Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бушлай җир бирелә

Узган ел Россия Президенты өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бушлай җир бирү турындагы законга кул куйган иде. Шуннан соң Татарстанда да Җир кодексына үзгәрешләр кертелде. "Татарстан Республикасында Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы Закон 2011 елның 26 декабреннән гамәлгә керде. Күп гаиләләрне кызыксындырган әлеге закон хакында тулырак белү...

Узган ел Россия Президенты өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бушлай җир бирү турындагы законга кул куйган иде. Шуннан соң Татарстанда да Җир кодексына үзгәрешләр кертелде. "Татарстан Республикасында Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы Закон 2011 елның 26 декабреннән гамәлгә керде. Күп гаиләләрне кызыксындырган әлеге закон хакында тулырак белү өчен, без мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Флүр Нәбиевка мөрәҗәгать иттек.
- Флүр Фәйзиевич, бушлай җир кишәрлеге кемнәргә биреләчәк?
- Закон нигезендә, Татарстанда даими яшәүче, 18 яше тулмаган өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә. Баланы уллыкка, кызлыкка яки асрамага алучылар да бу өстенлектән файдалана ала.
- Күп балалы гаиләдәге балага 18 яшь узган ел тулган булса да биреләме соң?
- Россиядә әлеге закон 2011 елның 17 июнендә гамәлгә керде. Менә шул көнгә балага 18 яшь тулмаган булса, җир бирелә.
- Әгәр гаилә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булса...
- Бу очракта да, гаилә уллыкка яки тәрбиягә алган баладан баш тарткан булса да җир бирелми.
- Җир кишәрлекләре күпме мәйданда һәм кайлардан бирелә?
- Безнең райондагы күп балалы гаиләгә бушлай 10 сутый җир кишәрлеге биреләчәк. Авылдагы гаилә бу җирне үз авылында яки башка авылдан һәм Әгерҗедән дә алырга мөмкин. Шәһәрдәге гаилә дә райондагы теләсә кайсы авылдан җир сорап гариза яза ала. Әмма бу теләсә кайсы авылдан җир биреләчәк дигән сүз түгел. Сез сораган авыл җирлегендә буш җир мәйданнары булса гына үтенечегез канәгатьләндереләчәк. Әгерҗедә җир кишәрлекләре Боз сарае артыннан Иж-Бубыйга таба биреләчәк.
- Бу җирне ничек файдаланырга була?
- Әлеге җир кишәрлегендә шәхси йорт һәм шәхси хуҗалык алып бару өчен төзергә мөмкин булачак.
- Җир кем исемендә булачак?
- Бу җир балаларга да һәм әти-әнигә дә тигез итеп бүленә.
- Бушлай җир кишәрлегенә хокукы булган гаиләләр аны алу өчен эшне нәрсәдән башларга тиеш?
- Моның өчен әти-әнинең берсе дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 9-16 сәгатьләрдә мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 6нчы кабинетына килеп, гариза язарга тиеш.
- Үзең белән нинди документлар алып килергә кирәк?
- Җир алу өчен гариза биргән вакытта түбәндәге документлар булырга тиеш:
гариза бирүченең паспорты;
законлы никахта торган очракта ир яки хатынның паспорты;
барлык балаларның туу турындагы таныклыклары;
уллыкка яки кызлыкка алу турындагы суд карары;
бала тәрбиягә бирелгән очракта опека һәм попечитель органыннан акт;
килешү нигезендә бала тәрбиягә алынган булса, килешү язуы.
Бу документларның күчермәләрен дә алып килергә кирәк.
Документлар тапшырганда гариза язучы белән бергә хатын йә ир һәм 14 яше тулган балалар да паспорт белән килергә тиеш. Гариза язып тапшырган көннән сезне чиратка куялар һәм сезгә әлеге чират номерын бирәләр. Исәпкә кую номерлары район сайтына куела. Сез шул сайтка кереп, чиратыгызны тикшереп тора аласыз.
- Җир бирү кайчан башлана?
- Гариза язган көннән башлап җир кишәрлеге алганчы бер ел узарга мөмкин. Җирне чират буенча бүләргә ике атна кала гаиләгә бу турыда язмача хәбәр ителә. Әгәр гаилә тәкъдим ителгән җирдән өч тапкыр баш тартса яки чакырылган вакытка җир бүлү процедурасына өч тапкыр килмәсә, алар исемлектән төшеп калдырыла.
- Күп балалы гаиләләргә бирү өчен безнең районда җирләр җитәрлекме?
- Бу мәсьәләдә куркырлык берни дә юк. Бездә җирләр җитәрлек. Бүгенгә безнең палатага 38 гаилә җир сорап мөрәҗәгать итте инде. Районда бушлай җир кишәрлеге алырга әлегә 110лап гаиләнең хокукы бар дип фаразлап торабыз.
- Бу мәсьәлә буенча сезгә тагын озын чиратлар тезелмәсме?
- Бу мәсьәлә буенча нибары бер белгеч - Андреева Ирина Евгеньевна шөгыльләнә. Аңа бер клиентка хезмәт күрсәтү өчен кимендә ярты сәгать вакыт кирәк. Чират тизрәк барсын өчен, безгә мөрәҗәгать иткәнче барлык документларыгызны тагын бер тапкыр тикшереп чыгыгыз, гаризаны хатасыз языгыз, сабыр булырга тырышыгыз. Моннан тыш, сез электрон Хөкүмәт порталына кереп тә теркәлә аласыз. Аннан соң бер ай эчендә документларыгызны тапшырырга кирәк.
- Белешмәләр алу өчен телефоныгызны да әйтегез инде.
- Ирина Евгеньевнага 21234 телефоны буенча шалтырата аласыз.
Әңгәмәдәш - Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилђ, ќир кишђрлеге, мђйдан, мљлкђт џђм ќир мљнђсђ