Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бурычың булса, чит илгә юл ябык

Күпләр җәйге ялларын кайда, ничек үткәрәчәкләрен күптән планлаштырып куйганнардыр инде. Хәзер кала халкы гына түгел, авыл кешесе дә чит илләргә сәяхәт кылырга ярата. Ялларыгызның тыныч, проблемасыз гына үтүен теләсәгез, чит илгә барырга юллама сатып алганчы, бурычларыгызның юклыгын ныклап тикшерегез. Югыйсә, бурычыгыз булса, чик буена килеп җиткәч сезнең бөтен планнарыгыз җимереләчәк....

Күпләр җәйге ялларын кайда, ничек үткәрәчәкләрен күптән планлаштырып куйганнардыр инде. Хәзер кала халкы гына түгел, авыл кешесе дә чит илләргә сәяхәт кылырга ярата. Ялларыгызның тыныч, проблемасыз гына үтүен теләсәгез, чит илгә барырга юллама сатып алганчы, бурычларыгызның юклыгын ныклап тикшерегез. Югыйсә, бурычыгыз булса, чик буена килеп җиткәч сезнең бөтен планнарыгыз җимереләчәк. Сезне анда кертмәячәкләр.
Бурычы булган кешегә аны түләү, ә түләмәгән очракта Россиядән читкә чыгуны чикләү турында суд карары чыгарылгач, аның күчермәсе бурычлыга җиткерелә. Ләкин еш кына бурычлы кеше прописка урынында яшәми. Почта әрҗәләре бикле булмау сәбәпле, бу хатларның югалу очраклары да еш була. Шуңа күрә Россиядән читкә ял итәргә барырга җыенучы кеше суд приставлары хезмәтенә килеп бурычы бармы-юкмы икәнлеген үзе ачыклый ала. Моны суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтына кереп тә белергә була. Әгәр бурычыгыз бар икән, суд приставы түләү өчен квитанция бланкысы бирәчәк. Бурычыгызны банкларга йөрмичә, безнең бүлектә түләргә мөмкин. Әҗәтегезне түләү турында мәгълүмат Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенә җибәрелә. Ә аннан бурычыгыз юклыгы турындагы хатны Чик буе хезмәтенең үзәк аппаратына тапшыралар. Чит илгә чыгуны тыю турындагы суд карарын кире алу өчен кимендә ике атна вакыт уза. Кулыгызга юллама һәм билетлар тотып, чик буена барып җиткәч кенә бурычыгыз түләнмәве һәм чит илгә чыгуны тыю турында суд карары булуын белү кәефегезне төшерәчәк һәм шактый проблемалар тудырачак. Шуңа күрә алдан ук, нәкъ менә хәзер суд приставлары хезмәтенә килегез һәм бурычыгыз турында мәгълүмат алып, аны түләп кую җаен табыгыз.
Любовь Иманова,
суд приставлары хезмәте бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев