Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Булдырды мари халкы

Соңгы вакытларда Әгерҗе районы халкы, бигрәк тә марилар, Күләгәштә узачак республикакүләм Семык рухы белән яшәде. Бу зур бәйрәм килде һәм күңелдә матур хатирәләр калдырып бер тында узып та китте. Олы гаилә, диярсең Язма башында ук шунысын да искәртү урынлы булыр: бәйрәмне уздыру урыны итеп Күләгәшнең иң матур табигать почмагы сайланган...

Соңгы вакытларда Әгерҗе районы халкы, бигрәк тә марилар, Күләгәштә узачак республикакүләм Семык рухы белән яшәде. Бу зур бәйрәм килде һәм күңелдә матур хатирәләр калдырып бер тында узып та китте.

Олы гаилә, диярсең

Язма башында ук шунысын да искәртү урынлы булыр: бәйрәмне уздыру урыны итеп Күләгәшнең иң матур табигать почмагы сайланган иде. Семык узасы көнне кояш та артык кыздырмады, яңгыр да яумады, Тукай әйтмешли, "җил дә вакытында исте" хәтта. Иртәнге сәгатьләрдә үк Семык мәйданына халык агылды да агылды.

- Мари халкын бик хөрмәт итәбез, алар безнең авылда да бик күп яшиләр. Шуңа бәйрәмнәренә дә ашкынып килдек, - диделәр Тирсәдән Нәзилә-Сәүбән Әхмәтгәрәевлар, Биектаудан Гүзәл Гәрәева.

Әгерҗе районында гомер кичерүче милләттәшләрен зурлап Казан, Чаллы, Алабугадан, Башкортостаннан, Мари иленнән, Удмуртиядән, Актаныш, Минзәлә, Менделеев, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Арча, Балтач районнарыннан делегацияләр килгән иде.

- Без Семык узачак мәйданга иртән иртүк килдек. Озак та үтми, бирегә башка төбәкләрдән марилар килә башлады. Аларның бер-берсе белән туганнардай кочаклашып күрешүләре, хәл-әхвәл белешүләре, рәхәтләнеп туган телләрендә аралашуларын сокланып күзәтәбез менә. Бигрәк дус инде бу мари халкы, - диде Әгерҗе район тарихы һәм мәдәни мирас музее җитәкчесе Рәмзилә Шакирова.

Чыннан да, мариларның кечесе-олысы матур милли киемен кигән, аларның төрлелегеннән күзләр камаша. Кемнеңдер кулында гармун, кемдәдер - барабан, һәркайсы рәхәтләнеп җырлый, бии, аралаша, күңел ача, башкаларны мәйданга чакыра. Бер олы дус гаилә, диярсең.

Халыкның йөзен күрсәтүче бәйрәм

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм милли бәйрәмне зурлап килгән башка дәрәҗәле кунакларны, район башлыгы Валерий Макаровны да мари дуслар Семык мәйданына керү уңаенда ачык йөз, мари җыр-биюләре, милли ризыклары - коман мелна белән каршы алдылар. Кунаклар Әгерҗе районы тарихы һәм мәдәни мирас музее оештырган ачык һавадагы музей, үзәк китапханә тарафыннан тәкъдим ителгән китаплар күргәзмәсен карау белән беррәттән, мари халкын һөнәри яктан күрсәтүче "Остаханәләр шәһәрчекләре" буйлап та уздылар. Берсеннән-берсе үзенчәлекле тегү-чигү әйберләре, төрледән-төрле хуш исле пиннекләр, гап-гади саламнан кул эшләнмәләре дисеңме - барысының да ясау серләре белән бик теләп уртаклаштылар мари дуслар. Айрат Сибагатуллин төрле төсле җепләрдән мари курчагын үзе дә ясап карады.

Ә менә рус, татар, удмурт милли ишегалларын карап йөргәндә районда төрле милләт вәкилләренең үзара дус-тату яшәүләренең тере шаһиты булдык.

- Бәйрәм - халыкның йөзен күрсәтү өчен бер мөмкинлек ул. Без бүген мари халкының тырыш, оста куллы, үҗәт булуын тагын бер кат күрдек. Әгерҗе районында халыкларның дус-тату яшәвенә сөендек, - диде министр Семык кунакларын сәламләп һәм аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен тапшырды.

- Бу бәйрәмне уздыру өчен табигатьнең шундый матур урынын сайлавыбыз юкка түгел. Марилар - бик тә киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл халык, - дип дәвам итте район башлыгы Валерий Макаров һәм матур теләкләрен мари телендә дә җиткерде.

Ә Мари иле Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасарының секретариат җитәкчесе Эдуард Чемышев Мари Иле башлыгы Леонид Маркеловның котлавын һәм мөрәҗәгатен, РФ Дәүләт Думасы депутаты Лариса Яковлеваның котлавын укыды. Эдуард Валерьевич һәм Татарстан мариларының югары Карты Олег Третьяков бер төркем милләттәшләренә Мари иле Мәдәният һәм Мәгариф министрлыкларының, Россия марилары милли-мәдәни автономиясенең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын, ә Николай Владимиров Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мактау грамотасын һәм Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Олег Третьяков җитәкчелегендә бер төркем дин кардәшләренең мәйданга чыгып ил-көнебезгә тынычлык, иминлек соравы да Семык бәйрәменең асылын чагылдырды.

Татарстанның спорт башкаласы

Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов районыбызда марилар яшәгән бу төбәкне ярымшаяру белән әнә шулай дип атаса да, бу сүзләрдә хаклык ярылып ята. Әнә, авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендә Күләгәш, Кадрәк, Бима, Азево делегацияләре мәйдан буйлап узганда, алып баручылар аларның спорт өлкәсендә яулаган уңышлары хакында сөйләргә җитешә алмыйлар хәтта. Чыннан да, кечкенә генә авыллардан нинди зур спортчылар үсеп чыккан бит: ТРның атказанган физкультура хезмәткәрләре, биатлон, чаңгы буенча спорт мастерлары... Семык флагын күтәрү хокукына да Күләгәшнең данлыклы спортчылары - чаңгы һәм биатлон буенча спорт мастеры Евгений Шамеев белән җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидат Алевтина Сайпышева лаек булдылар. Сүз уңаеннан: Евгений Шамеевка бәйрәмдә Әгерҗе районы башлыгының махсус кыйммәтле бүләге дә тапшырылды.

Хәер, спорт буенча гына түгел, башка яктан да уңган-булган мари халкы. Районыбызның марилар яшәүче авылларыннан делегация вәкилләре итеп педагогика ветераннары да, яшь укытучылар да, җыр-бию осталары да, тырыш механизаторлар һәм терлекчеләр дә, халык традицияләре сагында торучы аксакаллар да, кыскасы, һәр төбәкнең горурлыгы булырдай шәхесләр сайланган иде. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән озатып калды.

Активлыгыгыз өчен рәхмәт

Семык татарның Сабан туеннан бераз аерылса да, бу бәйрәмдә дә көчеңне, җитезлегеңне, өлгерлегеңне күрсәтү өчен бик күп спорт уеннары һәм бәйгеләр уздырыла.

Семыкка 13 чабышкы килгән иде. Яңавылдан Марсель Садыйков 15 яшьлек "Буян"ы белән I урынга лаек булды һәм бәрән, электр миче белән бүләкләнде. Төп мәйданда һәм аннан читтә җиңел атлетика, волейбол, кул көрәше, көянтә белән су ташу, багана башына менү һәм башка уен-бәйгеләрдә бәйрәм кунаклары да бик теләп катнашты, бүләкләр алды. Призлы урын алучыларның тулы исемлеге белән безнең сайттта (agryz-rt.ru) таныша аласыз.

- Татарстан Мәдәният министрлыгы инициативасы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән уздырылган Семык бәйрәме үз максатына иреште дип уйлыйм. Ә моның төп сәбәпчесе - сез. Шундый актив булганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт, - диде бәйрәмне йомгаклап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова. Ул читтән килгән делегация вәкилләренә истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

Киләсе елда Семык күрше Меделеев районында узачак.

Күләгәштә бәйрәм төнгә чаклы дәвам итте. Күрше районнардан, төбәкләрдән килгән марилар безнең районда яшәүче милләттәшләре белән бергә сәхнә осталыкларын да күрсәттеләр, төрле бәйгеләрдә дә актив катнаштылар, кыскасы, булдырды мари халкы.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Тагын да күбрәк фотоларны моннан карый аласыз:http://www.agryz-rt.ru/tt/hbrl/item/11630-semyik-2016-%20-foto.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев