Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бушлай дарудан баш тартма

Авырып китсәң, дарулар, зур калалардагы хастаханәләрдә катлаулы операцияләр өчен күпме акча киткәнен үз башына төшкән кеше генә белә. Ә инде шикәр чире, онкология, бронхиаль астма кебек катлаулы авырулар эләксә, пенсия акчаңа гына дару препаратлары сатып алырмын димә. Шуны күздә тотып, инвалидларга дәүләт тарафыннан социаль пакеттан файдалану тәкъдим ителә. Тик акчага...

Авырып китсәң, дарулар, зур калалардагы хастаханәләрдә катлаулы операцияләр өчен күпме акча киткәнен үз башына төшкән кеше генә белә. Ә инде шикәр чире, онкология, бронхиаль астма кебек катлаулы авырулар эләксә, пенсия акчаңа гына дару препаратлары сатып алырмын димә.
Шуны күздә тотып, инвалидларга дәүләт тарафыннан социаль пакеттан файдалану тәкъдим ителә. Тик акчага кызыгып, аннан баш тартучылар да шактый хәзер. Ә бит социаль пакетның өстенлекләре бик күп. Социаль пакет өч өлештән тора:
- табиб билгеләгән барлык даруларны да бушлай алу;
- шифаханәләргә бушлай юллама:
- шәһәр һәм шәһәр яны транспортында бушлай йөрү.
Бу ташламалардан баш тартучыларга аена 700 сум исәбеннән компенсация түләнә. Әмма социаль пакеттан баш тартып, акчага кызыгып сез үзегезне бик авыр хәлдә калдырырга мөмкин бит. Инвалидлык юкка гына бирелми. Бүген даруларны даими кулланмасагыз да иртәгә бу препаратлардан башка тора алмаска да мөмкин ич. Ә шикәр чире, астма, яман шеш кебек авыруларга дарулар 5-6 мең сум һәм аннан да күбрәк тора. Шуңа күрә дарулардан баш тарту турында гариза язганчы табиб белән киңәшеп, ныклап уйлагыз. Әгәр сез моңа кадәр дарулар өчен компенсация алган булсагыз һәм 2014 елдан кире соцпакетка кайтырга уйлагансыз икән, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза язарга тиеш. Бу көннән соң гаризалар кабул ителми. Социаль пакетны кире кайтару бер елдан соң гына мөмкин булачак. Быел да бушлай дарлардан файдаланучы һәм киләчәктә дә аннан баш тартырга теләмәүчеләргә гариза язып торырга кирәкми

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев