Гомәр Даутов, Казандагы 51нче мәктәп укытучысы Гүзәл Гыймранова, "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасының генераль директоры Искәндәр Җиһангәрәев һәм башкалар бирделәр. Алар укучыларның эшләренең тулы, төгәл булуын билгеләделәр, бай, кызыклы материал туплаганлыкларын әйттеләр. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Иж-Бубый мәктәбе укучылары, район үзешчәннәре катнашындагы концерт та күңелләргә хуш килде. Алдагы елларда Буби укуларын республика күлдәмендә уздырырга кирәклегенә басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев