Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Буран, кар һәм көчле җил булуы фаразлана

    Якын көннәрдә Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән кыска вакытлы буран булуы көтелә. Төнлә термометр баганалары минус 5 градуска кадәр төшәчәк, көндез температура 2 градус җылы белән 3 градус суык арасында тирбәләчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе һава шартларының начараюы турында...

    Якын көннәрдә Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән кыска вакытлы буран булуы көтелә. Төнлә термометр баганалары минус 5 градуска кадәр төшәчәк, көндез температура 2 градус җылы белән 3 градус суык арасында тирбәләчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

    ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе һава шартларының начараюы турында кисәтә: 9-нчы октябрь төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән бураннар булуы көтелә, кар һәм бозлавык фаразлана. Шулай ук синоптиклар секундына 15-20 метрга кадәр көнбатыш җиленең исәчәк дип җиткерәләр.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: