Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бубый шәкертләрен өйрәнү дәвам итәчәк

Иж-Бубыйда икенче тапкыр мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган укуларда 12 районнан, Ижаудан - барлыгы 50гә якын укучы, аларның мөгаллимнәре катнаштылар. Иж-Бубый җирлегендә кунаклар авылның истәлекле урыннарын - бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлиса Бубыйлар яшәгән йортны, 120 еллык тарихы булган мәчетне, мәктәп музеен кызыксынып карадылар. - Салагышта туып-үссәм дә, инде күп еллар Чаллыда...

Иж-Бубыйда икенче тапкыр мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган укуларда 12 районнан, Ижаудан - барлыгы 50гә якын укучы, аларның мөгаллимнәре катнаштылар.
Иж-Бубый җирлегендә кунаклар авылның истәлекле урыннарын - бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлиса Бубыйлар яшәгән йортны, 120 еллык тарихы булган мәчетне, мәктәп музеен кызыксынып карадылар.
- Салагышта туып-үссәм дә, инде күп еллар Чаллыда яшәгәч, туган якларда сирәк булам. Иж-Бубыйның истәлекле урыннары белән танышканда бертуган Бубыйлар яшәгән йортны төзекләндерергә алынуларына чын күңелдән сөендем, - диде Чаллыдан килгән якташыбыз Ләйсән Хафизова.
Укучыларның чыгышларын тыңлаганда Бубыйларның бай мирасын җентекләп өйрәнгәннәре, бик күп әдәбият, фәнни хезмәтләр белән танышканнары күренде. Алар бертуган Бубыйларның гына эшчәнлекләрен яктыртып калмаганнар, биредә белем алган Давыт Гобәйди, Юныс Вәлиди турында да эшләр тыңланды. Әмма жюри әгъзалары укучыларга ел саен берүк мәгърифәтчеләр турында түгел, яңа, тапталмаган исемнәр турында эзләнү эшләре алып барырга тәкъдим иттеләр. Моңа Исәнбай мәктәбеннән Зәринә Хуҗина эше җавап иде. Ул Исәнбайда туган, 1919 елда Габдулла Бубый торгызган Иж-Бубый мәктәбендә укыган Гаяз Ризванов турында сөйләде. Бубый мәктәбендә алган көрәш рухы, халыкка аң-белем тарату теләге Гаязны журналистикага алып килә. Белемле, тәвәккәл егетнең соңгы эш урыны "Кызыл Татарстан" газетасында була. Ул төрле мәсьәләләргә каршы бик күп мәкаләләр яза. Гаяз 1934 Татарстан Язучылар союзына кабул ителә. Союзны оештыру комиссиясенең рәисе дә үзе була. Хәтта аның язучылар Кави Нәҗми, Алексей Толстой, М.Горькмий, Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан белән 1939 елда төшкән фотосурәте дә сакланган.
- Гаяз Ризванов исеме моңа кадәр матбугат чараларында бөтенләй күзгә чалынмады. Аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.
Кадыбаштан Алия Рамазанова Бубыйлар укуында икенче тапкыр катнаша. Быел ул 1865 елда Касайда үз акчасына мәдрәсә салдырган Сәгыйрь Хаҗи турында сөйләде.
- Кызганычка каршы, Касайда ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен төзелгән мәдрәсә биналары сакланмаган, ә менә Сәгыйрь Хаҗиның өе әле хәзер дә бар. Анда кибет һәм медпункт урнашкан, - диде Алия.
- Мин әле үземнең эзләнү эшемне мәктәбебез укучыларына да тәкъдим итәчәкмен. Эшне башкарганда бик күп кызыклы фактларга, документларга тап булдым. Алар турында башкалар да белергә тиеш дип уйлыйм, - ди Алия.
Тирсә мәктәбеннән Айзилә Сөләйманова шигырьләре аша халыкны азатлык өчен көрәшкә чакырган, халыкның авыр тормышын сурәтләгән, уку-укыту эшләре буенча күп хезмәт куйган Заһирә Байчурина турында бай материал туплаган.
- Үзебезнең авылда туган Заһира Байчурина турында без күбрәк белергә тиеш, - ди Айзилә.
Башка районнардан килүчеләрнең күпчелеге "Исемле мәктәбем - минем горурлыгым" номинациясендә чыгыш ясадылар. "Игелек кылучы затлар - мәктәп тоткалары" секциясендә олы йөрәкле иганәчеләр турындагы чыгышлар тыңланды.
Ә менә икенче елгы "Бубый укулары"на нигез итеп Иж-Бубый мәктәбе укучысы Сара Трейдина чыгышы алыначак. Ул мәдрәсәдә укыган шәкертләрнең Россия шәһәрләрендә генә түгел, Австралия, Япония һәм башка бик күп чит илләрдә яшәгәнлекләре турында сөйләде.
- Биредә укыган шәкертләрнең кайларда яшәгәнлекләре турында тулы исемлек юк. Әмма төрле почмакларга сибелгән Бубый шәкертләренең мәдрәсә тәмамлаганнан соң алып барган эшчәнлекләре турында өйрәнү - безнең бурыч, - диде Вәсилә Сафиуллина һәм өченче укуларда төп тема шушы булачагын ассызыклады.
Соңыннан Мәдәният йортында Иж-Бубый мәктәбе укучылары "Мәктәбем - горурлыгым" дип исемләнгән бик матур әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр. Биредә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Шунысы сөенечле, җиңүчеләрнең күбесе Әгерҗе районы укучылары иде. Аларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Белешмә:
Иж-Бубый мәдрәсәсе 1781 елда оеша.
1907 елдан мәдрәсәдә аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, арифметика, геометрия, медицина, психология, педагогика һәм башка фәннәр алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла.
Шәкертләр фәлсәфә, логика, әхлак, коръән, хәдис, ислам тарихын да өйрәнәләр.
Татарлардан тыш, казакъ, кыргыз, башкорт һәм башка төрки халык вәкилләре укый.
1908-1911 елларда мәдрәсәдә 500әр шәкерт белем ала.
Мәдрәсәнең чәчәк ату чорында аның белән Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар җитәкчелек итә. Кызлар мәдрәсәсе Мөхлиса Бубый карамагында була.
1908 елдан мәдрәсә тәмамлаучыларга мөгаллимлек шәһадәтнамәләре тапшырыла.
1911 елда - мәдрәсә, 1912 елда кызлар мәдрәсәсе яптырыла.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев