Бүген Әгерҗедә көзге ярминкә узды
Сатуда ашлык та, ит тә, яшелчәләр дә бар иде
Көн салкын булуга карамастан шәһәрдә иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкә гөрли башлады. Гадәттәгечә, абзарында терлеге, кош-корты булган шәһәр халкы ашлык сатып алды. Бодайны бер килосын – 10, арпаны 9 сум белән тәкъдим иттеләр.
Ит сатучылар да күп иде. Иткә сорау да зур булды. Сыер итенең уртача бәясе – 450, дуңгызныкы 350 сум иде.
Бу юлы ярминкәдә Иж-Бубый, Тирсә, Көчек, Азево авыл җирлекләре Советлары катнаштылар.
– Шәһәр халкы сөт һәм сөт ризыкларын иртүк сатып алып бетерде. 1,5 литр сөт – 100, ак майның килосы – 700, эремчекнеке 200 сум иде, – диде Көчек авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина.
Авыл җирлекләре Советлары үзләре үстергән яшелчәләрне дә тәкъдим иттеләр. Сатып алучыларны самавырда кайнаган чәй һәм коймак белән сыйладылар.
Ярминкәдә бәрәңгенең 10 литрлы чиләген 250-350 сумга сатып алырга мөмкин иде. Кәбестәне килосын 20 сумнан тәкъдим иттеләр.
– Көз көне ярминкә еш уздырылды. Чыккан саен ит, яшелчә, сөт һәм сөт ризыклары сатып алабыз. Балны да запас белән әзерләп куйдык. Рәхмәт оештыручыларга, сатучыларга! – диде Әгерҗедән Нәкыя апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев