Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәйрәм белән сезне, әгерҗелеләр!

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән котлыйбыз. Бу - Ватаныбызның, аның бай табигате, гыйбрәтле үткәне, мәдәнияте белән горурланучы һәркемнең бәйрәме. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Борынгы бабаларыбызның үзенчәлекле йолаларын, гореф-гадәтләрен дәвам итүебезгә сөенәбез. Аларны киләчәк буынга тапшырып калдыру өчен...

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән котлыйбыз.

Бу - Ватаныбызның, аның бай табигате, гыйбрәтле үткәне, мәдәнияте белән горурланучы һәркемнең бәйрәме. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Борынгы бабаларыбызның үзенчәлекле йолаларын, гореф-гадәтләрен дәвам итүебезгә сөенәбез. Аларны киләчәк буынга тапшырып калдыру өчен тырышабыз.

Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кайгыртучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә. Көчле икътисад, хокукый дәүләт, теләктәш җәмгыять - безнең республиканың уңыш формуласы менә шул.

Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык һәм иминлек телибез. Киләсе көннәргә ышаныч белән карыйк, газиз Татарстаныбыз, туган Әгерҗебез хакына үезебезгә хас тырышлык белән җаваплылык тоеп эшлик. Республика көне котлы булсын!

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев