Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Быел Әгерҗедә сигез йортны капиталь төзекләндерәчәкләр

"184нче СМП" Идарәче компания" ширкәте Әгерҗедә 2013 елда оешты. Предприятие Әгерҗедәге һәм Красный бордагы күпфатирлы йортлар белән идарә итә.Идарәче компания җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Әгерҗедәге күпфатирлы йортлар өчен җаваплы вәкилләр алдында 2015 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм быел төзекләндерү булачак йортлар исемлеге белән таныштырды. БУРЫЧЫҢ ҖЫЕЛСА - УТСЫЗ КАЛАСЫҢ...

"184нче СМП" Идарәче компания" ширкәте Әгерҗедә 2013 елда оешты. Предприятие Әгерҗедәге һәм Красный бордагы күпфатирлы йортлар белән идарә итә.Идарәче компания җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Әгерҗедәге күпфатирлы йортлар өчен җаваплы вәкилләр алдында 2015 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм быел төзекләндерү булачак йортлар исемлеге белән таныштырды.

БУРЫЧЫҢ ҖЫЕЛСА - УТСЫЗ КАЛАСЫҢ

2015 елда халыкның Идарәче компаниягә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 3 миллион сумнан артык бурычы җыелган. Ә 2015 елның 1 январена 9 миллионга якын бурыч булган. Компания оешканнан бирле быелның 1 январена бурыч 12 миллион сумнан артык тәшкил итә.

- Бурычлылар белән бик күп эш башкарырга туры килә. Мәсәлән, бурычларны азрак киметү максатыннан фатир хуҗалары белән килешүләр төзибез. Узган ел 2,5 миллион сумга шундый 84 килешү төзелде. Бурычларны суд аша эзләү дә - гамәлдә. 350 эш судка җибәрелде һәм шуның нәтиҗәсендә 1,5 миллион бурычны кайтаруга ирештек. Бурычлылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен акчаны "бүген булмаса, иртәгә түләрмен", дип сузып килмәсеннәр иде. Быелдан башлап пени күләме артуын да искәртеп үтәсем килә. Бурычны озакка сузган саен пени да арта бара, - ди Рөстәм Вәлиев.

Коммуналь хезмәтләр өчен айдан-айга түләмичә барган фатир хуҗаларының утларын өзгәч кенә бурычлары искә төшеп "айнып" киткән чаклары да була. Әнә, узган ел 3,5 миллион сум бурычлары җыелган 277 хуҗаны фатирларына коммуналь ресурслар бирүдән мәхрүм иткәннәр. Бары шуннан соң гына 1,5 миллион бурычны кире кайтара алганнар.

СИГЕЗ ЙОРТТА КАПИТАЛЬ ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

- Узган ел сигез йортта якынча 23 миллион сумга капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Берничә йортның түбәсе алыштырылды, тышкы ягы ясалды, салкын һәм кайнар су, канализация, җылылык челтәрләре алыштырылды. Быел да Әгерҗедә сигез йортта капиталь төзекләндерү булачак. Гагарин урамындагы 5, 7, 8, 12нче, II Гагарин тыкрыгы 1нче, Вокзальная 1нче, Комсомольская 2нче, Чапаев 3нче йортларның кайберсендә ремонт эшләре башланды инде, - диде Рөстәм Вәлиев.

Йортларга капиталь төзекләндерү эшләренең барышын, бу йортларда яшәүчеләрнең капиталь ремонтның сыйфатына фикерен газетабыз битләрендә даими яктыртып барырбыз.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев