Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Буби укуларына Америка университеты профессоры да килгән иде

Бүген Иж-Бубыйда III төбәкара Буби укулары узды. Анда Әгерҗе, Сарман районнарыннан, Чаллы һәм Бөгелмәдән 50гә якын укучы һәм укытучы катнашты. Кунакларны район башлыгы Валерий Макаров сәламләде. Укуларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Дамир Исхаков, чит ил кунагы - Американың Висконсинский университеты профессоры Юлай Шамиль-оглы катнашты. Ул татарча бик тә...

Бүген Иж-Бубыйда III төбәкара Буби укулары узды. Анда Әгерҗе, Сарман районнарыннан, Чаллы һәм Бөгелмәдән 50гә якын укучы һәм укытучы катнашты. Кунакларны район башлыгы Валерий Макаров сәламләде. Укуларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Дамир Исхаков, чит ил кунагы - Американың Висконсинский университеты профессоры Юлай Шамиль-оглы катнашты. Ул татарча бик тә матур итеп сөйләшүе белән сокландырды.

Укучылар һәм мөгаллимнәр түбәндәге төркемнәргә бүленеп эшләделәр: "Милләтебез хәзинәсе", "Дөнья буйлап мәгърифәт нуры чәчкән Бубый мәдрәсәсе мөгаллим-шәкертләре", "Күңелемнән ташып чыккан хисләр мәдрәсәгә барып тоташа", "Татар мәдрәсә-мәктәпләрендә дөньяви фәннәрне укыту: укучыларда киң караш формалаштыру һәм үстерү".

Һәр секциядә җиңүчеләр билгеләнеп, аларга ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тарафыннан имзаланган грамоталар тапшырылды. Бер төркем укучыларга һәм мөгаллимнәргә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының һәм "Бубыйлар мирасы" иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фотоларны "Фоторепортаж" рубрикасыннан карагыз:http://www.agryz-rt.ru/ru/photorubrika/item/10670-iii-t%D3%A9b%D3%99kara-bubi-ukularyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев