Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Булганың өчен рәхмәт

Татарстанда "2013 ел хәйриячесе" исеменә лаек булучылар арасында Азево эшмәкәре Рамил ИСМӘГЫЙЛЕВ та бар. Бу гаҗәп түгел: алтын йөрәкле Рамил игелекле гамәлләр кылуын, мохтаҗларга булышуын, эшсезләрне эшле итүен дәвам итә. ...Күптән түгел Рамил янында булырга туры килде. Ул сүзен, гадәттәгечә: "Зинһар, мине мактап язмагыз", - дип башлады. Гафу ит, Рамил...

Татарстанда "2013 ел хәйриячесе" исеменә лаек булучылар арасында Азево эшмәкәре Рамил ИСМӘГЫЙЛЕВ та бар. Бу гаҗәп түгел: алтын йөрәкле Рамил игелекле гамәлләр кылуын, мохтаҗларга булышуын, эшсезләрне эшле итүен дәвам итә.
...Күптән түгел Рамил янында булырга туры килде. Ул сүзен, гадәттәгечә: "Зинһар, мине мактап язмагыз", - дип башлады. Гафу ит, Рамил туган, күңеле тулы яхшылык, изгелек булган һәм, иң мөһиме, әлеге яхшылыктан башкаларга да өлеш чыгарып яши белгән игелек иясе турында каләмем башкача язый алмый.

Үҗәтлек әтиемнән күчкәндер
- Алдыма максат куйсам, аңа ирешми туктамыйм. Мондый үҗәтлек, максатчанлык әтиемнән күчкәндер, мөгаен, - дип башлады ул сүзен.
Аның тырышлыгы белән булдырылган эш урыннарын карап йөргәндә, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың. Әнә, пилорама ачып 12 кешене эшле иткән ул. Аларга вакытында лаеклы хезмәт хакы түли, һәркайсы "соцпакет"тан да файдалана.
- Мин биредә пилорама ачылган еллардан бирле эшлим. Эшле булуыма сөенеп туялмыйм. Рамил Салихович - таләпчән, әмма шул ук вакытта бик тә гадел, мәрхәмәтле, кешелекле җитәкче. Ярдәм сорап килгән вакытта бервакытта кире бормый ул, булышу җаен таба. Аның киң җилкәсе артында үзебезне бик тә ышанычлы итеп тоябыз, - ди мастер Николай Орехов.
Агач белән бәйле эшен арадашчы буларак буралар сатудан башлаган Рамил бүген агач эшкәртүнең тәмамланган циклын булдырган: биредә эшчеләр урманда агач кисүдән башлап нинди генә материаллар ясамыйлар?! Пилорамада эш тәүлек буе туктап тормый. Үзләре җитештергән материалларны Татарстанның, башка өлкәләрнең төрле шәһәрләрендә урнашкан күпләп сату базаларына, сәүдә предприятиеләренә, заводларга илтеп бирү эше дә җайга салынган.

Ул - гаилә фермасы хуҗасы да
Авылның элеккеге ремонт остаханәсен төзекләндереп ачкан гаилә фермасында исә дүрт кеше хезмәт куя. Биредә 30дан артык савым сыер, 40лап үгез, 20дән артык тана бар. Киләчәктә сыерлар санын тагын да арттырырга планлаштыралар. 400 килограммнан артык сөтне 16 сумнан көн саен Әгерҗе сөт җыю пунктыннан килеп алып китәләр. "Бәясен бераз күтәрсәләр, яхшырак булыр иде", - дип тели ул.
Итне дә республиканың төрле шәһәрләрендә сату эшен җайга салган. "Тырышканда, җай табыла ул", - ди Рамил. Тик шушы "җай" артында рульдә үткән күпме чакрым юллар, эшлекле сөйләшүләр ятадыр - монысы үзенә генә мәгълүм. Ә менә без үз хуҗалыгыбызда җитештергән бер түшкә итне сата алмый интеккәндә, аның һәр проблемага да чишелеш таба алуы үҗәтлегенең, тырышлыгының, тирәнтен уйлап эш йөртүенең матур бер чагылышы ул. Якын киләчәктә үзләрендә мал чалу пункты төзергә дә планлаштыра Рамил. Күп кенә эшмәкәрләр бу яңалыкка "аяз көнне яшен сугу" кебек караса, ул исә "шулай кирәк дип табалар икән, димәк, эшләми булмый" дип фикер йөртә.

Мин кредит алмыйм
Эш башлаганда нибары бер тракторы булса, бүген техникасы да - бер машина-трактор паркы: КамАЗлары, тракторлары, манипуляторы, комбайннары бар. Җир, ашлык эшкәртү өчен кирәкле булган бөтен төр техникасы да - үзенеке. Соңгы ике ел эчендә генә дә дәүләт субсидиясе ярдәме белән тагын бер трактор һәм комбайн сатып алган.
- Мин бер әйберне дә кредитка алмыйм. Монысы да - әтием тәрбиясе. Аның: "Азартлы уеннар уйнама, бурычка акча алма" дигән сүзләре каныма сеңгән, - ди Рамил.
Язгы чәчүне көтсә дә, артык борчылмый: аны вакытында башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләре бар, шөкер. Ә бу - аның карамагындагы 200 гектардан артык җир мәйданнарын эшкәртү дә җайга салынган дигән сүз.

Килә башны иясе
Рамил хәйрия ярдәме күрсәткән кешеләрне, оешмаларны атар өчен бер газета да җитмәс иде, мөгаен. Шунысы бәхәссез: бик күпләрнең күңелендә искиткеч киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тыйнак эшмәкәргә карата ихлас рәхмәт сүзләре саклана. Шушы рәхмәт сүзләре юлда йөргәндә хәвеф-хәтәрләрдән сакласын, һәр башлангычын уңышлы итсен иде аның.
Әйе, сакласын, берүк: сөекле җәмәгате, уң кулы, тылы Надеждага, газиз кызы Ксенияга, бабасы өчен "үлеп" торучы оныгы Димага гына түгел, авылдашларына, райондашларына, республика халкына кирәк ул. Бүген без Рамилне күпләргә үрнәк булырдай мәрхәмәт һәм игелек иясе дип атыйбыз икән, бу һич тә арттыру түгел. Көчле рухлы булганың, ихласлыгың, тыйнаклыгың, фидакарь хезмәтең, игелекле гамәлләрең, яхшылык тулы йөрәгең, тормышның асылын, яшәүнең мәгънәсен аңларга ярдәм иткәнең өчен мең рәхмәт сиңа, Рамил.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев