Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хәбәрчеләр, газета укучыларыбыз

Бүген, Татарстан матбугаты көнендә, барлык газета укучыларыбызны, “Әгерҗе хәбәрләре“н үзләренең матур язма-шигырьләре белән баетучы хөрмәтле хәбәрчеләрне, каләм осталарын да бәйрәм белән котлыйбыз.

 

Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗат уңышлары телибез. Бергә-бергә матур итеп яшәргә, иҗат итәргә язсын.

 

 

Хәбәрчеләр турында

Илһам аннан бер дә китми,

Иртә яза, кич яза,

Зур-зур премияләр ала

Әлфирә Низамова.

 

Фирая Әхмәтҗанова

Авыл тормышын яза,

Тыйнак, киң күңелле булгач,

Хөрмәтлиләр һәркайда.

 

Тумыштан бирелгән аңа

Зиһен, акыл, иман да.

Рәмзия апа бик актив,

Тынгысыз ул һаман да.

 

Розалия Кәримова

Шәп хикәяләр яза,

Яңавыл, Исәнбай халкы

Бик тә рәхмәтле аңа.

 

Нәни шатлыкны да бәхет

Итеп яфрак ярдыра,

Ул – Раилә Бариева,

Тырыша һәм булдыра.

 

Раилә Тимофеева

Уңган, булган, эшлекле,

Сүз остасы, үзе җырчы,

Ярдәмчел, кешелекле.

 

Сандугачлар сайрап тора

Рамиләнең телендә.

Туган төбәкнең тарихы,

Милләт гаме күңелендә.

 

Авыл хәбәрләрен яза

Фирая Әхмәтшина,

Халкына чиксез мәхәббәт,

Кадер-хөрмәтле шуңа.

 

Барҗым диеп сагышлана

Шигъри җанлы Рәмзия,

Иман, акыл һәм итагать –

Шул сыйфатларга ия.

 

Шигырь, хикәяләр яза,

Бар язмасы сыйфатлы,

Ул – Наилә Харисова,

Тыйнак, эшчән, талантлы.

 

Салагышның сандугачы,

Кулында – үткен каләм –

Тәнзилә Хәбибуллина,

Горурланам, сокланам.

 

Рәзилә Хәмидуллина

Яза шигырь, яза җыр,

Җырларын үзе башкара,

Күпкырлы талант шулдыр.

 

Кыска яза, оста яза

Фәридә Җәмилова,

Рух ныклыгы һәм тырышлык,

Зыялылык аңарда.

 

Тирсә кызы Раушания

Тынгысыз һәм талантлы,

Тумыштан аңа бирелгән

Педагоглык таланты.

 

Мәгърифәт нурлары чәчә

Иж-Бубый төбәгендә,

Шигырьләре тәрбияви,

Ул – Нәсимә Сипова.

 

Бик бай хисле хәбәрчебез

Тәбәрле төбәгендә,

Ул – Зәнфирә Дәүләтшина,

Мәрхәмәт – йөрәгендә.

 

Рәзилә Ясавиева

Кадыбашын олылый,

Халык хөрмәте зур аңа,

Үзе тыйнак ул шундый.

 

Кичке Таңның матурлыгын

Шигъри юлларга сала,

Ипле, сабыр, рухи җыйнак

Ул – Рима Зарипова.

 

Актаныштан Рушания

Безнеке инде хәзер,

Татар милләте, тел өчен

Җанын бирергә әзер.

 

Чулпан ул – бик якты йолдыз

Мәдәният күгендә,

Рәхим-шәфкать, рухи ныклык,

Иман, наз күңелендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X