Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Будапештта – татар егете кабере

"Венгриядә хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә мәңгелеккә Будапешт туфрагында ятып калган олы абыем Расимның каберен барып зиарат кылу теләге олыгая барган саен җаныма тынгылык бирмәде", - ди Мордывыйда яшәүче Рафаэль ага Насыйбуллин. Ниҗневартовск якларында зур тормыш, хезмәт мәктәбе узып, туган авылы Мордывыйга кайтып төпләнгәч озак еллар урманчы, аннан Тирсә сәүдә предприятиесен...


"Венгриядә хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә мәңгелеккә Будапешт туфрагында ятып калган олы абыем Расимның каберен барып зиарат кылу теләге олыгая барган саен җаныма тынгылык бирмәде", - ди Мордывыйда яшәүче Рафаэль ага Насыйбуллин.

Ниҗневартовск якларында зур тормыш, хезмәт мәктәбе узып, туган авылы Мордывыйга кайтып төпләнгәч озак еллар урманчы, аннан Тирсә сәүдә предприятиесен җитәкләгән Рафаэль ага үзе дә сигезенче дистәсенә аяк атлаган инде. Шулай да улы Раушан белән бергә ерак чит илгә туганының каберен эзләп барырга батырчылык иткән ул. Күптән түгел ерак сәфәрдән кайткач, без дә аның белән очрашып, сөйләшеп утырдык.
"Вафатына 60 ел тулгач, абыемның Будапешттагы каберенә тәүге тапкыр барып дога кылдым, туган як туфрагын салдым. 24 яшендә гомере чит җирләрдә өзелеп, җәсәден дә күрә алмаган газиз улының туфрагын Мордывый зиратына җирләнгән әниебез каберенә алып кайттым. Шушы бурычымны үтәгәч, күңелем тынычланып калды", - ди әңгәмәдәшем.
Рафаэль ага гаилә архивындагы саргайган фотолар арасыннан абыйсының солдаттан җибәргән менә бу сурәтен алып, "1953 елда Венгриядә сугышлар да булмаган. Ә шулай да менә шундый типсә тимер өзәрдәй чагында гомере өзелгән бит. 4 елга якын хезмәт итеп, кайтыр чаклары җиткән иде инде аның. Дөресен генә әйткәндә, үлеменең сәбәбен дә белмәдек. Солдатларның җәсәден чит илдән алып кайту да юк иде ул елларда", - дип сөйләгәндә Рафаэль аганың күңелләре тулды.
Әтиләре Ясәви ага 1942 елда сугыш кырында һәлак булганнан соң алты бала белән тол калган әниләре Рабига апаның гомерлек йөрәк ярасы булгандыр 24 яшендә чит җирләрдә ятып калган Расимы. Сугыш елларында әнисенең төп ярдәмчесе, бәләкәйрәк туганнарын аякка бастыруда төп таянычы нәкъ ул булган бит. "Расим абый бик тырыш, үткен, үҗәт иде. Шундый сыйфатлары булгангадыр инде, тугызынчы сыйныфны тәмамлауга ук колхоз рәисе Гата абый аны бригадир итеп куйды. Солдатка киткәнче шул эшне бик тырышып башкарды ул", - дип искә ала Рафаэль ага. Армиядә дә яхшы хезмәт иткән өчен ике тапкыр ялга җибәрәләр Расимны. 1952нең көзендә генә туган авылында ялда булып киткән радист егетнең 1953нең январь башында үлем хәбәре килүе Насыйбуллиннар гаиләсе өчен аяз көнне яшен суккан кебек була. "Әни гомере буе "улымның каберенең кайдалыгын да белмибез бит", дип сыкрады. Менә ничә еллардан соң улының кабер туфрагын алып кайтып әнинең каберенә салгач, рухы шатлангандыр дип сөенеп туялмыйм", - ди Рафаэль ага.
Насыйбуллиннар чит илләрдә совет солдатларының каберләрен ничек кадерләп карап торуларына таң калып кайтканнар. "Ул зиратка сугыш елларында һәм сугыштан соң Будапешттагы хәрби частьләрда һәлак булган бик күп хәрбиләр җирләнгән. Татар егетләренең дә каберләре байтак. Тагын бер сөенечле хәбәр җиткерәсем килә . Шушы зиратта Биектау авылы егете Мөдәрис Закир улы Гобәевның да каберенә тап булдык. Ул - 1956 елда Венгриядә булган бәрелешләрдә һәлак булган танкист якташыбыз. Аның кабере янында да дога кылып, чәчәкләр салдык. Ә зираттагы тәртип, чисталыкны сурәтләргә сүзләр табалмыйм. Венгрия Хөкүмәте бу зиратны реконструкцияләргә шактый зур акчалар биргән. Без барганда кабер ташларын алып, үзгәртеп кору эшләре белән мәшгульләр иде. Тиздән һәр кабер өстендә бөтен язулары белән яңа ташлар булачак, аларның һәрберсе төннәрен дә яктыртылып торачак дип аңлаттылар. Абыебыз каберенең чит җирләрдә дә шулай кадер-хөрмәттә булуына бик сөенеп кайттык", - дип анда фотога төшергән сурәтләрне күрсәтеп сөйләде әңгәмәдәшем.
...Насыйбуллиннарның алты баладан бүген өчесе генә исән-сау. Рафаэль ага белән Раушанның Расим абыйлары каберендә булып кайтуына Әгерҗедәге Саимә апасы да, Красноярскидагы Илгиз абыйсы да бик сөенгәннәр һәм аның шушы изге гамәле өчен рәхмәт әйтеп туялмыйлар.
Дөрестән дә, меңләгән чакрымнар узып, туганының чит җирдәге каберен эзләп тапкан әтиле-уллы Насыйбуллиннарның бу гамәле бик күпләргә үрнәк. Югыйсә, якыннарының туган авылларындагы каберенә елга бер тапкыр да барып карамаган, аны ташландык хәлгә китергән кайбер вөҗдансыз, таш бәгырьле кешеләр дә еш очрый бит әле арабызда. "Үлгәннәрнең каберен бел", дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар...
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев