Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бурычлары 10 меңнән артканнар чит илләргә чыгарылмый

Бурычка кермә, дип, акыл өйрәтүе ансат, әлбәттә. Ләкин, ашыгыч рәвештә күбрәк акча кирәк булганда, банкларга, туганнарыңа һәм дусларыңа мөрәҗәгать итү табигый хәл. Тик, бурычыңны суд приставлары һәм тагын да яманы - коллекторлар "җаныңны чәйни" башлаганчы кайтару хәерле. "Татмедиа" республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе...

Бурычка кермә, дип, акыл өйрәтүе ансат, әлбәттә. Ләкин, ашыгыч рәвештә күбрәк акча кирәк булганда, банкларга, туганнарыңа һәм дусларыңа мөрәҗәгать итү табигый хәл. Тик, бурычыңны суд приставлары һәм тагын да яманы - коллекторлар "җаныңны чәйни" башлаганчы кайтару хәерле.

"Татмедиа" республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Эльвира Лабашова сөйләвенчә, суд приставлары ел башыннан 1 421 117 башкарма эш буенча төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 1 858 162 000 сум бурычны кайтарткан.

- Ун мең сум һәм аннан да күбрәк бурычы булган кеше чит илләргә командировкага яки туристлык сәяхәтенә Россия чикләреннән чыгарылмый. Татарстанда быел 22627 кешегә шундый чикләү кулланылды, аларның гомүм бурычы - 8 миллиард 665 миллион сум,- ди Эльвира Лабашова.

Чит илгә сәфәргә җыенганда, бурычларыңны бер-ике ай алдан бетерү хәерле, чөнки, исемеңне бурычлыларның "кара исемлегеннән" сызу процедурасы шактый вакытны ала.
Чит илгә туристлык сәяхәтенә барырга җыенганым юк әле, дип, тынычланырга ашыкмыйк. Татарстанда ел башыннан 179 миллион 233 мең сум гомүм бурычы булган 1360 кешенең транспорт чарасын идарә итү хокук таныклыгы вакытлыча алынган. Таныклыкларыннан мәхрүм калучыларның күпчелеге- алимент түләмәүчеләр.
- Суд приставлары федераль хезмәте дәүләт автоинспекциясе идарәсе белән берлектә юлларда уртак рейдлар оештыра. "Юл приставы" праграмма комплексы бурычлыны, транспорт чарасының дәүләт теркәү саныннан, секундлар эчендә ачыклап бирә.
- Ел башында бер физик затның 4 миллиард сум бурычы бар иде, ул үзен банкрот, дип, игълан итте. Хәзер дә 120-130 миллион сум бурычлылар бар. Түли алмаячагыңны белсәң, банклардан кредитлар алу белән мавыкмаска кирәк,-дип, киңәш итте Эльвира Лабашова.

Мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмат иминлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Сергей Заһидуллин таныштырганча, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең www.r16fssprus.ru рәсми сайтында "Личный кабинет" чыганагы булдырылган. Аның аша үзеңнең бурычларың турында белешергә, гариза тапшырырга мөмкин. Шәхси кабинетка идентификация һәм аутентификция бердәм системасы (ЕСИА) аша кергәндә яки электрон имза кулланганда, шәхес автомат рәвештә таныла.

Шәһри Казан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев