Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бурычлар көннән-көн арта

Коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлар турында ишетеп, инде берәү дә гаҗәпләнмидер инде бүген. Тик бу саннар, чын мәгънәсендә, "чәчләр үрә торырлык". 1 апрельгә Әгерҗедә яшәүче 689 кешенең коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 18 миллион (!) сумнан артып киткән. Гади генә фикер йөртеп карыйк әле. Беребез дә үз әйберебезне бушка бирмибез, көчебезне...

Коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлар турында ишетеп, инде берәү дә гаҗәпләнмидер инде бүген. Тик бу саннар, чын мәгънәсендә, "чәчләр үрә торырлык". 1 апрельгә Әгерҗедә яшәүче 689 кешенең коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 18 миллион (!) сумнан артып киткән.
Гади генә фикер йөртеп карыйк әле. Беребез дә үз әйберебезне бушка бирмибез, көчебезне бушка сарыф итмибез бит. Шулай булгач, хезмәт күрсәтүче оешмалар безгә суны, җылылыкны һәм башка хезмәтләрне нигә бушлай күрсәтергә тиеш соң?! Бүгенге язмада сүзебез - бурычлары күп җыелган фатир хуҗалары турында.
Шәһәрдә 319 фатир хуҗасының бурычы 14 миллион сумнан артып киткән инде. Бу - алар еллар буе түләми, дигән сүз. 25 кешенеке 100әр мең сумнан артык. Әлеге саннарны безгә Бердәм исәпләү үзәге директоры Алия Хәбирова җиткерде. Ул иң күп түләмәүчеләр яши торган адресларны да атады. Менә алар: М.Горький тыкрыгы, 1-14 - 177738 сум; Маяковский урамы, 14-28 - 176651 сум; М.Горький урамы, 7-59 - 170861 сум; Маяковский урамы, 1-1 - 157779 сум; Энгельс урамы, 6-12 - 159687 сум; Гагарин урамы 6-58 - 149000 сум; Октябрьская урамы 1-79 - 145839 сум. Яңа идарәче компания җитәкчелеге киләчәктә дә иң күп бурычлыларның адресларын район газетасында бастырып чыгарырга ниятли.
"Бурычлыларның исемлеген күпкатлы йортларга да элеп куячакбыз. Күпме бурычлары барлыгы аларның түләү квитанцияләрендә дә күрсәтеләчәк. Шулай ук прокуратура, суд приставлары аша да түләтү чараларын күрәчәкбез", - ди "СМП-184" идарәче компаниясенең яңа директоры Рөстәм Вәлиев. Рөстәм Рафаиловичка бу вазифа әле 1 апрельдән генә йөкләнде. Тик ул юрист вазифасында йортларны кабул итеп алуда катнашкан иде инде. Шуңа күрә аңа күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең проблемалары яхшы таныш. "Без халык белән тыгыз элемтәдә эшләячәкбез. Әгәр кайсы да булса хезмәт тиешле итеп күрсәтелми икән, вакытында килегез, гариза языгыз. Бергәләп тикшерербез һәм кабаттан исәпләрбез. Тик күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында ниндидер хезмәт тиешле рәвештә күрсәтелмәгән өчен тулаем хезмәтләр өчен түләүдән баш тартучылар да бар. Әгәр су белән проблема килеп чыккан икән, нигә әле җылылык өчен түләмәскә?! Безгә килеп ачыклык кертергә була бит. Көн узган саен бурыч артуын онытмагыз. Әйтик, 90 мең сум бурычы җыелган пенсионер бу сумманы ничек түләрмен дип уйлый икән?!" - ди Рөстәм Вәлиев.
Язма ахырында күпкатлы фатирларда яшәүчеләргә тагын бер кат мөрәҗәгать итәсебез килә. Бурычны түләргә мәҗбүр итү юллары бик күп. Тик моңа барып җитмәскә иде. Ике ай гына түләмәгән очракта да бурыч гаилә "кесәсе"нә бик нык суга бит. Ә еллар буе җыелган бурыч турында әйткән дә юк. Фатирыңнан колак кагу куркынычын да истән чыгармыйк. Ул чагында, бәлки, түләр дә идең, тик гомер кичергән фатирыңнан колак кагуың бар шул...
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев