Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бубилар тарихы дәвам итә

III төбәкара Буби укуларында катнашкан Америка кунагы - Висконсинский университеты профессоры Юлай Шамиль-оглының саф татар телендә : "Иж-Бубый мәдрәсәсе миңа үсмер чактан ук таныш. Анда уку-укыту Европа гимназияләре белән бер дәрәҗәдә булган" дигән сүзләре Буби укуларының бөтен асылын ачып бирде. Әлеге укуларның максаты - укучыларны даны бөтен дөньяга таралган Бубый...

III төбәкара Буби укуларында катнашкан Америка кунагы - Висконсинский университеты профессоры Юлай Шамиль-оглының саф татар телендә : "Иж-Бубый мәдрәсәсе миңа үсмер чактан ук таныш. Анда уку-укыту Европа гимназияләре белән бер дәрәҗәдә булган" дигән сүзләре Буби укуларының бөтен асылын ачып бирде.

Әлеге укуларның максаты - укучыларны даны бөтен дөньяга таралган Бубый мәдрәсәсе, аның мөгаллимнәре - бертуган Бубилар тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, шуның аша милли традицияләргә, туган телгә, рухи кыйммәтләргә мәхәббәт уяту. Чираттагы Бубилар укуында шушы максатны тормышка ашыру юнәлешендә зур адым ясалды.

Бубилар һәм Тукай - бербөтен

Клуб фойесында кунакларны Тукай әкиятләре геройлары каршы алды. Әнә, Су анасы, Шүрәле, "Таз" шигырендәге ишан һәм шәкертләр... Түрдә - Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр.

- Буби укуларының яраткан язучыбыз Тукайның 130 еллыгын билгеләп үткән айда уздырылуы очраклы түгел. Тукай да, Бубилар да - бер үк чорда яшәгән мәгърифәтчеләр. Тукайны зурлап, без Бубиларны олылыйбыз һәм киресенчә, - диде үз чыгышында Иж-Бубыйда туып-үскән якташыбыз, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина.

Сәхнәгә бертуган Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлиса роленә кергән мөгаллимә һәм укучылар чыгуы, шушы авылдан әниле-уллы Рәзилә һәм Рамил Хәмидуллиннар иҗат иткән "Туган авылым - Иж-Бубый" дигән җырның яңгыравы, мәктәп укучыларының "Без Бубилар яшәгән авылда тууыбыз, алар исемен йөртүче мәктәптә белем алуыбыз белән горурланабыз" дигән сүзләре Бубый тарихы дәвам итүенең матур бер чагылышы булды.

- Республикабызның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәкъдиме белән быелдан башлап без Буби укуларын төбәкара дәрәҗәдә уздырабыз. Бүгенге укуларда Чаллы, Бөгелмәдән, Сарман һәм районыбыз мәктәпләреннән икенче турга узган 40тан артык укучы һәм укытучы катнаша. Ә комиссия карамагына 100дән артык фәнни-эзләнү эше килгән иде. Тарихыбызга битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт. Без сезне алдагы елларда да көтеп калабыз, - дип сәламләде укуларда катнашучыларны район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Осталыклары үсә

Буби укуларында катнашучылар үз эшләрен дүрт секциядә тәкъдим иттеләр: "Күңелемнән ташып чыккан хисләр мәдрәсәгә барып тоташа", "Татар мәдрәсә-мәктәпләрендә дөньяви фәннәрне укыту, укучыларда киң караш формалаштыру һәм үстерү" һәм "Дөнья буйлап мәгърифәт нуры чәчкән Бубый мәдрәсәсе мөгаллим-шәкертләре","Милләтебез хәзинәсе". Миңа соңгы секциядә катнашу насыйп булды. Яшермим: укучыларның эзләнү осталыгына сокланып утырдым. Салагыш мәктәбе укучысы Илназ Баһаветдиновның күренекле драматург авылдашлары Юныс Әминев, Кичкетаңнан Алсу Нуриманованың мөгаллим Гатиннар династиясе, Исәнбай мәктәбе укучысы Рамис Газизовның шушы авылда туып үскән, Бубый мәдрәсәсендә укыган Хафизитдин Корбангалин, 1нче гимназия укучысы Диләрә Вәлиуллинаның 1968-77 елларда 34нче мәктәп директоры, мәгариф бүлеге начальнигы булып эшләгән профессор Габделхан Габдуллин, Иж-Бубый мәктәбе укучысы Резидә Зәйнуллинаның Бубый мәдрәсәсе шәкерте Габдулла Сибгатуллин турында әзерләгән эшләре үткәнне һәм бүгенгене бәйләүче саллы хезмәт булып килеп чыккан.

- Укучыларның осталыгы үсә. Дөрес, бу яклап укытучыларның да өлеше зурдыр. Ничек кенә булмасын, быелгы фәнни-эзләнү эшләре, исеме җисеменә туры килеп, эзләнүләргә бай. Аларда укучыларның үз фикерләре дә чагылыш тапкан, - дип, югары бәя бирде укучыларның эшенә жюри әгъзасы Гөлфия Гайнуллина да. Ә менә Биектау тарихын барлауга зур өлеш кертүче авылдашыбыз, ветеран мөгаллимә Эльза Сибгатова:

- Әгерҗе районының һәр авылында диярлек Бубый мәдрәсәсендә белем алган күренекле шәкертләр яшәгән. Киләчәктә эзләнү эшләрегездә аларның исемнәрен дә ишетәсе иде, - дигән теләген җиткерде.

Галим буласыгыз килсә...

Призлы урын алган укучылар һәм мөгаллимнәргә (аларның исемнәрен шушы ссылка буенча белә аласыз: http://www.agryz-rt.ru/tt/component/k2/item/10714-bubi-ukularyinda-prizlyi-uryin-aluchyilar.html,) Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды. Бер төркем милләттәшләребез Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Дамир Исхаков кулыннан Рәхмәт хатлары алды.

- Киләчәктә галим буласыгыз килсә, фәнни эш белән шөгыльләнүегезне дәвам итегез, - дип мөрәҗәгать итте Казан кунагы укучыларга .

Тагын килербез

Район башлыгы Валерий Макаров әлеге чараны уздыруга, тарихи объектларны төзекләндерүгә лаеклы өлеш кертүче шушы авыл егете, Казан эшмәкәре Искәндәр Җиһангәрәевка, Бубилар исемен йөртүче мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре алып баручы "МирСтрой" ширкәте директоры Али Ибраһимовка Грамота һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһаповка олы рәхмәтен җиткерде. Сүз уңаеннан: киләчәктә әлеге мәктәпнең тышкы ягы тарихи архитектура стилен саклаган хәлдә бик үзенчәлекле итеп төзекләндереләчәк.

Ә Вәсилә Сафиуллина Буби укуларын уздыруга елның-елында лаеклы өлеш кертүче якташыбыз Гөлфия Гайнуллинаны, Иж-Бубый мәктәбе директоры Эльмира Мәннапованы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

- Иж-Бубыйдан бик матур тәэсирләр белән китәм. Үзебезгә кайткач, биредә күргәннәр турында укучыларыма, хезмәттәшәремә дә түкми-чәчми сөйләячәкмен. Без бирегә кабат килербез әле, - диде Бөгелмәдән килгән мөгаллимә Рамилә Таилпова. Төбәкара укуларда катнашкан һәркем тарихи учактан шушы фикер белән киткәндер.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев