Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Булачак пенсияң бурычларга да бәйле

Райондагы 300гә якын эшмәкәрнең Пенсия фондына бурычы 12 миллион сумга җитте. Пенсия фондының Әгерҗе районы буенча идарәсе суд приставлары белән берлектә 3 ноябрьгә кадәр эшмәкәрләрнең бурычларын эзләп алу буенча айлык игълан итте. Бу көннәрдә базарлар, сәүдә нокталары буенча рейдлар оештырылачак. Бурычлары аеруча күп булган эшмәкәрләрне Россиядән читкә чыгару да тыелачак....

Райондагы 300гә якын эшмәкәрнең Пенсия фондына бурычы 12 миллион сумга җитте. Пенсия фондының Әгерҗе районы буенча идарәсе суд приставлары белән берлектә 3 ноябрьгә кадәр эшмәкәрләрнең бурычларын эзләп алу буенча айлык игълан итте.

Бу көннәрдә базарлар, сәүдә нокталары буенча рейдлар оештырылачак. Бурычлары аеруча күп булган эшмәкәрләрне Россиядән читкә чыгару да тыелачак.

Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: эшмәкәрләр 31 декабрьгә кадәр мәҗбүри пенсия страхованиесе фондына - 18610 сум 80 тиен, ә мәҗбүри медицина страхованиесенә 3650 сум 58 тиен түләргә тиеш. Эшмәкәрнең кереме 300 мең сумнан артып китә икән, страховой взнослар 1 апрельгә кадәр түләнә. Әгәр эшмәкәр салым органнарына отчет бирми икән, Пенсия фондының керем турында мәгълүматы булмый. Нәтиҗәдә, страховой взнос сигез хезмәткә түләүнең минималь күләмендә (МРОТ) түләнелә. Быел бу сумма - 148886 сум 40 тиен.

Быел эшчәнлеген туктатырга җыенучы эшмәкәрләргә салым турында декларация тапшырырга кирәклеген тагын бер тапкыр исләренә төшереп үтәм. Әгәр декларация тапшырмасалар, Пенсия фонды алардан страховой взносларны таләп итәчәк. Бу взнослар Бердәм дәүләт реестрына кертелү белән исәпләнелә башлый. Монда эшмәкәрнең эшчәнлек алып бару-бармавы роль уйнамый. Реестрдан төшкәнче эшмәкәр взносларны түләргә итеш. Шуңа күрә әгәр сез эшчәнлегегезне туктаткансыз икән, кыска вакыт эчендә исәптән төшәргә ашыгыгыз. Югыйсә, взнослар буенча бурычларыгыз, пени һәм штрафларыгыз җыела барачак. Пенсия фондына җыелган бурычларыгызның турыдан-туры булачак пенсиягезгә тәэсир итәчәген онытмагыз.

Бу турыда тулырак белергә теләсәгез, телефон: 21854.

Зөлфия БАКАСОВА,

Пенсия фонды идарәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев