Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бурычыңны түләмәсәң, фатирсыз калуың ихтимал

Бүген Әгерҗе халкының коммуналь хезмәтләр өчен 11 миллион (!) сум бурычы бар. Совет заманнарында, гадәттә, гаилә бюджетын планлаштырганда янчыктагы акчаны иң элек коммуналь хезмәтләр өчен бүлеп куялар иде. Ләкин хәзер фатир хуҗалары, теге яисә бу хуҗаның фатирын арендага алып яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне иң ахырга, ашаудан, кредиттан калса гына...

Бүген Әгерҗе халкының коммуналь хезмәтләр өчен 11 миллион (!) сум бурычы бар.

Совет заманнарында, гадәттә, гаилә бюджетын планлаштырганда янчыктагы акчаны иң элек коммуналь хезмәтләр өчен бүлеп куялар иде. Ләкин хәзер фатир хуҗалары, теге яисә бу хуҗаның фатирын арендага алып яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне иң ахырга, ашаудан, кредиттан калса гына түләргә дип калдыралар. Нәтиҗәдә, айныкын айга түләп бармагач, бурыч шактый җыела. Хәтта айлап кына түгел, еллар буе коммуналь хезмәтләр өчен бер тиен дә түләмичә тыныч кына алардан файдаланып ятучылар бар. Шундый ваемсызлар аркасында шәһәребездә коммуналь хезмәтләр буенча бурычлар 11 милион сумга җитте дә инде. Бу сумманың күпчелеге - 1,5-3 ел түләмәүчеләрнеке. Гадәттә, беркайда да эшләмәүчеләр, эчүчелек юлында йөрүчеләр түләми. Ләкин араларында берничә фатиры булган җитәкчеләр дә, яхшы хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә бар. Алар зур бурычлары җыелуны банкка барып түләргә вакытлары җитмәү белән аңлаталар. Әмма бу сәбәп түгел. Хәзер коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмый гына Интернет аша да түләргә мөмкин.
Бурычларны җыю буенча "184нче төзелеш-монтаж поезды" Идарәче компания төрле чаралар күрә: бурычлыларга бу турыда даими исләренә төшерелеп торыла, полиция хезмәтктәрләре белән фатирларга кереп сөйләшүләр алып барыла. Мәсәлән, ноябрьдә генә дә участок вәкилләре белән бурычлары булган 200 фатирда булдык. Фатир хуҗалары белән бурычларны каплау графиклары төзедек. Түләмәгән очракта нинди күләмдә штраф, пенялар салыначагын аңлаттык.
Моннан тыш, бурычлары күп җыелганнарның газларын, суларын вакытлыча өзү дә кулланыла. Бурычны каплаганнан соң гына коммуналь хезмәтләр бирелә башлый. Әгәр бурычны өлешләп түләү турында килешү төзелсә һәм аны үтәп барса, коммуналь хезмәтләрне өзү мәсьәләсе кичектерелә.
Бурычлары аеруча күп җыелганнарны фатирыннан чыгару да - гамәлдә. Әгәр хуҗа алты айдан артык коммуналь хезмәтләр өчен түләми икән, Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә суд карары белән гаиләне башка торакка социаль найм килешүе белән күчерергә мөмкин.
Идарәче компания тагын бер кат исегезгә төшерә: килешү төзеп, беренчел взносны түләп, бурычларыгызны өлешләп каплау мөмкинлеге бар. Мондый хуҗалар бурычларын каплау өчен торак субсидиясе алу хокукына да ия.
Кыскасы, әгәр коммуналь хезмәтләр өчен бурычларыгыз җыелуның җитди сәбәпләре бар икән, мәсәлән, каты авыру яки хезмәт хакын вакытында алмау, бурычларны каплауның юлларын бергәләп эзләргә була. Ләкин мондый көнгә калганчы, муеннан бурычка батып, эш судка барып җиткәнче, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп баруың хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев