Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Буш вәгъдәләр бирмибез

Кешегә фатирына кайтып кергәч иң элек нәрсә кирәк? Җылылык, кайнар һәм суык су, ут, газ. Бу уңайлыклар булмаса, без коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрне сүгә башлыйбыз. 2013 елның кайнар сусыз узган җәен, газ өчен районның муеннан бурычка батуын әле дә оныта алмыйбыз. Ягулык сезоны төгәлләнү уңаеннан Әгерҗедәге җылылык белән тәэмин итүче компания...

Кешегә фатирына кайтып кергәч иң элек нәрсә кирәк? Җылылык, кайнар һәм суык су, ут, газ. Бу уңайлыклар булмаса, без коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрне сүгә башлыйбыз. 2013 елның кайнар сусыз узган җәен, газ өчен районның муеннан бурычка батуын әле дә оныта алмыйбыз.

Ягулык сезоны төгәлләнү уңаеннан Әгерҗедәге җылылык белән тәэмин итүче компания хезмәткәрләрен район хакимиятенә җыйдылар.
- Ягу сезонын уңышлы төгәлләвебезне зур җиңү дип саныйм. Соңгы ике елда "Теплосбыт" һәм "Тепло" предприятиеләренең нинди авыр хәлдә калуы безне генә түгел, республика җитәкчелеген дә зур борчуга салган иде. Иң авыр чаклар артта калып бара дип саныйм. Хезмәткәрләребезгә дә җиңел булмады бу кризис чоры. Аларга да мораль яктан басым ясаучылар, хәтта куркытучылар да булды. Ләкин барыгыз да бу сынауны җиңеп чыга алдыгыз, рәхмәт сезгә. Кемнәрнеңдер үз кесәләрен калынайтып ятуы нәтиҗәсендә гади халык җәфа чикте. Шәһәрне кайнар су белән тәэмин итүне җайга салу өчен Казандагы "Эн Ти Компани" идарәче компания җитәкчелеге белән берлектә Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров һәм башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев та бик зур тырышлык куйдылар, - диде Николай Тимофеев.
- Дөрестән дә, ягу сезонын шундый катлаулы шартларда башласак та җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга карата халыктан жалобалар быелгы кышта күпкә азрак булды, - диде техник бүлек директоры Рафаэль Җиһангәрәев.
Валерий Макаровның алар эшен көндәлек каты контрольдә тотуы да, халыктан кергән һәр заявканы төгәл үтәүне таләп итүе дә котельныйларның нәтиҗәле эшләвенә этәргәндер.
Очрашуда җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләрнең Казандагы җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Алар алда торган бурычларга тукталдылар.
Менә алар:
- Җылылык челтәрләрен, котельныйларны, андагы җиһазларны модернизацияләү;
- Һәр кулланучыга барып җитү максаты белән күпкатлы йортлар эчендәге челтәрләргә хезмәт күрсәтүне үз кулыбызга алу;
- Элекке финанс проблемаларын хәл итү өчен Әгерҗедә яңа җитештерү предприятиесе ачу;
- Эшчеләрне махсус кием белән тәэмин итү, хезмәт хакларын арттыру һәм эш шартларын яхшырту.
Иң мөһим бурыч - котельныйларның авариясез һәм бертуктаусыз эшләвен, халыкка яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтүен тәэмин итү.
Газета укучыларыбызны газ өчен бурычларны ничек түләү дә кызыксындырадыр. Бу туры да җыелышта компаниянең финанс директоры Марат Вәлиев сөйләде.
- Узган елның октябреннән быелның апреленә кадәр "Теплосбыт" газ өчен 35 миллион сум түләде. Шуның 12 миллионы - бурыч, 23 миллионы агымдагы түләүләр. "Тепло" 7 миллион сум бурычын каплады. Казанда идарәче компания булдыру финасларны ныклы контрольдә тотуны да җайга салды, - диде ул.
Марат Вәлиев Әгерҗе предприятиеләрендә эшләүчеләрнең алда торган мөһим бурычларны тормышка ашыруда һөнәри осталыгы да, тырышлыгы да барлыгына да басым ясады. Бу көнне ике коллективның иң яхшы хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары да тапшырылды.
Хәзер җылылык белән тәэмин итүчеләр котельный хуҗалыгын яңа ягу сезонына әзерләү эшләренә керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев